Татарстан буенча Росреестр идарәсенә 15 ел.
Күчемсез милекне теркәү 2009 елда 30 көнгә сузылган булса, хәзер ул 2-4 көндә үткәрелә. Росреестрның электрон сервисын кулланучылар саны елдан-ел арта бара.
Саннар һәм фактлар
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова таныштырганча, 15 ел дәвамында 15 миллионга якын хисап-теркәү эше башкарылган, 1,5 миллионнан артык ипотека, 237 мең өлештә катнашу килешүе теркәлгән, 2017 елдан башлап 2 меңнән артык күп фатирлы йорт кадастр исәбенә куелган. Бүген 1 миллион 685 мең җир кишәрлеге, 1 миллионнан артык корылма һәм 1 миллион тирәсе бина дәүләт теркәвендә тора.
Быелның 11 аенда 218,7 мең сату-алу килешүе теркәлгән. Татарстанда 3119 торак пункт, 196 аеруча саклаулы табигать зонасы бар. “Төзелешләр өчен җир” (“Земля для стройки”) проекты кысаларында республикада шәхси торак һәм күп фатирлы йортлар төзелеше өчен 2,5 мең җир кишәрлеге билгеләнгән. Төзелешләр өчен җир кишәрлекләренең иң күбесе Спасс, Лениногорск, Азнакай, Сарман һәм Актаныш районнарында.
Туристлык максатларында Арча, Мамадыш, Лаеш һәм Алабуга районнарында 19 участок каралган. Лаеш районында 15 җир участогы туристлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән.
– Күчемсез милек документларының төгәл булуы зарур. Быел документлардагы 33 мең 208 хата төзәтелде. Әгәр җир кишәрлеге чынбарлыктагыдан зуррак итеп язылган икән, аңа салым түләүләре дә күбрәк килә. Документы төгәл булмаган күчемсез милекне сату-алуда киртәләр туа. Гражданнарга һәм оешмаларга 3 елда күчемсез милекләренең чикләрен дөресләп теркәүдә 60 меңнән артык кадастр эше бушлай башкарылды, – диде Лилия Борһанова.
Милек сыйфатында документлаштырылган җир кишәрлегендәге мунча, сарай, җәйге кухня кебек ярдәмчел корылмалар 2013 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт техник хисабына куелган булса, аларны Росреестрда теркәргә мөмкин.
Җир алсаң, җигелеп эшлә
Россия Федерациясе Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон (8 август, 2024 ел, №307-ФЗ) 2025 елның 1 мартыннан гамәлгә керә. Ул торак пунктлардагы, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкатьләрендәге җир кишәрлекләренә җаваплылыкны катгыйландыра.
– Кешеләр үзләренең җир кишәрлекләрен тәртиптә тотарга бурычлы. Әгәр җир кишәрлегенә чүп-чар аудара башлыйлар икән, моңа җир кишәрлеге хуҗасы да җаваплы. Торак төзелеше яки авыл хуҗалыгы максатларында алынган җир кишәрлегендә 3 ел эчендә эшчәнлек башланырга тиеш. Быел дәүләт инспекторлары 765 мең гектардан артык җирләрне тикшерде, 8,3 мең кисәтү белдерелде. Җир кишәрлегендә 3 елдан соңыннан да бернинди эш алып бармаган кешеләргә 892 мең сум штраф язылды. Авыл хуҗалыгы максатларында алынган җир 3 елдан соң да тик ятса, әлеге җир кишәрлеге суд хөкеме белән кире дә алына, – дип кисәтте Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Илсур Кәримов.
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе 15 елда җиргә кагылышлы законнарны бозуның 89 мең очрагын ачыклаган, гаеплеләргә 278,9 миллион сум штраф салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Каян уйлап бетерэ бу Дамир Бэдриев заголовокларны,укыйсы гына килеп тора
0
0