16+

Нәселләре шундый: нәселсез

Татар телендә иң начар мәгънәдә чагыштыруның берсе - «ана эт кебек» дигән сүз. Яз башында урамнарны тутырып эреле-ваклы ата этләрне ияртеп йөрүче ана эт бик ямьсез күренеш шул. Сүз дә юк, алпан-тилпән килеп сиңа каршы йөгерүче нәни этләрне яратып китү бик күңелле, бик рәхәт, әле алар сиңа бер гөнаһсыз күзләрен...

Нәселләре шундый: нәселсез

Татар телендә иң начар мәгънәдә чагыштыруның берсе - «ана эт кебек» дигән сүз. Яз башында урамнарны тутырып эреле-ваклы ата этләрне ияртеп йөрүче ана эт бик ямьсез күренеш шул. Сүз дә юк, алпан-тилпән килеп сиңа каршы йөгерүче нәни этләрне яратып китү бик күңелле, бик рәхәт, әле алар сиңа бер гөнаһсыз күзләрен...

Татар телендә иң начар мәгънәдә чагыштыруның берсе - «ана эт кебек» дигән сүз. Яз башында урамнарны тутырып эреле-ваклы ата этләрне ияртеп йөрүче ана эт бик ямьсез күренеш шул. Сүз дә юк, алпан-тилпән килеп сиңа каршы йөгерүче нәни этләрне яратып китү бик күңелле, бик рәхәт, әле алар сиңа бер гөнаһсыз күзләрен тутырып карыйлар. Тик менә үзләре белән бергә мәшәкатьләре дә үсә. Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, республикада ел саен хайваннардан якынча 12 мең кеше зыян күрә. Агымдагы елның дүрт аенда гына да республиканың медицина учреждениеләренә хуҗасыз этләрдән зыян күргән дүрт мең кеше мөрәҗәгать иткән. Өстәвенә Татарстанда котыру чире белән авыр­ган этләр саны, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, дүрт тапкырга арткан. Республикада котыру чире таралуга юл куймау һәм хуҗасыз этләр санын киметү максатыннан, Татарстанның баш ветеринария идарәсе тарафыннан шактый гына эшләр башкарыла. Мәсәлән, котыру чиренә каршы прививканы дәүләт ветеринария учреждениеләрендә бушлай ясатырга мөмкин. Агымдагы елның азагына хәтле айга бер тапкыр һәр айның соңгы җомгасында шәһәр һәм район халкына этләрне бушлай печтерү мөмкинлеге дә бирелә. Белешмәләр өчен телефон (843)2-21-75-91. Нагорный бистәсенә барып әлеге эшнең ничек башкарылганын үз күзләребез белән күреп кайттык. Операция ясаган бер этне чыгарып читлеккә япканнар, үз хәле хәл иде мескеннең, башын күтәреп тә карамады. Шактый зур гәүдәле карт эт кебек тоелды ул миңа, бәлки шуңа күрә операцияне авыр кичергәндер.
Икенчесен мин барында алып чыктылар. Җиде айлык нәни эт баласы. Хуҗасы Флера Сафиуллина инде биш елдан бирле этләрне яклап, саклап, ашатып килә. Нәселсез эт балаларын каядыр урнаштыру елдан-ел авырлаша икән, печтерелгән эт баласының яхшы хуҗа табу шанслары зуррак.
- Әлеге хезмәт шәхси клиникаларда, катлау­лылыгына карап, 6 мең сумга җитәргә мөмкин. Җитәкчелек белән килешеп, без үзебезнең районда өлкәннәрнең һәм аз керемле гаиләләрнең этләре өчен бу эшне элек тә бушка башкара идек, - ди Казан шәһәренең Вахитов районы баш ветеринар табибы Илгиз Камалов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading