16+

Общага (Уены-чыны бергә)

Гадәттә, тулай торакларның кухнялары уртак була. Уртак кухня ул - кем өчендер табыш, ә кем өчендер - югалту. Ник шулаймы? Туган авылын, әнисе кочагын яңарак кына калдырып килгән беркатлы кыз бала тавык шулпасын плитәгә куя. Аның янына кәстрүл күтәреп бер егет чыга. Елмайган була, алай-болай хәлен сораша. Кыз моны егетнең...

Гадәттә, тулай торакларның кухнялары уртак була. Уртак кухня ул - кем өчендер табыш, ә кем өчендер - югалту. Ник шулаймы?
Туган авылын, әнисе кочагын яңарак кына калдырып килгән беркатлы кыз бала тавык шулпасын плитәгә куя. Аның янына кәстрүл күтәреп бер егет чыга. Елмайган була, алай-болай хәлен сораша. Кыз моны егетнең бәйләнергә теләве дип уйлый һәм ашыгып, бүлмәсенә кереп китә.
Шуны гына көткән егет алан-йолан каранып ала да кызның тавыгын үзенең кәстрүленә салып куя һәм плитәне кабызып, бүлмәсенә кереп китә.
Бераздан кызның кухнядан ачулы тавышы ишетелә:
- Бәдбәхетләр, хайваннар...
- Нәрсә булды? - дип кызыксына тавышка йөгереп чыккан егет.
- Бер юньсезе тавыгымны урлаган.
Егет шундук үзенең кәстрүлен ачып карый:
- Һм... Ә минекенә тимәгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading