16+

Минтимер Шәймиев: «Эшләгән эшләребезнең барысы да күз алдында»

- Эшләгән эшләребезнең барысы да күз алдында. Фонд алга таба бара. Җиде ел вакыт эчендә тәнкыйтьләр өчен сәбәп бирмәдек. Бүген Кремльдә Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр һәм Административ Советлар утырышы узды. Аның барышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев әнә шулай диде.

Минтимер Шәймиев: «Эшләгән эшләребезнең барысы да күз алдында»

- Эшләгән эшләребезнең барысы да күз алдында. Фонд алга таба бара. Җиде ел вакыт эчендә тәнкыйтьләр өчен сәбәп бирмәдек. Бүген Кремльдә Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр һәм Административ Советлар утырышы узды. Аның барышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев әнә шулай диде.

"Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова әйтүенчә, узган ел Болгар шәһәрчеге музей-тыюлыгында да, Зөя утрау-шәһәрчегендә дә археологик тикшеренүләр дәвам иттерелгән. Болгар шәһәрчегендә - 1484 квадрат метр, ә Зөя утрау-шәһәрчегендә 660 квадрат метр мәйданда казу эшләре алып барылган. Яңа тарихи фактлар киләчәктә өйрәнүләр өчен яңа мәйданнар булдырырга, реставрация эшләренең яңа төрләрен билгеләргә ярдәм итәчәк.

Узган ел фондның реставрация буенча да эшләнгән эшләре зур. Мәсәлән, тарихи иконалар бик җентекле чистартылган, күпьеллык тузан-пычрактан арындырылган. Хәтта моңа кадәр юкка чыккан дип уйланган кайбер элементлар кабат торгызылган.

Болгар шәһәрчегендә дә XIII-XIX гасыр һәйкәлләрен саклау һәм реставрация буенча ел саен зур эшләр башкарыла. Узган ел биш борынгы кирпеч бина торгызылган. Быел аларга музей экспозицияләре урнаштырылачак. Сувенир сату рәтләре, килгән кунаклар өчен туклану урыннары булдырылачак. Мәсәлән, яңа тәкъдим ителгән экспонатлар арасында аеруча игътибарга лаеклылары бар. Шундыйларның берсе - ике археологик объект арасында ачык һавада урнаштырылган татар-төрек язуына багышланган тематик экспозицияне әйтергә мөмкин.

- Шушы көннәрдә генә язучылар белән очрашкан идек. Мин аларга да әлеге темага игътибарлырак булырга кирәклеген әйттем. Экспозицияләрдә Тукайның "Туган тел" шигыре гарәп, рус һәм татар телләрендә язылган. Алар янына туристларны күбрәк җәлеп итүне, бу хакта тулырак мәгълүмат җиткерүне кайгыртырга кирәк иде, - диде Минтимер Шәймиев.

Моннан кала, Идел яр буенда уен мәйданнары, җәяүлеләр күпере, лабиринт рәвешендә ясалган ландшафт зонасы булдырылачак. Узган ел Болгар шәһәрчегендә зур, гаять мөһим ике объектка нигез салынган иде. Шуның берсе - "Кол Гали" кунакханә комплексы. Аның составында Болгар мунчасы аналогы төзеләчәк.
- Шунысын да әйтеп узарга кирәк - әлеге объект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күзәтүе астында. Кунакханә комплексы 2018 елда ачылыр дип уйлыйбыз. Һәм киләчәктә ул Россиянең иң танылган объектларының берсе булачак, - диде Татьяна Ларионова.

Тагын бер мөһим объект - Болгар ислам академиясе. Биредә югары һөнәри белем бирүче уку йортларына керү өчен әзерлек курслары, югары белеме булган белгечләр өчен квалификация күтәрү курсларын уздыру, югары уку йортларыннан соң һөнәри белем, балаларга өстәмә белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү һәм башка уку-укыту эшләрен оештыру каралган. Бина киләсе елның 1 сентябренә тапшырылыр дип планлаштырыла.

- Хәзерге вакытта педагогларны әзерләү эше бара. Бу - вакыт таләп итүче бик зур хезмәт. Әмма барыбер нәрсәдән дә булса башларга кирәк. Без бу өлкәдә бер система булдырырга тиешбез, - диде Минтимер Шәймиев.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Болгар шәһәрчеге ЮНЕСКО мәдәни мирасына кертелгән иде, хәзерге көндә Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успения чиркәвен дә әлеге исемлеккә кертү буенча бик зур эшләр алып барыла. Аның язмышы быел июльдә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясендә хәл ителергә тиеш. Утырышта Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова да катнашты. Аның сүзләренчә, Успения чиркәвенең Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

- Комитетка тапшырылган документларда Зөя утравы һәм Успения чиркәве турында тулы мәгълүмат тупланган, гариза дөрес язылган. Бу бик тә черекле эшне сез җиренә җиткереп башкаргансыз. Шуңа күрә тарихи объект ЮНЕСКО исемлегенә керер дип өметләнәм. Ләкин бүген дөньядагы икътисади хәлне дә онытырга ярамый. Шуңа күрә, чиркәү һичшиксез исемлеккә керер, дип кистереп әйтеп булмый, - диде Элеонора Митрофанова.

Аның сүзләренчә, бүген, 10 ел элеккегә караганда, ЮНЕСКО исемлегенә эләгү шактый кыенлашты, моңа оешманың финанс кыенлыклар кичерүе дә йогынты ясый. Дәгъва итүчеләргә исә җитди фәнни-тикшеренүләр үткәрергә, башка шундый ук йөзләгән объектлардан аермалы буларак, үз объектларының тарихи кыйммәтен дәлилләргә кирәк.

- Хәзерге вакытта ЮНЕСКО исемлегендә 1135 объект исәпләнә. Әмма әле исемлеккә керү белән генә эш бетми. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булу - зур җаваплылык. Ул объектны саклый белергә, даими рәвештә хисап бирергә, финанс чыгымнары тотарга кирәк. Россиядә тиешле законнар булмавы да моңа комачаулык итә. Россия Дәүләт Думасында мәдәни мирас объектларын саклауга кагылышлы закон проекты карала башлады. Әмма бу өлкәдә комплекслы эш таләп ителә, андый объектлар җәмгыять тормышының бер өлеше булырга тиеш. Шул вакытта гына алар зөбәрҗәт ташыдай нурлар чәчеп балкып торырлар", - диде Элеонора Митрофанова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading