Элек татар телендә өч-дүрт журнал, биш-алты газета чыга торган булса, хәзер аларның исәбе-хисабы юк. Хәтта без журналистлар да аларның исемнәрен белеп бетерә алмыйбыз (оят, әлбәттә, әмма бу факт!)
Скопировать ссылку
Элек татар телендә өч-дүрт журнал, биш-алты газета чыга торган булса, хәзер аларның исәбе-хисабы юк. Хәтта без журналистлар да аларның исемнәрен белеп бетерә алмыйбыз (оят, әлбәттә, әмма бу факт!)
Дөрес, басмаларның күбесе шәхси. Бу берникадәр сыйфатка зыян китергән очраклар да бар. Монысы икенче мәсьәлә инде.
Басма матбугат үлә, бетә, дигән “диагноз”ны моннан ун еллар элек куйганнар иде. Шулай булуга карамастан, җитәкчеләр дә, журналистлар да милли матбугатны яшәтү өчен тырыша. Укучы өчен сайлау мөмкинлеге булу да әйбәт. Ни дисәң дә, бездә бит сүз иреге!
Шунысы гына күңелне тырный: басма матбугатны яздырып алырга ашыгучылар күп түгел. Хәтерлим, әле мин бала вакытта хат ташучы апаның сумкасы бик дәү була иде. Безнең өйгә генә дә җиде-сигез газета, өч-дүрт журнал килде. Хәзер дә килә, әмма инде ул кадәр түгел. Хат ташучы апаның да букчасы инде юкарды.
Сүзебез татар басмалары тиражлары хакында. Ай авыр булды бу язылу кампаниясе. Халык арасында йөреп булмый, кеше кешедән курка торган заман җитте бит. Шулай да бирешмәдек. Тырыштык.
“Шәһри Казан” газетасы, мисал өчен быел укучылары санын арттыруга иреште. Басмабызның гомуми тиражы 6753кә җитте. Авыр вакытларда “Шәһри Казан”нан аерылмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Дәүләт басмалары арасында иң күп тираж “Ватаным Татарстан” газетасыныкы. Атнага дүрт тапкыр чыга торган газетаның гомуми тиражы 19183 данә дип күрсәтелгән.
Заманында йөз меңләгән укучысы булган “Татарстан яшьләре” газетасы Яңа елга 5935 укучы белән кергән. Интернет мәгълүматларга ышансак, 1990 елларга газета тиражы 300 000 данәгә җиткән. 2017 елның августында исә газетаның тиражы 8 430 данә тәшкил иткән.
Атнага бер чыга торган “Мәдәни җомга” басмасы 2021 елның беренче яртыеллыгында 2950 укучы яздыра икән.
Басма матбугат базарында шәхси газеталар моннан 20 еллар элек барлыкка килгән иде. Бәйсез һәм халыкчан булулары белән алар халыкның күңелен тиз яулап алды. Хәзер дә бу тенденция саклана дияргә мөмкин.
Комментарийлар