16+

“Матбугат ифтары” дәвамлы һәм сәваплы булсын!

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә матбугат вәкилләре һәм язучылар өчен ифтар мәҗелесе булды.

“Матбугат ифтары” дәвамлы һәм сәваплы булсын!

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә матбугат вәкилләре һәм язучылар өчен ифтар мәҗелесе булды.

Анда “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә, “Татарстан” радиосында, шәхси басмаларда эшләүче журналистлар катнашты.

Бу ифтар инде бишенче тапкыр оештырыла. Ул 5 ел элек “Безнең мирас” журналының баш редакторы, язучы Ләбиб Лерон башлангычында уздырылган иде.

– Монысына 105 кеше чакырылды. Төп оештыручыларның берсе – мин. Быел безне “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белән “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хуплады. Башлангычка теләктәшлек күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт! - диде Ләбиб Лерон.

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде, инде бакый дөньяга күчкән журналистлар-язучылар рухына дога кылынды.

– “Татмедиа”да бик күп хезмәттәшләребез ураза тота. Төрле матбугат чараларында эшләүчеләрне, ветераннарыбызны чакырып, алар белән күңелле генә аралашу ниятендә оештырдык ифтарны. Аллаһы Тәгалә кабул итсен! - диде Шамил Садыйков.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та ифтар кунаклары иде. Ләбиб Лерон әйткәнчә, “матбугат ифтары” дәвамлы һәм сәваплы булсын!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading