“Могҗизалар кыры” Беренче каналның дистә еллар буе иң популяр, иң күп карала торган тапшыруы дисәм, берәүне дә гаҗәпләндермәм.
Ул буласы җомга көнне олысы да, кечесе дә эшен кичкә калдырмый эшләп бетерергә тырыша.
Татар кызы “Могҗизалар кыры” тапшыруындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Яраткан тапшыруын карап, экран кыршында рәхәтләнеп-ләззәтләнеп утырыр өчен. Үземнән беләм.
Мәктәп багажы бай булгангадыр инде, (укытучыларыбыз бик әйбәт иде шул безнең) белемне арттыра, хәтерне яхшырта торган әлеге тапшыру сорауларының бик күбесенә дөрес җавап бирә идем. Һәм бик күпләр кебек мин дә әлеге “Могҗизалар кыры”на эләгү хыялы белән яшәдем. Бер тапкыр тапшыруның 30 еллыгына гаиләбез белән бергәләп хат та язган идек әле.
Безнең ул хатлы конвертыбыз редакциянең зур капчык төбендә ятып калгандыр инде – чакыручы-эндәшүче булмады. Ләкин аңа карап “Могҗизалар кыры”на мәхәббәтем сүрелмәде. Киресенчә, тагын да көчәйде генә. Чөнки барабан артына еш кына шәһәрдәшләр, танышлар да баса башлады. Ә миңа журналист булгач, алар белән аралашырга да насыйп булды.
6 гыйнвар көнне булган “Могҗизалар кыры”н караучылар да сылу гәүдәле, калфаклы сөйкемле татар кызына сокланганнардыр. Ул кичтә Таңсылу Мостафина студияне моңга күмеп, чын үзебезчә – татарча җырлады. Тапшыруның темасы шактый катлаулы – Раштуага багышланган булса да, белеме дә шактый иде кызның. Өч хәрефне дөрес әйтеп, агач тартмадагы 5 мең сум акча да эләкте үзенә. Дөрес, ул төп җиңүче була алмады, ләкин аңа карап кына күңелен төшермәде. Монысы да татар кызларын бизи торган асыл сыйфат.
Таңсылу Мәскәүдән кайткач та үзе талантлы, үзе тапкыр, үзе тыйнак татар кызын күреп сөйләшәсем килде. Очрашу урыны итеп, Таңсылуның эш урыны Шәрыкъ клубын сайладык.
– “Могҗизалар кыры” тапшыруындагы барабан артына эләгү бик күпләрнең хыялы. Ләкин бик сирәкләргә генә тәти бу бәхет. Сине уңыш ничек сайлап алды?
– Әлеге тапшыруны балачактан яратып карый идем. Рәхәт итеп, гаилә белән бергәләп, хәтта аягы авыртканга таягын тотып дәү әни дә алдан ук, әйбәт ишетим дип, экран каршына ук килеп утыра иде. Гомерен укытучы булып балаларга белем биреп үткәргәч аның да күбрәк беләсе килә бит инде. Элек Мәскәүгә баргач, бу тапшыруга тамашачы булып кергәч андагы мохитны бик ошаткан идек. Шуңа да хәзер дә яратып карыйбыз аны, кызганыч, бүген инде, дәү әнисез генә.
Көннәрдән бер көнне тәвәкәлләп, бар батырлыгымны җыеп, Мәскәүгә тапшыру редакциясе адресына хат яздым. Бер-ике атнадан соң, телефоным шалтырады. “Могҗизалар кыры”ннан! Тиздән булачак тапшыруга чакырулары икән. Түбәм күккә тиде, шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем. Әзерләнер өчен вакытның бик аз булуына бераз эчем дә пошты билгеле. Авылдашларыма рәхмәт: бүләк-күчтәнәчләрне бик тиз хәстәрләшеп бирделәр. Ишеткәнсездер, мин авылдашларыма Балык Бистәсе районы Ямаш авылы кешеләренә экран аша да җиткердем ул рәхмәтемне. Уртак тырышлык белән иң күп күчтәнәчләрне без алып килдек. Шулай булмыйни, татар халкы элек-электән уңган-булганлыгы, кунакчыллыгы һәм юмартлыгы белән дан тоткан бит инде ул. Мин дә форсаттан файдаланып, шуны тагын бер тапкыр исбатларга теләдем. Якубовичка милли ашларыбыз турында китап бүләк итеп, аның рәхмәтен дә алдым.
– Сез Мәскәүгә дә гаиләгез белән бардыгыз бит.
– Әйе, мондый очрак тагын кайчан була әле, алар да күрсеннәр дип, алтау бардык. Әтием Мулланур белән әнием Әлфия Казанның 175нче мәктәбендә эшли. Әнием татар теле һәм әдәбияты укыта, әти хуҗалык эшләрендә. Исеме кан белән язылган уку йорты ул. Әтием анда каты яраланып, озак вакытлар яшәү белән үлем арасында булды, күп операцияләр кичерде. Аллага шөкер, исән калды. Шуңа да аларга – бик күп авырлыклар, җан һәм тән газабы кичергән кадерле кешеләремә үземчә бүләк ясарга теләдем.Чигүле калфак-түбәтәйләрен киеп алар да студиядә елмаеп утырдылар. Апам Айсылуның балалары – Амалия белән Искәндәр шигырь дә сөйләделәр әле. Татарча, үзебезчә! Сәяхәтебез Яңа ел алдыннан булгандыр инде, ул алар өчен чын мәгънәсендә Яңа ел могҗизасына әйләнде. Һәм аларга гына да түгел, барыбызга да. Апамның кечкенә кызы Әминә генә бармады, әтисе белән өйдә калды. Ул үскәч аны да алып барыр өчен “Могҗизалар кыры”на тагын хат язарга булыр инде ( көлә).
– Телевизор экраннарынннан сине күреп, татар кызы өчен сөенеп, горурланып утырдык. Барабан артында нидирәк хисләр кичердең? Дулкынландыңмы диюем...
– Дулкынланмадым дисәм, барыбер ышанмассыз. Шуның кадәр лампа утлары яктыртып торганда, үзеңне ничә миллион кеше карыйсын белгәндә андый хиссез генә булмый инде ул. Дулкынланудан да бигрәк олы җаваплылык хисен тойдым. Татар халкы, Татарстан исеменнән уйныйм бит. Шул бер генә минутка да башымнан чыкмады.
– Уйланган вакытта гел “ням-ням” дип кабатладың. Ул нәрсә аңлатты?
– Дулкынлануны шул “ням-ням”ем җиңде дә инде. Тапшыруның легендар алып баручы Леонид Якубович үзе дә еш әйтә иде аны элек уйнаганда. Аның белән бер дулкында – җандашлар булуыбызны белгертәсем килде бугай, минем телгә дә менде ул “ням-ням” һәм тапшыруны шактый җанлы үзенчәлекле иткәндер дип беләм.
Бу тапшыру йогышлы бугай. Әлеге тапшыруга миңа җырларга ярдәм итәргә барган дустым скрипкачы Динә Закирова күптән түгел генә үзе дә барып уйнап, кабат татарлар өчен горурлык уятып, сокландырып кайтты.
– Таңсылу, бала чакта кем булырга хыялланган идең?
– Башта теш табибы булмакчы идем. Өч тапкыр тешемне үзем алдым. Селкенеп торган сөт тешләре иде инде алар. Аннары дәү әниемә охшап, оста тегүче, матур киемнәр дизайнеры буласым килде. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, документларымны Казан мәдәният институтына илтеп тапшырдым. Үземне белә белгәннән бирле җырлыйм бит, мәктәп, клуб сәхнәсеннән төшмәдем. Мәдәният, сәнгать белән кызыксынуыма әти-әнием сәбәпче. Безнең авылдан шактый гына артистлар чыккан. Алар еш кына безнең гаиләгә кайтып йөриләр, әти-әнинең дуслары иделәр. Аннары Казанга спектакльләр карарга да бик күп йөрдек без. Бер генә премьераны да калдырмый идек.
– Менә алайса аңлашыла инде синең нигә “Шәрыкъ клубы”нда эшләвең...
– Галиәскәр Камал театры минем беренче эш урыным булды. Башта 2013 елда гардеробта киемнәр алып-биреп тордым. Соңрак урын булгач, билет тикшереп тамашачыны залга кертә башладым. Берара Луара апа Шакирҗанова белән театрның музеенда да эшләргә туры килде әле. Ул мине театр сәнгате серләренә өйрәтте. Ә хәзер яңа ачылган төзекләндерелгән “Шәрыкъ клубы”нда эшлим. Кайчандыр милли сәнгатебезнең үзәге булып кайнап торган, Сәхипҗамал Волжская, Тукай рухын саклаган тарихи бинада эшләвем белән горурланам. Без монда экскурсияләр уздырабыз, очрашулар үткәрәбез. Аларны кызыклы итәр өчен заманча технологияләр кулланабыз. Безнең бусаганы атлап кергән һәркем үзен артист итеп сизә, геройның киемнәрен киеп, сурәткә төшә ала. Эшемне бик яратам, быел сайлау алдында калгач (мин бит Әхмәдиев исемендәге музыка училищесында да укыдым) яраткан эшемне сайладым. Вокал серләрен өйрәтә торган уку йортыннан вакытлыча китеп торырга булдым. Ләкин бу җырдан киттем дигән сүз түгел Җае чыккан саен җырлыйм. Халыкчан башкарырга тырышам. Җыр-моңнан сәнгатьтән башка яши дә алмыйм бугай инде.
Комментарийлар
0
0
Йолдыз, рәхмәт. Бу тапшыруны карый алмаган идем, караган кебек булдым. Язмаңны укыгач, шундый белемле, талантлы, булдыклы кызыбыз эшләгән Шәрыкъ клубын да барып карыйсы килеп китте.
0
0