Милләтебезнең асыл затлары, таланлы шәхесләре, батырлары турында күбрәк белгән, ишеткән һәм күргән саен, әлеге хис тагын да зурая, үсә, тирәнәя. Үзеңне шундый кешеләре булган бөек милләтнең бер кечкенә генә булса да, күзәнәге итеп тоя башлыйсың.
Батыр татар очучысы турында фильм прокатка чыкты.
Ә бу дөньяда үз-үзеңне югалтмый яшәргә, тормышта үз урыныңны табарга булыша.
15 мартта мәгълүм бер сәүдә үзәге кинотеатрында “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмын карагач, әлеге горурлык хисе бер генә булып калмый, меңгә үк әйләнде. 2019 елның 15 августында батырлыгы белән бар дөньяны шаккатырган үзебезнең татар егете Дамир Йосыпов турында ул. Мәскәүдән Симферопольга очкан, үзе командиры булган самолеттагы 223 кешенең гомерен саклап кала алган милләттәшебез хакында.
1977 елның 13 сентябрендә Красноярск крае Игарка бистәсендә дөньяга килгән малайның әтисе дә, әнисе дә татар. 1993 елда гаиләләре белән әтисенең туган ягы Сызраньга күчеп кайталар. Дамирның күккә омтылуы геннар белән әтисеннән күчкәндер. Касыйм ага – вертолетчы. Кайчагында канунны бозып булса да, улын да кабинага ала. Максаты зур, хыялы якты була Дамирны. Тик очучы булу теләге тиз генә тормышка ашмый, медицина комиссиясе күзләренең күрүендә хилафлык таба. Шуннан соң ул армиягә китеп, танкист булып хезмәт итә.
Читтән торып юристлыкка укый, берничә ел бик тә кирәкле һөнәре буенча эшли дә. Ләкин күккә күтәрелү, очучы булу хыялы гына һич тынгы бирми, төшләренә кереп йөдәтә. Һәм менә хыялы чынга аша. 2013 елда Бугырослан очучылар училищесын тәмамлый. “Мин очам! Хәтта ышанып та бетә алмыйм!” – ди ул үзенең беренче очышы турында. Аннары 2018 елда Ульяновскида гражданнар авиациясе институтын тәмамлап, борт командиры була. “2019 еелның 15 августында үзе командиры булган, диңгез күрү хыялы белән яшәгән пассажирларны утырткан самолет һавага күтәрелү белән аның моторына акчарлаклар бәрелә һәм ике двигательгә дә ут каба. 92 секунд эчендә 45 яшьлек очучы Дамир Касыйм улы Йосыпов шассиларсыз гына самолетны кукуруз басуына төшереп утырта ала.
Кайберләре җиңелчә генә яраланса да, барысы да исән кала.
– Минем урында һәркем шулай эшләр иде. Үземне алай артык батырга санамыйм, – диде ул, тыйнак кына елмаеп.
Белмим шул, ай-һай. Минемчә, Җәлилләре булган, аның үрнәгендә тәрбияләнгән, шигырләрен укып үскән уллар гына хәлиткеч мизгелдә үзе турында түгел, ә башкалар хакында уйлап, аларның гомерләренә сакчы фәрештә булып баса аладыр.
Режиссер Сарик Андреасянның Дамир Йосыповка багышланган фильмында боларның барысы да бик тәэсирле сурәтләнгән. Беренче карашка батыр биографиясе турында аның балачагы яшьлеге, мәхәббәте хакында кебек ул. Тик беренче карашка гына. Авторлары аңа зуррак миссия салган. Ул – кешелек кыйммәтләре, гомер бәясе һәм тормыш мәгънәсе турында тирән психологик әсәр. “Иртәгә ни буласын беребез дә белми. Шуңа да бүген яратып-яратылып, гафу итешеп, гөнаһлар кылмый, бер-беребезне аңлап-санлап яшик!” – дигән асыл фикер салынган аңа. Һәм иң сөендергәне ул тамашачы аңына барып җитә. Чөнки без күптән шундый гуманлы, кешелек хисләрен алга сөргән әсәрләргә сусаган идек инде.
Әрмән милләтеннән булган режиссер Сарик Андреасян татарның батыр улы турында шундый тәэсирле, ышындыра, уйландыра торган фильм эшләгән. Белеп, геройны да, милләтебезне дә яратып иҗат иткән. Бар халкыбыз исеменнән рәхмәтнең олысы аңа.
Самолет иң куркынычсыз транспорт төре дисәләр дә, җирдән аерылып күккә менү стрессыз гына булмый. Шуңа күрә болытларда гизгән очкычны очучы исән-имин кабат җиргә утырткач та сүнеп тә бетмәгән мотор тавышын күмеп пассажирлар алкышлый башлый. Фильм беткәч тамашачы да залны гөрләтеп кул чапты. Алар фильмның авторларына, батырның үзенә һәм шундый егетләр тудырып үстергән бөек татар халкына да атап яңгырады.
Дамир Йосыпов фильмны төшерү процессы турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.
– Съемкалар вакытында сез нинди вазифа үтәдегез?
– Мин ярдәмче, киңәшче булдым. Авиация өлкәсендә эшләүчеләргә фильмны мәзәк итеп карарга тиеш түгел. Бу документаль фильм түгел, режиссерның уйдырмага хокукы бар.
– Фильм чынбарлыкка якынмы?
– Тулаем алганда, барысы дөрес. Кайбер өлешләрдә вакыт сузылыбрак бирелгән. Чынбарлыкта самолетның очуы бер минуттан аз гына артты. Фильмда озаграк.
– Фильмны беренче тапкыр караганда авыр булдымы?
– Уйларымда еш кына 2019 елның августына әйләнеп кайтам. Укучылар, студентларга бу хәл турында сүз кузгатканда барысы искә төшә. Фильмның беренчел вариантын караганда да уйландым. Хисләремне артка чигереп тордым, профессионал кебек бәян иттем.
– Фильмда Егор Бероев сезнең рольне башкарды. Актерларга нинди киңәшләр бирдегез?
– Самолет кабинасында барган хәлне авиотренажерда төшердек. Чын самолетта двигательнең эштән чыгуын төшерергә беркем дә рөхсәт итмиячәк. Мин актерлар белән янәшәдә тордым. Пилот ролен башкарган Егор Бероевка кайда, кайчан, нәрсәгә басарга кирәк булганын аңлатып тордым. Без Airbus (Аирбус) самолетында очтык, шуңа күрә кайбер гамәлләрне инглиз телендә дә әйтеп үтәргә кирәк. Салонда булган хәлне исә, чын самолетта төшердек.
“КП”
Комментарийлар