16+

Ник качасыз, табиблар?

Кичә Дәүләт Советы депутатлары сессиядә эшләп тә күрсәттеләр: ике тапкыр яртышар сәгатьлек тәнәфескә бүленеп, иртәнге уннан кичке дүртенче яртыга кадәр берсеннән-берсе әһәмиятле закон проектлары кабул иттеләр.

Ник качасыз, табиблар?

Кичә Дәүләт Советы депутатлары сессиядә эшләп тә күрсәттеләр: ике тапкыр яртышар сәгатьлек тәнәфескә бүленеп, иртәнге уннан кичке дүртенче яртыга кадәр берсеннән-берсе әһәмиятле закон проектлары кабул иттеләр.

Ач калмабыз
Ниһаять, депутатлар узган елның ахырыннан эшләнеп килгән Азык-төлек иминлеге турындагы республика законының очына чыктылар. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу документ ярдәмендә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә уңышларын оешкан төстә җыярга һәм сатарга мөмкинлек булдырырга кирәк, дип кат-кат әйтә килде.
- Без базар шартларында Татарстанда эшләп килгән сәүдә нокталарының эшчәнлеген чикли алмыйбыз. Республикада ике арадагы хезмәттәшлекне көйләү юлларын табарга кирәк, - диде ул.

Утырышта катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, законны үтәү барышында махсус актлар төзеләчәк. «Законда теге яки бу юнәлешне тонналап, сумлап күрсәтү бик кыен булачак», - диде ул, ягъни тиешле күрсәткечләр шул махсус актларда теркәләчәк.

Депутатлар кабул иткән закон азык-төлекне тотрыклы рәвештә һәм республика халкына җитәрлек күләмдә җитештерүне күздә тота. Татарстан Президенты кул куйгач, ул үз көченә керәчәк. Сүз уңаеннан, «азык-төлек законнары» Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ульяновск, Саратов һәм Рязань өлкәләрендә кабул ителгән инде.

Тешсезләрне тешле итик
Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының 2017-2018 елгы бюджеты буенча үзгәрешләр хакында да әйтелде. Баксаң, фондның ел саен күпмедер күләмдә тотылмаган акчасы кала икән, ул елдан-елга күчеп бара. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов былтыргы соравын быел да бирде: шул калган акчаны озын-озак чират көткән өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтүгә тотып булмыймы соң?

Әйтергә кирәк, фонд җитәкчесе Алсу Мифтахова бу утырышта депутатларның сорауларына күтәренке рухта, хәтта, урыны белән, елмаеп җавап бирде. Иптәш Миргалимовның соравына да шундый ук рухта җавап кайтарды. Алсу Мифтахова әйтүенчә, тешне протезлау чыгымнарын төбәк бюджетлары күтәрә, ә офтальмология, ягъни күпме кешенең күз белән бәйле медицина хезмәтенә мохтаҗ булуы турында төгәл мәгълүмат юк.

«Әгәр сез безгә шундый мәгълүмат җиткерсәгез, без аны 2017-2018 елгы бюджетны планлаштырганда исәпкә алыр идек», - дип мөрәҗәгать итте Миргалимовка Мифтахова.

Фәрит Мөхәммәтшин мондый әрсезлекне тыныч кына кабул итә алмады, күрәсең... Дәүләт Советы депутаты Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондына белешмә җыеп йөрергә тиешме әллә? Кайсыдыр бер депутатның соравына җавап биргәндә, Алсу Мифтахова фондта 230 чамасы кеше эшләве турында әйтте.

- Сездә чират буенча мәгълүмат юк икән, димәк, начар эшлисез, - дип кырт кисте парламент башлыгы. - Сезнең ул акчаны икенче елга күчермичә, булган проблемаларны хәл итүгә тоту мөмкинлеге бармы?

Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ фракциясенә шушы юнәлештә тикшерү үткәрергә тәкъдим итеп, нәтиҗәне Дәүләт Советына җиткерергә кушты.

Алсу Мифтахова чыгыш ясаганда, тагын бер нәрсә билгеле булды. Баксаң, шәхси медицина оешмалары МРТ һәм КТ юнәлешендә мәҗбүри иминиятләштерүе программасында катнаша икән.

- Дәүләт медицина учреждениесендә кайсыдыр югары технологияле җиһаз эшләмәсә, пациентлар дәүләт заказы алган шәхси клиникага җибәрелә. Квоталарны билгеләү белән республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы шөгыльләнә, - дип аңлатты Алсу Мифтахова.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Илдус Касыймов үз чыгышында әйткәнчә, 2016 елда 15 меңнән артык кеше тешләрне һәм ишетү органнарын протезлау буенча медицина ярдәмен бушлай алган. Шушы максаттан 106,2 миллион сум тотылган.

- Тик шулай да медицина ярдәмен алуга чират кимеми, ел башында 14 мең кеше теркәлгән иде, - дип, Илдус Касыймов республика бюджетын әзерләгәндә шушы мәсьәләне истә тотарга чакырды.

«Земский врач» («Авыл табибы») программасы буенча, 2012 елдан авыл җиренә кайтып эшләүче 420 медицина хезмәткәре бер миллион сумга ия булган. Әмма соңгы елларда, тиешле биш елны эшләп бетермичә, 46 табиб килешүне өздереп, авыл җиреннән киткән. Илдус Касыймов: «Һәр очракны аерым тикшерергә кирәк», - диде.

Шаулы Татарстан
Депутатлар 2010 елда кабул ителгән тынычлык турында законга да төзәтмәләр кертергә булды. Һәркем белә торгандыр, төнге уннан иртәнге алтыга кадәр (ялларда һәм бәйрәм көннәрендә төнге уннан иртәнге тугызга кадәр) шауларга ярамый, юкса, кесәңне юкартырга мәҗбүр булачаксың.

Яңа төзәтмәләр нигезендә, мәдәни һәм спорт бәйрәмнәрендә шауларга рөхсәт ителәчәк. Депутатларны бу адымга Казанда уза торган Конфедерацияләр Кубогы да этәргәндер. Кайбер матчлар башкалабызда эш көннәрендә һәм төнгә кадәр бара бит, әгәр төзәтмәләр кертелмәгән булса, тынычлык турындагы закон үтәлмәгән булып саналыр иде. Закон проектын Рөстәм Миңнеханов якын арада ук имзаларга тиеш.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading