16+

Нәрсә яхшырак: әләкләүме, эләкмәүме?

19 декабря 2014, 08:26
744
0
0
Уку өчен 4 минут

«Халык инспекторы» системасын бер ай эчендә смартфон һәм телефоннарына 14 меңнән күбрәк кеше йөкләгән Ноябрь башында өр-яңа ау сезоны ачылды. Ләкин корбан ролендә киекләр түгел, ә юлларда кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр. «Халык инспекторы» системасы ярдәмендә дуамал шоферларны тәүбәгә китермәкчеләр. Әмма шушы система аркасында машина йөртүчеләр белән җәяүлеләр арасындагы болай да...

Нәрсә яхшырак: әләкләүме, эләкмәүме?

«Халык инспекторы» системасын бер ай эчендә смартфон һәм телефоннарына 14 меңнән күбрәк кеше йөкләгән Ноябрь башында өр-яңа ау сезоны ачылды. Ләкин корбан ролендә киекләр түгел, ә юлларда кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр. «Халык инспекторы» системасы ярдәмендә дуамал шоферларны тәүбәгә китермәкчеләр. Әмма шушы система аркасында машина йөртүчеләр белән җәяүлеләр арасындагы болай да...

«Халык инспекторы» системасын бер ай эчендә смартфон һәм телефоннарына 14 меңнән күбрәк кеше йөкләгән

Ноябрь башында өр-яңа ау сезоны ачылды. Ләкин корбан ролендә киекләр түгел, ә юлларда кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр. «Халык инспекторы» системасы ярдәмендә дуамал шоферларны тәүбәгә китермәкчеләр. Әмма шушы система аркасында машина йөртүчеләр белән җәяүлеләр арасындагы болай да киеренке мөнәсәбәт упкыны тагын да киңәергә һәм тирәнәергә мөмкин. Социаль челтәрләрнең берсендә хәтта «Без «Халык инспекторы»на каршы!!!» төркеме дә барлыкка килгән.

Нинди кагыйдәне бозуны ешрак күрәләр?
Халык инспект­орлары сафына кушылу өчен, AppStore, PlayMarket ку­шымталар кибетеннән смартфон яки планшетка шул исемдәге программаны йөкләргә кирәк. Әгәр машина йөртүче күз алдыңда кагыйдә бозып ята икән, аны система аша фото яки видеога төшереп җибәрә аласың. Аннары ул материал республика ЮХИДИенә китә. Әгәр фото-видеода кагыйдә бозу очрагы һәм машинаның номеры ачык күренә икән, димәк, аңа тиздән «бәхет хаты» килеп төшәчәк. «Халык инспекторы» армиясен инде 14 мең кеше тулыландырыр­га өлгергән.

Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, система эшли башлаган көннән башлап бүгенгәчә 1538 гариза кабул ителгән, әмма 27 проценты кире кагылган. 771 гариза ЮХИДИгә юлланган, шуларның 577сен әле дә тикшерәләр. 144 гариза буенча административ хокук бозуга протокол төзелгән. Тагын 50сен җентекләп тикшергәннәр, әмма кагыйдә бозу очрагын тапмыйча, кире борганнар. Баксаң, халык инспекторлары машиналарны тротуарда калдырып киткән очракларны күрергә остарып беткән икән, шуның буенча 831 гариза килгән. Татарстанның ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр итүенчә, системаны Казанның Идел буе, Совет һәм Вахитов районнарында яшәүчеләр аеруча үз иткән.

Машина йөртүчеләрнең хәрәмләшкән мизгелләрен фотоаппаратка төшереп, өйгә кайтып, компьютер аша җибәреп булмый. Система мобиль кушымта буларак кына эшли.

- Берәү дә компьютерын урамда күтәреп йөрми бит, - диде министр.

Киләчәктә машина йөр­түчеләргә дә видеорегистраторына төшерелгән кагыйдә бозуларны системага кертү мөмкинлеген тудырмакчылар.

Кем син: тәртип урнаштыручымы, «аучы»мы, әләкчеме?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Халык инспекторы» һәм беренче айда күрсәтелгән нәтиҗәләр белән канәгать булуын белдерде. Гаризаларның нәтиҗәлелеге дә булсын, дип күрсәтмә бирде ул. Тик Президентның сөенечен барысы да уртаклашмый булып чыкты. Социаль челтәрләрнең берсендә, яңа системага каршылык белдерү йөзеннән, махсус төркем ачканнар. Анда кулына смартфон-планшет тоткан «аучы»ларны әләкче дип атыйлар. Төркемгә керүчеләр, беребез дә хатадан хали түгел, барыбыз да кагыйдә бозарга мәҗбүр, ди. Әйтик, Дмитрий Маслов болай дип язган: «Фото авторын ничек табарга икән? Ул үзе дә изге түгелдер әле, иманым камил. Сумкаларны өйгә керткән арада, ул кеше тротуардагы машинамны фотога төшергән. Бүген бер мең сум штраф килде».

«Тойота Авенсис»та йө­рүче, машина йөртүче буларак 11 ел стажы булган Алик Кәримов, киресенчә, «Халык инспекторлары» - әләкче!» дип төкерек чәчүчеләрне тән­кыйть утына тота: «Бар да бик гади бит - кагыйдә бозма һәм үз гамәлләрең өчен җавап тота бел».

Төркемне ачкан Азат Миңнәхмәтов фикеренчә, машина сөючеләр һәрчак бер-берсенә ярдәмгә килә. Ә яңа система машина сөючеләр арасындагы бердәмлеккә чөй кагарга мөмкин.

- Әлеге кушымта халык арасында таныла башлагач, сез машина йөртүчеләргә булышырга дип туктарсызмы икән? Бәлки, сезнең соңгы штрафыгызга нәкъ ул сәбәпче булгандыр? Әдәп бит ул юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә генә чагылмый, - дип яза Азат Миңнәхмәтов.


«Халык инспекторы» системасы аша сигез төрле юл йөрү кагыйдәсен бозу турында хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр машина автобус юлына чыкса, светофорның кызыл төсенә үтсә, машина йөртүче «тимер ат»ын тротуарда яки «яшел зона»да калдырса, тротуардан барса, «стоп» сызыгын кичеп чыкса, ярамаган урында сулга борылса һәм махсус кичүдә («зебра»да) җәяүлеләрне үткәрмәсә.



Россия автомобиль хуҗалары федерациясенең Татарстандагы бүлек җитәкчесе Рамил Хәйруллин системаның эшләп китәчәгенә баштарак ышанмаган да булган. Әмма вазгыять һәм саннар киресенчә уйларга мәҗбүр иткән. Рамил әфәнде, «Халык инспекторы»ның төп уңай ягы дип, күп кешенең җәлеп ителүен атады, ә менә тискәре яклары күбрәк булып чыкты.

- Система җәяүлеләр өчен генә каралган. Ә алар бит, гадәттә, үзләренә кагылган кагыйдә бозу очракларын - тротуарда яки «яшел зона»да туктаган машиналарны гына күрә. Икенчедән, ул, «Халык контроле» шикелле, аерым сайтта урнашып, фотоларны компьютер аша да җибәреп булса, яхшырак булыр иде, - диде.

Белгеч фикеренчә, машина йөртүчеләрнең күбесе, «аучы» булу мөмкинлеген җәяүлеләргә генә тудырганга, үпкә дә белдергән. Шуңа күрә алар да, тиешсез урында юлны чыккан җәяүлеләрне акылга утырту өчен, «корал» сорый. Җитмәсә, машина йөртүчеләрнең видеорегистраторларында кагыйдә бозу очраклары теркәлгән очраклар шулкадәр күп.

Рамил Хәйруллин «Халык инспекторы» программасын телефонына йөкләп куйса да, әле бер тапкыр да эшкә җиккәне булмаган, чөнки һәрчак рульдә. Шуңа да программаны йөкләгән 14 мең кешенең һәммәсе дә системадан файдалана дип әйтеп булмый.

Фото: Дамир Бәдриев

Линар ЗАКИРОВ

Бу темага материаллар: Кагыйдә бозучыларны планшет белән смартфоннар тәртипкә утырта

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading