16+

“Монда яңадан күченгән кебек булдык”

Казанның Универсиада проспектындагы социаль ипотека йортларында яшәүчеләр яңа балалар мәйданчыгын 2014 елдан бирле көттеләр. Хәтерләсәгез, яңа йортларга күчкән вакытта ук подряд оешмасы гаебе белән аларның ишегалдындагы җир асты парковкасы ишелеп төшкән иде.

“Монда яңадан күченгән кебек булдык”

Казанның Универсиада проспектындагы социаль ипотека йортларында яшәүчеләр яңа балалар мәйданчыгын 2014 елдан бирле көттеләр. Хәтерләсәгез, яңа йортларга күчкән вакытта ук подряд оешмасы гаебе белән аларның ишегалдындагы җир асты парковкасы ишелеп төшкән иде.

Биш ел дәвамында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән подряд оешмасы арасында барган суд процессына ниһаять нокта куелып, җимерелгән паркинг урынына балалар мәйданчыгы калкып чыкты

Дәүләт торак фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзада Кычакова сүзләренчә, бу эшкә берничек тә иртәрәк керешеп булмаган. Суд тикшерүләре чорында фонд объекттагы эшләрне яңартуга керешә алмады, чөнки бу суд тарафыннан җимерелү сәбәпләрен объектив бәяләүгә комачауларга мөмкин иде, диде ул.
Урам атамасына туры китереп спорт темасы белән берләштерелгән заманча яңа мәйданчык белән без дә танышып кайттык. Ишегалды берничә өлештән тора: кечкенә яшьтәге сабыйлар өчен, олыларга ял итү урыны һәм спорт мәйданчыгы. 

– Балалар гына түгел, олылар да бик ошатты бу мәйданчыкны. 2014 елдан башлап шушы көнгә кадәр соры коймалар торды монда. Сазлык барлыкка килеп, үрдәкләр дә очып килә башлаган иде инде. Кая гына хатлар язып карамадык, суд процессы бик озака сузылды. Яңа ел алдыннан балаларга мәйданчык төзеләчәк дип сөендерделәр. Җәй ахырында төзеп тә бетерделәр,диде безгә ишегалдында баласы белән йөргән Лилия Исмәгыйлева.

Сүзебезгә дүрт бала әнисе Любовь Зәйнуллина да кушылды. 
–    Бу мәйданчык барлыкка килгәч, монда яңа гына күченеп яши башлаган кебек булды. Ишегалдына чыгарга да рәхәт хәзер. Таганнар, эскәмияләр куелганчы иң элек асфальт салдылар. Балалар шуңа да сөенде. Иркен булгач, төнгә кадәр велосипедта, самокатта йөрделәр. Мәктәптә дәресләр беткән, балалар бакчаларыннан кайта торган вакытта монда тагын да күңелле. Мәйданчык балалар белән шыплап тула, – ди ул. 

Йортлар янында һәм балалар мәйданчыгы кырыйларында 144 урынга исәпләнгән машина кую урыннары да бар. Әмма йортларда яшәүчеләр фикеренчә, балаларның куркынычсызлыгы өчен, юлга ясалма калкулык (ятып торган полиция) җитми. Шулай ук чүп контейнерларын да түбә астына кертүне сорый алар. Боларын алар идарәче компания белән хәл итеп бетерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading