Язмам геройлары Балтач районы Бөрбаш авылында 45 ел пар канатлар булып, бик тә бәхетле яшәүче Габделәхәт абый белән Гәүһәрия апа Фатыйховлар. Без аларга кергәндә мул ризыклы табын әзерләнгән, аның тирәсенә балалар-оныклар җыелган, хуҗаларның сапфир туйларын билгеләргә җыенган чаклары иде.
Кунаклар арасында бик мөхтәрәмнәре дә булу аларның олы хөрмәткә лаек булулары турында сөйли. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев кулынан Рәхмәт хаты һәм азан укый торган сәгать алу теләсә кемгә тәтеми ул. Менә шундый бәхетле йолдыз астында туган алар икесе дә. Чөнки икесе дә игелек кылып, авылдашларының олы рәхмәтләрен ишетеп яши. Әле быел бар мөселманнар да хыяллана торган изге сәфәр – Хаҗ да насыйп булган үзләренә. Икәү бергә җитәкләшеп барганнар. Нинди бәхет! Ә хаҗга юлламаны аларга балалары, кызлары-кияүләре бүләк иткән.
Габделәхәт абый белән Гәүһәрия апа 1978 елның июлендә гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек шәфкатьле аларның. Өчесе дә югары белемле.
Йорт хуҗасы Габделәхәт абый киң күңелле, йомшак телле. Кулына гармунын алса, күрекләрдән күңел кылларын тибрәтә торган моң тарала. Сугыштан соңгы авыр елларда ачлы-туклы үскән баланың йөрәгенә моң кереп урнашуы гаҗәпмени?! Гап-гади кеше ул үзе. Гомере буе колхозда. Башта төрле эшләр башкара, аннары тракторчы булып туган як басулрын иңли. Ә авылларны газлаштыру башлангач, белемен арттырып, курсларда укып кайта да газчы булып китә. Авылдашларын зәңгәр ягулык ярдәме белән җылыта. Бик күп рәхмәтләр ишетә.
Ә хуҗабикә Гәүһәрия апа гомере буе шәфкать туташы ярдәмчесе булып медпунктта эшли. Көн дими, төн дими ярдәмгә ашыга. Авылның абыстае да ул. Мәрхүмнәрне юып, кәфенләп, догасын укып, җәннәт теләп, соңгы юлга озата. Кырык көн буе аларның рухына Коръән уку кебек бик авыр да җаваплы да, әмма саваплы эшне дә үз өстенә алган ул.
- Иремә рәхмәт инде. Ул мине аңлый-санлый. Кайчакта мәет саклап, икешәр көн өйгә кайтмый калган чаклар да була. “Игелек җирдә ятмый карчык. Авылдашлар бит, ярдәм ит. Җәннәт ишекләреннән дә бергә керергә насыйп булсын!” - ди.
Ә эше чынлап та авыр Гәүһәрия апаның. Каф тавы кадәр кайгы күргән кешене ничек юатырга? Моның өчен олы йөрәк, киң күңел һәм зур тәҗрибә кирәк. Ярый, Гәүһәрия апада алар барысы да бар.
Бөрбашта гына түгел, бөтен Балтач районында хөрмәт итәләр бу гаиләне. Кеше өзелми аларның капка төпләреннән, ишекләре ябылып тормый. Монда үзләренә һәрчак ярдәм итәселәренә ышанып иң авыр чакта киләләр.
Өйләре дә ерактан балкып тора Фатыйховларның. Бакчалары чәчәккә күмелгән. Аның артыннан гына агып ятучы чишмәне хуҗа абзый үзе карап тора.
Капкаларына 5 йолдыз беркетелгән. Сугыш елларында яу кырына биш батырны озатып калган төп нигез ул. Бүген дә нигезне яшәтеп, абыйларының рухын шатландырып, хәләле белән парлап намаз укып, дога кылып гомер итәләр монда. Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән (ул аның туган авылы) авыл тарихы турында китап та дөнья күргән. Анда әлеге нигез хуҗалары турында да саллы эчтәлекле язма бар. Балалар-оныклар өчен горурланырга һәм үрнәк алырга шәп сәбәп.
Әгәр дә тирә-юньдәгеләр сине хөрмәт итә икән, димәк синең намусың чиста, гомерең бушка узмаган дигән сүз. Фатыйховлар кебек гаиләләр күбрәк булса, яшәү тагын да ямьле, гамьле булыр иде.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Автор фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар