16+

Машина яратучылар

Татарстанның машина төзелеше комплексы канаты астында 150 эре һәм урта предприятие исәпләнә, 140 меңнән артык кеше хезмәт куя.

Машина яратучылар

Татарстанның машина төзелеше комплексы канаты астында 150 эре һәм урта предприятие исәпләнә, 140 меңнән артык кеше хезмәт куя.

Кичә «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә машина төзелеше сәнәгате эшчеләрен, ветераннарын, хезмәт династияләрен, яшь инженерларны һәм аспирантларны, балалар техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләрен бүләкләделәр.

Р инат абый Вәлиуллин инде 50 ел вертолет заводында эшли. Күкрәген Халыклар дуслыгы ордены белән хезмәт ветераны медале бизи.

- Заводка 16 яшемдә эшкә кердем. 1965 елда армиягә китеп, 1968 елда кире үз цехыма кайттым. Без үзебезнекен генә түгел, башка белгечләрнең дә эшен беләбез, беребез эшкә чыга алмый калса, икенчебез алыштыра. Завод миңа тормышка юлны ачты, анда әнием дә, хатыным да эшләп чыкты. Ә мин, 68 яшем тулса да, һаман да заводта. Көн дә спорт белән шөгыльләнәм, чаңгыда шуам, - дип елмая Ринат абый.

Ветеран сүзләренчә, заводта соңгы арада дүрт өр-яңа «МИ-38» вертолеты җыйганнар, озакламый сериягә чыгара башлаячаклар. Моңа бөтен ил зур өметләр баглый.

- Яшьләр җыю цехына эләгергә омтыла, тик моның өчен башта үзеңне күрсәтергә кирәк. Аларга үзебез белгәнне өйрәтәбез, остазлар ярдәменнән башка гына булмый бит. Безгә дә заманында ветераннар ачты бу эшнең серләрен. Аларга рәхмәтем чиксез, - диде Ринат Вәлиуллин.

Казанның Чкалов исемендәге балалар иҗат үзәге мөгаллиме Александр Антонов та инде 39 ел яшь буында машиналарга һәм корабларга мәхәббәт тәрбияли. Тантана алдыннан күргәзмә эшләде. Александр Алексеевич анда шәкертләре ясаган берничә су асты көймәсе алып килде. Алар чын кардәшләре сыман суда хәрәкәт итә: биш метрны су өстеннән үтәләр, су астына китеп, 25 метр араны йөзәләр дә кабат калкып чыгалар.

- Республикада автомодель­ләштерү түгәрәген өч кенә кеше алып бара. Казанда мин берүзем. Дөресен әйткәндә, хезмәт хакын идән юучыдан да азрак алабыз. Мин 30 егет өйрәткән өчен 4,5 мең сум алам, педагогик стажым - 39 ел, югары техник белемгә ия. Институт тәмамлап, безгә килгән яшь белгеч 7,5 мең сум алып эшләячәк, әмма өенә 5 мең генә алып кайта торган була. Станоклар грантка алынса да, машиналарны ясау өчен чималга үз кесәбездән түлибез, - диде Александр Антонов.

Машина төзүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның сүзләренчә, хәтта күп кенә алга киткән илләр бездәге потенциалга ия түгел. Республикада җиңел һәм йөк машиналары, самолетлар, вертолетлар, суднолар төзелә, төрледән-төрле җиһазлар ясап чыгарыла, бу исә Татарстанның зур мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтә.
- «Стратегия-2030»да машина төзелеше комплексына зур игътибар бирелә. Машина төзелеше машина-агрегатларны гына түгел, беренче чиратта, белемле кешеләрне күздә тота. Күренеп тора, киләчәк буын көндәшлеккә сәләтле. Предприятиеләр яңадан-яңа алымнар һәм килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзли, таба. Белем бирү өлкәсе дә бик көчле: ресурс үзәкләре бар, югары уку йортлары предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Шушы бөтен нәрсәнең берләшеп эшләве бүгенге нәтиҗәгә китерә дә инде. Республикабызның машина төзелеше комплексы һәрчак алдынгы булырга тиеш, - диде Татарстан лидеры.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренчә, машина төзүченең дәрәҗәсе Татарстанда һәм Россия­дә үсә бара. Монда ветераннарның өлеше бик зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading