Россия һәм Татарстан хатын-кызларының зәвыклары булмау, бездәге моданың авыру халәттә яшәве, диннәрнең үзаңга тәэсир итмәве - мин боларның күбесе белән килешмәдем, әлбәттә.
Казанның танылган дизайнеры Надежда Әюпова белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз күбрәк аның яңа кием-салым коллекциясе турында барса да, дизайнерның бүгенге мода, зәвык темаларына тукталуы да аңлашыла иде. Әюпова сүзләренчә, бездәге хатын-кызларның зәвыгын Вьетнам базары формалаштырган - әлегә кадәр аннан котыла алмыйбыз.
- Бездә хатын-кыз эшкә-урамга очсызлы джинс чалбар һәм берәр свитерын киеп чаба. Ниндидер нәфислеккә, кабатланмаслыкка омтылу юк. Мин ул яктан Лондонны яратам - анда ирекле хатын-кызлар, ирекле фикерле нәфис затлар яши.
- Анда да шул ук джинс чалбардан, свитердан яшәүчеләр күбрәк кебек, - диюемә:
- Андагы хатын-кызлар караңгыда киенеп чыксалар да, үзләре белән шарм, зәвык төшенчәсен ияртә, бездә ул юк, - дип җавап бирде Надежда ханым.
Ике ел буе эшләгән яңа коллекциясе исә «Ак вакыт» дип атала икән. Дизайнер XVII-XX гасырларда яшәгән фин-угор халкының көндәлек киемендәге аклыкка - затлылыкка тукталырга уйлаган. Удмурт, чуаш, мордва кебек милләтләрнең хатын-кыз киемнәрен ул, шул вакыт рухы белән сугарырга тырышып, бүгенге көнгә яраклаштырган. Монда ак төскә өстенлек бирелә, җитен тукымадан тегелгән кайбер вариантларны журналистлар үз күзләре белән дә күрә алды. Әюпова фикеренчә, ул чор кешеләрендә зәвык булган, алар бер-берсен кабатламаган. Явыз көчләрдән сакланырга тырышу кемдә ничек - берәүләрдә тукыма төсе сайлаудан, икенчеләрдә чыбылдыклардан, өченчеләрдә исә чулпы-тәңкәләрдән башланган. Әмма шунысы факт: алар һәр киемгә мәгънә сала белгән.
Надежда Әюпованың әлеге коллекциясен кичә булган тәкъдим итү кичәсендә дә күреп була иде. Дизайнерның үзе әйтүенчә, ул бер генә киемен дә сатарга җыенмый - алар эксклюзив берәмлектә. Ә болай әлеге «Ак вакыт» коллекциясе өчен якынча бер «Мерседес» машинасы алырлык акча киткән. Бу иң әүвәл коллекциядә шактый кулланылган бакыр-көмеш тәңкәләрдән башлана. Иван Грозный, Екатерина II, Николай II заманы тәңкәләре генә дә берсе-берсе 5 мең сумнан 16 мең сумга кадәр торган. Дизайнерның конференциягә киеп килгән күлмәге дә чуаш базарыннан булып чыкты - кызыл төстәге әлеге «табылдык»ка 70 ел икән.
Киләчәктә «Надежда Әюпова музее» булдыру нияте белән йөрим, - диде дизайнер журналистларга да. - Минем инде кешегә сатылмый торган берничә коллекция кием-салымым булдырылды. «Ак вакыт» коллекциясен тудырганда шуны белеп эшләдем: мин бу кием-салымнарны сата алмаячакмын, ә тарихта калдыру өчен, алар зур табыш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар