16+

"Нумерология балаларга бәяләмә бирә, сәләтләрен ачыклап та бирә"

“Без хәзер шундый заманда яшибез: кеше эзләнә, үз-үзен аңларга тырыша. Мөнәсәбәтләрдә дә кеше ничек бар – шулай калдыру яклы түгел. Күбесе үсешкә омтыла”, – ди нумеролог Сөмбел Исхакова. 

"Нумерология балаларга бәяләмә бирә, сәләтләрен ачыклап та бирә"

“Без хәзер шундый заманда яшибез: кеше эзләнә, үз-үзен аңларга тырыша. Мөнәсәбәтләрдә дә кеше ничек бар – шулай калдыру яклы түгел. Күбесе үсешкә омтыла”, – ди нумеролог Сөмбел Исхакова. 

Бу юнәлеш белән күптәннән кызыксынса да, ныклап торып әле бер ел чамасы гына шөгыльләнә икән ул. Аның ысулы буенча кешенең көчле һәм “йомшак” якларын ачыклау өчен туган көн һәм елны белү дә җитә. 

– Сөмбел, нумерологияне саннарның кеше тормышына тәэсир итүенә ышану дип аңлыйм. Гади тел белән әйткәндә, нумерология нәрсә ул? Фәнме, мистик берәр юнәлешме, әллә башка әйберме?
– Гади тел белән аңлатсак, нумерология ул – саннарның кеше тормышына, холкына, сәләтенә, һөнәр сайлавына тәэсир итүе дип әйтер идем. Мин моны үзем өчен чыннан да фән дип таныйм. Кайдадыр аны “эзотерик юнәлеш” дип аңлаталар. Кем өчендер бәлки мистикадыр. Әмма нумерология ул бит бер генә төрле түгел. Моның хакында якыннан белмәгән кеше өчен нумерология ул бөтенесе дә бер әйбер шикелле. Ләкин аның төрләре күп төрле. Аларның юнәлешләре төрле өлкәдә кулланыла. Мисалга, “таро нумерологиясе”, “астрологик нумерология”, “каббалистик нумерология” һәм башкалар бар. Мин классик нумерология белән эшлим. Аны икенче төрле Пифагор нумерологиясе дип тә атыйлар. Ягъни бу психологик-статистик анализ. 
Бу юнәлешкә борынгы математик Пифагор нигез салган. Ул арифметика, фәлсәфә, геометрияне бергә кушып, шундый үзенчәлекле система төзегән. Хәзер ул психаматрица дип атала. Аны 9 өлештән торган квадрат итеп күзалларга була. Безнең эчке 9 “тартмачык” һәм тагын әле тышкысы бар. Шул мәгълүматлар буенча без кешенең энергиясе, тормышка карашы, сәламәтлеге, логик, физик хезмәткә карашы турында белә алабыз. Шулай ук уңыш, хәтер, бурычлы була белү, сөйләм секторы бар. Алар ярдәмендә кеше хакында мәгълүмат тупларга була. 

– Кеше туганда ук аның язмышы язылган, билгеле була, диләр. Саннар да моны раслыймы, әллә инде нумерология ярдәмендә язмышны үзгәртеп була дип саныйсызмы?
– Бу сорауга күбрәк таро нумерологиясе җавап бирәдер дип уйлыйм. Әлеге юнәлеш буенча әле укый гына башладым. 
Хәзер мин эшли торган нумерология буенча кешенең көчле һәм йомшак якларын, аңа нинди энергия бирелгән, аны ничек арттырып булуын ачыкларга мөмкин. Энергия җитмәгәндә, аны ничек, нәрсә хисабына арттырып булуын әйтә алам. Әмма боларның барысын да “хөкем” итеп кабул итмәскә кирәк. Укыган вакытта да миңа остазым психоматрица ул статик түгел дип аңлатты. Ягъни, без башта үзебез хакында, безгә тумыштан бирелгән потенциал турында мәгълүмат туплыйбыз. Аннан соң шуннан чыгып эш итәбез. Кайсы якларны үстерергә кирәк – шуларны үстерәбез. 
Квадратлар мисалында карасак, безнең холык һәм җаваплылык секторы бар. Алар үзара бәйләнгән. Мондый секторлар бер-берсен тулыландырырга ярдәм итә. Әгәр дә кешенең холкы көчле икән, ә җаваплылык өчен җавап бирә торган секторда күрсәткечләр түбән яисә бөтенләй буш булса, тора-бара бу бушлык тулыланырга мөмкин. Мәсәлән, көчле холыклы хатын-кыз тормыш корып, балалар тапканнан соң “йомшара”, ә җаваплылыгы киресенчә, арта. Әгәр дә кеше туганда ук йомшак холыклы булып туса, ул вакытта җаваплылыкны инде арттыру мөмкин түгел. 
Язмыш алдан язылган дигән сүз белән килешеп бетмәс идем. Нумерология кешегә нинди сәләтләр бирелгәнен карый. Ул сәләтне ничек куллану безнең үзебезгә бәйле. Үзебезне яхшы яктан үстерә алган кебек, начар яктан да үстерә алабыз. 
Мисалга, күп кешеләрне үтергән маньяк Андрей Чикатило бар. Аның психоматрицасы бик көчле. Аңа табигатьтән бик зур сәләт бирелгән, әмма ул сәләтен шундый негатив яктан ачкан. Язмышыбызга үзебез хуҗа, дип әйтәсем килә. 
Нумерология безгә нәрсә өчен кирәк, дигәндә, сәләтләребезне ачыклап, үз өстеңдә эшләр өчен зур инструмент ул. 

– Һәр халыкның үзенең ниндидер бер “изге” саны була. Татарлар, мөселманнарда, мисалга, 7 саны. Казахлар өчен 2, 3, 4, 7 һәм 9 саннары әһәмияткә ия. Бу нәрсәдән килеп чыккан, кызыксынганыгыз юкмы?
– Мондый саннарны нумерологиянең аерым бер юнәлеше өйрәнә. Мин куллана торган Пифагор нумерологиясендә, татарлардагы 7 саны шулай ук мистик саннар нумерологиясенә керә. Чөнки ул уңыш өчен җавап бирә. Мисалга, уңыш секторында 1, 2, 3, 7 саны туры килә икән, ул кешегә һәрвакыт мөмкинлекләр ачылып торачак. Әгәр дә уңыш секторыгыз көчле икән, бу зур җаваплылык та өсти. Бирелгән мөмкинлекләрне кулланмасагыз, моның өчен җавап та бирәчәксез. Энергия юктан бар булмый, ул каядыр китәргә тиеш. Мөмкинлекләр дә шуңа файдаланырга тиеш. 
Матрицада өстәмә саннарда, 50 яшькә кадәр булган бурычлар һәм 50дән соң булган ике зур бурыч карала. Анда “меңлек коды” дигән әйбер бар. Ул сирәк кешедә очрый. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: ун кешенең берсендә булырга мөмкин. Андый “коды” булганнарның танылу потенциалы бар. Кемнеңдер ул 50 яшькә кадәр, кемгәдер 50 яшьтән соң билгеләнгән бурычлар арасына кергән. Әгәр дә 50 яшькә кадәр икән, кеше кимендә бер мең кешегә үзенең яхшы яктан үрнәген күрсәтергә тиеш. 
Ул кодлар һәр кешенең төрле һәм үзенең мәгънәсе бар. Әгәр дә сиңа мондый код бирелгән икән, диванда ятып кына танылу, дан-шөһрәт ишелеп төшә дигән сүз түгел. Син андый коды булмаган кешегә караганда да күбрәк эшләргә тиеш. 

– Нумерология булгач, һәр цифр да ниндидер мәгънәгә ия дигән сүз. Һәр цифрга кыскача гына аңлатма бирә алмыйсызмы? Мисал өчен, 1, 2, 3 һәм башка саннар кеше язмышында нинди роль уйный?
– Әйткәнемчә, Пифагор нумерологиясендә “1ле” холык өчен җавап бирә. Бер саны ни кадәр күбрәк булса, холык та шул кадәр көчлерәк дигән сүз. Бу кешенең үз-үзенә ышанычына да тәэсир ясый. 
Икенче секторда кешегә күпме энергия бирелгәнлеген карап була. Энергиясе дефицит булган кешеләр тиз арый, аларга күп ял итәргә кирәк. Аларның йокы сәгате дә күбрәк булырга мөмкин. 

– Кешенең холкы да кеше тормышында роль уйный. Аның туган елы, көненә карап, табигатен, холкын, киләчәген ачыклап буламы? Моның өчен сезгә озак вакыт кирәкме? Гомумән, нумерология ярдәмендә нәрсәне дә булса ачыклау өчен нинди ысуллар кулланыла? Бу эш ничек башкарыла?
– Кешенең киләчәген таро нумерологиядә ачыкларга була. Чөнки анда еллар цикллар буенча фаразлар ясарга мөмкин. Ә менә Пифагор нумерологиясендә секторлар буенча гына мәгълүмат бирелә. 
Консультация әзерләнер алдыннан кешенең кайчан, нинди айда туганы кирәк. Аннан мин психоматрица төзим. Вакыт ягыннан, әлегә бу минем хәйран вакытны ала. Әлегә тәҗрибәм зур түгел. 
Олы кешегә генә түгел, балаларга бәяләмә бирергә, аларның сәләтләрен ачыкларга мөмкин. 
Кешегә тулы анализ вакытында холкы, сәләтләре генә түгел, аңа нинди һөнәр туры килүе, сәламәтлек турында, нинди спорт төренә сәләте булуы, иҗади кешеме ул яки төгәл фәннәргә тартыламы, логикасы, хәтере буенча мәгълүмат бирәм. Кешенең акча эшли белүе һәм аны тотуы, акчага мөнәсәбәтен дә ачыклыйм, киңәшләр бирәм. Кеше ни сәбәпле гаилә кора алмый, нигә балалары юклыгын да әйтергә була. 
Әлбәттә нумерологиягә ышанган кеше дә, ышанмаганы да бар. Үзем чын күңелемнән ышанам, чөнки ул миңа үземне табарга булышты. Тәҗрибәм зур булмаса да, рәхмәтле клиентларым бар. Кешеләрдән яхшы сүзләр ишеткәч, күңелгә дә рәхәт, хезмәтең бушка китмәгән дигән сүз. 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading