16+

«Мин – Нурсолтан Назарбаевның уч төбендә үскән бала»

Казанда чит ил студентлары күп. Ә менә тугандаш халыклар, мәсәлән, Казахстаннан килгән яшьләр бездә ничек яши, аларның сәясәткә, милли тәрбиягә мөнәсәбәте нинди икән? Бу сорауга җавапны Казах студентлары берләшмәсе рәисе Темирлан Турсунбаевтан сорарга булдык. - Казан сине ничек каршы алды, Темирлан? Өметләреңне акладымы? - Мин Казан белән 2002 елдан таныш....

«Мин – Нурсолтан Назарбаевның уч төбендә үскән бала»

Казанда чит ил студентлары күп. Ә менә тугандаш халыклар, мәсәлән, Казахстаннан килгән яшьләр бездә ничек яши, аларның сәясәткә, милли тәрбиягә мөнәсәбәте нинди икән? Бу сорауга җавапны Казах студентлары берләшмәсе рәисе Темирлан Турсунбаевтан сорарга булдык. - Казан сине ничек каршы алды, Темирлан? Өметләреңне акладымы? - Мин Казан белән 2002 елдан таныш....

Казанда чит ил студентлары күп. Ә менә тугандаш халыклар, мәсәлән, Казахстаннан килгән яшьләр бездә ничек яши, аларның сәясәткә, милли тәрбиягә мөнәсәбәте нинди икән? Бу сорауга җавапны Казах студентлары берләшмәсе рәисе Темирлан Турсунбаевтан сорарга булдык.
- Казан сине ничек каршы алды, Темирлан? Өметләреңне акладымы?
- Мин Казан белән 2002 елдан таныш. Ел саен монда әбием янына кунакка килә идек. 2005 елда гаиләбез белән Татарстанга күчендек. Урта мәктәпне дә биредә тәмамладым. Хәзер Казахстанга елына ике мәртәбә генә кайтабыз инде.
- Татарстанда яшәп, татар телен дә өйрәнгәнсеңдер?
- Әйе, татарча яхшы сөйләшәм. Казахстанда да татарлар бик күп бит. Шуңа татар теле үз телем кебек якын миңа.
- Университет синең тормышыңны нинди якка үзгәртте?
- Дөресен генә әйткәндә, мин башта укырга кермичә, армиягә китәсе идем. Соңыннан Казан федераль университетына документларымны тапшырырга булдым. Шунда Казанда укучы казах студентлары белән таныштым. Алар белән бергә казах студентлары берләшмәсе оештырдык.
- Казахстаннан килгән студентлар белән нинди чаралар үткәрәсез?
- Үз илебездә булган бер генә бәйрәмне дә калдырмаска тырышабыз. Азатлык, Беренче Президент көнеме ул, Нәүрүз бәйрәмеме - барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырабыз. Гашыйклар көне дә, түгәрәк өстәлләр дә, шигырь кичәләре дә үтә. Казанда 850гә якын казах студенты белем ала. Аларга Казан туган илләре кебек якын булсын өчен, көчебездән килгән бар әйберне дә эшлибез.
- Читтән килгән студентлар яңа җирлеккә ничек ияләшә?
- Минемчә, Татарстанда казахларга ияләшергә кирәкми дә. Безнең гореф-гадәтләр, мәдәниятебез охшаш. Рус телен без болай да камил беләбез. Ә студентларга туган якларын сагынмаска шушы берләшмә ярдәм итә. Без аларга Казандагы төрле чараларда катнашырга киңәш итәбез. Шулай әкренләп Казанга ияләшеп китәләр инде.
- Сез Президентыгызны бик олылыйсыз диләр, аның нинди сыйфатларын үзеңдә булдырыр идең?
- Мин - Нурсолтан Назарбаевның уч төбендә үскән бала. Минем яшьтәге һәр кеше шулай ди. Чөнки без аның кемлеген белеп үстек. Ул - безнең өчен лаеклы ил башлыгы. Мин аның эшчәнлегенә, алдан күрә белү сәләтенә, үз алдына төгәл максатлар куюына, көчле харизмасына шаккатам. Ул һәрвакыт халык мәнфәгатен кайгыртып эш итә. Үземдә дә нәкъ менә шул сыйфатларны булдырыр идем.
- Татарстан һәм Казахстан Президентлары сәясәтендә нинди охшаш яклар күзәтәсең?
- Алар икесе дә кеше капиталын үстерү яклы. Нурсолтан Назарбаев та, Рөстәм Миңнеханов кебек: «Кеше капиталын үстерергә кирәк!» - ди. Икесе дә яшьләргә хәерһахлы мөнәсәбәттә. Безнең һәр башлангычыбыз игътибарсыз калмый. Шуңа икесен дә яшьләр ярата.
- Казахстанга кире кайтырга җыенмыйсыңмы?
- Минем үз идеяләремне Татарстанда тормышка ашырасым килә. Хәзерге вакытта Президент аппаратында практика узам. Кадрлар резервында катнаштым, Татарстан халык­лары яшьләр ассамблеясының активисты. Алга таба үз һөнәрем буенча эшләргә исәп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading