16+

Минитмер Шәймиев: «Без тарихта эзле шул!»

"Яңарыш" фонды Болгар шәһәрчеге белән Зөя утравындагы ислам һәм православие мәдәнияте һәйкәлләрен яңартуда зур эшләр башкара.

Минитмер Шәймиев:  «Без тарихта эзле шул!»

"Яңарыш" фонды Болгар шәһәрчеге белән Зөя утравындагы ислам һәм православие мәдәнияте һәйкәлләрен яңартуда зур эшләр башкара.

Алга таба да тарихи һәйкәлләрне реконструкцияләү, археологик объектларны консервацияләү һәм музеефикацияләү эшләрен дәвам итәчәкбез. Теләгәннәребезгә ирешеп барабыз, нәтиҗәләрен дә күрәбез". "Яңарыш" республика фонды Попечительләр советының 2015 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елга планнар билгеләүгә багышланган утырышында Татарстан Президентының Дәүләт киңәшчесе, Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде.

- Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде, Зөя утрау-шәһәрчеген дә шушы исемлектә күрергә телибез. Тарихи һәйкәлләрне яңарту барышында проблемалар юк түгел, аларны хәл итә барабыз. ЮНЕСКОның да таләпләре зур, алар өстендә эшлибез. Туристлар саны да артып тора. Хәзер туристлар агымын җәлеп итү белән шөгыльләнер вакыт җитте. Аларны тиешле дәрәҗәдә каршы алу турында уйларга кирәк, без һаман камилләшеп торырга тиешбез. Без бүген ЮНЕСКО телендә, безнең турында уңай фикердә торалар. Моның кадерен белергә, абруебызны төшермәскә кирәк. Димәк, гел алга барырга тиешбез, - диде Минтимер Шәймиев.

Туристлар дигәннән, узган елны Болгарда барысы 350 мең кунак булган. Россиянең 81 төбәгеннән, БДБ илләреннән, 34 чит илдән туристлар кабул иткән. Зөядә 261 мең кеше булырга өлгергән.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова сүзләренчә, узган елны Болгар белән Зөядә археологик казу эшләре киң масштабта алып барылган, туристлар өчен уңайлы инфраструктура булдыру ниятеннән яңа объектлар төзелгән.

- Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында II халыкара кыр археология мәктәбе эшләде. Әлеге мәктәп быел да үз ишекләрен ачарга җыена. Коръән музеен да ахыргача эшләп тапшырырга ниятлибез. Болгар авылында яшәүче берничә гаиләне яңа торакка күчердек. Алардан бушаган йортларны туристлар инфраструктурасы сыйфатында кулланырга уйлыйбыз. Аларның берсендә коймак кафесы ачачакбыз. Идел буе ярларын төзекләндерү эшләрен дә дәвам итәргә кирәк. 292 урынга исәпләнгән "Кол Гали" кунакханә комплексын 2017 елда тапшырачакбыз, - дип сөйләде Татьяна Ларионова.

Зөя утрау-шәһәрчегендә дә зур эшләр башкарыла. Анда Россиядә бердәнбер булачак Агач археологиясе музеен ачарга ниятлиләр. Андый музей кайбер көнбатыш илләрендә генә бар. Агач археологиясе - яңа тармак, шуңа да аның белән кызыксынучылар күп. Зөядә Гражданнар сугышы музеен да булдыру идеясе бар.
- Тукайның 130 еллыгында шагыйрь сүзләрен искә төшерәсе килә: "Без тарихта эзлебез". Шулай язарга кирәк бит! Без дә тарихта эзле шул, - диде Минитмер Шәймиев, утырыш ахырында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading