16+

Нальчикка туры авиарейслар җибәрелә

Быел Казаннан Кабардино-Балкариянең башкаласы Нальчикка беренче туры авиарейслар җибәрелә башлый.

Нальчикка туры авиарейслар җибәрелә

Быел Казаннан Кабардино-Балкариянең башкаласы Нальчикка беренче туры авиарейслар җибәрелә башлый.

Очышлар атнага бер тапкыр – шимбә көннәренә билгеләнгән. 

Кабардино-Балкариянең курортлар һәм туризм министры Мурат Шогенцуков, республиканың туристлык потенциалы белән таныштырып, Татарстан халкын үзләренә кунакка чакырды. 

Кабардино-Балкария иң беренче чиратта үзенең Чегем тарлавыгы белән данлыклы, дип билгеләп үтте ул. Анда ел дәвамында парапланнан очулар оештырыла.  Шулай ук альпинизм һәм тау чаңгысы белән шөгыльләнүчеләр өчен дә ул кызыклы булачак. 

Зәңгәр күлләр анда да бар икән. Ул Черекск районында урнашкан биш карст сулыктан тора.

Җылы су дип аталган табигый урын термаль чыганаклары белән билгеле. Ул кыргый табигать почмагы булып санала, анда ут та, газ да юк, диде республиканың туризм министры. 

Нальчикның курортлар шәһәре булуын аерым ассызыклап үтте ул. 
– Туристлар саны ел саен 20 процентка арта бара. Яңа туристлык базалары, кунакханәләр төзелә. Ә инде тәмле милли ризыкларыбыз беркемне дә битараф калдырмаячак, – диде Мурат Шогенцуков.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading