16+

«Мин барыбер сәнгатьсез яши алмыйм»

Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре хактыр. Гаиләләре белән сәнгатебезгә хезмәт итүчеләр һәркемдә соклану уята. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваның оныгы Йосыф Бикчәнтәев тә җаны-тәне белән театрга гашыйк. 4-5 яшьләрендә үк «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әни килде» спектакльләрендә күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйный башлаган егетнең киләчәген күпләр артист итеп күз...

«Мин барыбер сәнгатьсез яши алмыйм»

Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре хактыр. Гаиләләре белән сәнгатебезгә хезмәт итүчеләр һәркемдә соклану уята. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваның оныгы Йосыф Бикчәнтәев тә җаны-тәне белән театрга гашыйк. 4-5 яшьләрендә үк «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әни килде» спектакльләрендә күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйный башлаган егетнең киләчәген күпләр артист итеп күз...

Бүгенге көндә Йосыф Казан дәүләт федераль университетының көнчыгыш телләре һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем ала. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бара торган «Зәңгәр шәл» спектаклендә брейк биюен башкарып та тамашачыны таң калдыра ул. Төрле яктан талантлы бу егет уку йортында уза торган мәдәни чараларда да актив катнаша. Җәйге ял вакытында ул «Сәләт» яшьләр лагеренда әйдаман булып эшли.
Без Йосыф белән очрашып, аның эш-гамәлләре турында сөйләшеп алдык. Шунысын да әйтергә кирәк, ул бер генә рус сүзен дә кыстырмыйча, саф татарча сөйләшә.
- Йосыф, сине «театр баласы» дип йөртсәләр дә, чит телләр белгечлеген сайлагансың. Болай да инглизчә аралаша белә идең түгелме?
- Әйе, минем театрга карашым беркайчан да үзгәрми. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, чит телләр факультетына бару теләге туды. Университетта мин кытай телен өйрәнәм. Ул бик кызык та, катлаулы да тел. Аны әйбәт белү өчен кешеләр белән күп аралашырга кирәк. Шуңа күрә Кытайда яшәп кайттым. Безне анда аерым алымнар белән укыттылар. Ул илдә яшәү миңа зур тәҗрибә булды. Хәзерге заманда берничә тел белү бер дә комачауламый. Чит илдәге дусларым белән мин инглизчә аралашам.
- Кытайда яшәү синдә нинди тәэсирләр калдырды?
- Андагы табигать үзе бер могҗиза. Мине кытай халкының тормышы кызыксындырды. Аларның бик бай традицияләре бар. Кытайлар өчен аларны саклау бик мөһим. Шәһәрдә һәм аннан читтәрәк аларның ничек яшәүләре белән дә кызыксындым. Кытай халкы башка илдән килүчеләргә сәерсенебрәк карый. Саф татарча белә торган кытай егете белән дә танышырга туры килде. Тулай торакта күп кенә чит ил студентлары белән дуслаштым. Гомумән, аннан матур тәэсирләр белән кайттым.
- Укудан тыш ниләр белән шөгыльләнергә туры килде?
- Мине кинога төшәргә чакырдылар. Ул миңа тел өйрәнергә дә, бераз акча эшләргә дә ярдәм итте. Тарихи бер сериалда чит илдән килгән илче ролен башкардым. Аннары солдат, милиционер рольләрендә уйнарга туры килде.Ул киноларны үземә күрергә насыйп булмады әлегә.
- Син кечкенәдән үк әти-әниең белән чит илләрдә гастрольләрдә йөргән кеше. Арада күңелгә уелып калганы кайсы?
- Әйе, шактый илне күрергә өлгердем инде. Узган ел Америкада булган идем. Барысыннан да бигрәк Италия ошады миңа.
- Йосыф, синең бик еракта калмаган балачагыңа да күз ташлыйк әле. Һәрвакыт ни беләндер шөгыльләнү сиңа вакытны бушка уздырмаска ярдәм иткәндер. Музыка мәктәбендә укыган елларың өчен үкенмисеңме?
- Минем анда һич тә укырга теләгем юк иде. Дәү әни: «Башлаган эшеңне ахырына җиткерергә кирәк», - дигәч кенә укып бетердем. Пианинода, гитарада, трубада уйнарга өйрәндем. Укыган чакта конкурсларда да катнаштым.
- Хәзерге вакытта син брейк-данс белән дә шөгыльләнәсең. Карап торышка ул бик хәтәр сыман тоела. Аның белән ничек мавыгып киттең?
- Мин аның белән 12-13 яшьтә үк кызыксына идем инде. Телевизордан күргәндә бик кыен сыман тоелды ул. Аннары әни (Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова. - Авт.) брейк мәктәбенә илтте. Биергә мине Рөстәм Фәтхуллин өйрәтте. Чыннан да, ул бик хәтәр бию. Шуның өчен аерым күнегүләр эшлибез. Аның белән дүрт ел шөгыльләнәм.
- Бүген күп яшьләр машинада җилдерергә ярата. Ә сине урамда еш кына велосипедта да күрергә туры килә.
- Мине аның белән Артур исемле дустым кызыксындырды. Ике ел элек спорт велосипеды алып, шунда йөри башладым. Әлбәттә, машина да йөртә беләм. Әмма машинасыз да әйбәт әле.
- Киләчәктә Йосыф Бикчәнтәевне нинди һөнәр иясе итеп күрербез икән?
- Минем планнарым күп. Тәрҗемәче булырмынмы, сәнгать юлын сайлармынмы - анысын вакыт күрсәтер. Әмма мин барыбер сәнгатьсез яши алмыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading