16+

“Милләтләр кроссы” вакытында Казанда юллар ябылмаячак

16 сентябрьдә Казанда “Милләтләр кроссы” узачак. Ел да әлеге спорт бәйрәме төрле яшьтәге спорт сөючеләрне җыя.

“Милләтләр кроссы” вакытында Казанда юллар ябылмаячак

16 сентябрьдә Казанда “Милләтләр кроссы” узачак. Ел да әлеге спорт бәйрәме төрле яшьтәге спорт сөючеләрне җыя.

Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов журналистларга хәбәр иткәнчә, кросска старт “Урам” экстрим-паркында биреләчәк. Маршрут, узган елгы кебек, Казансу яр буе аша үтә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган әлеге чарада барыгызны да көтеп калабыз, диде ул. 

Ярышта балалар һәм яшүсмерләр өчен дә, ветераннар һәм пенсионерлар, шулай ук сәламәтелеге чикле кешеләр өчен дә аерым дистанцияләр каралган. Мәктәп укучылары шунда ук ГТО нормаларын да үти алачак.

Моннан тыш “Игелекле Казан” хәйрия проекты кысаларында да йөгерү ярышлары узачак. Анда мөмкинлекләре чикле балалар да, аларның әти-әниләре дә катнаша ала. Бу дистанциядә ярышучыларны волонтерлар озата барачак. Хәйрия ярышыннан кергән акчаны сәламәтлекләре чиклеләр өчен спорт җиһазлары алуга тотачакбыз, диде хәйрия оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.

Ярышлар узган вакытта Казан юллары ябылмаячак. Кыска аралыкка уза торган узышлар өчен юлларны ябу ихтыяҗы юк, диде Линар Гарипов. Ерак арага йөгерү ярышлары исә Локомотив стадионында оештырылачак. “Милләтләр кроссы”нда барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Гадәттә, аннан да күбрәк була, хәзергә 10 мең кеше теркәлде, диде спикер.

Фото: http://minsport.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading