16+

Обсерватория ЮНЕСКОга кертелде

Хәзер Татарстанда ЮНЕСКО карамагындагы 4нче обьект барлыкка килде.

Обсерватория ЮНЕСКОга кертелде

Хәзер Татарстанда ЮНЕСКО карамагындагы 4нче обьект барлыкка килде.

Бу көннәрдә Казан федераль университетының Яшел Үзән районында урнашкан В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономик обсерваториясе һәм Казан федераль университетындагы обсерватория бинасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр.

–  Бөтен республиканы, бөтен Россияне бүгенге вакыйга белән котлыйсым килә. Татарстаннан һәм Россиядән тагын бер объект – безнең обсерватория халыкара мираска кабул ителде. Бүген ЮНЕСКО исемлегендә 168 илдән 1199 шундый объект бар. Шуның 933е мәдәни мираска карый, 277 – табигый, 39се катнаш. Шушы исемлеккә Россиядән 32 объект кертелгән. 21е мәдәни, 11 – табигый байлыклар. Россия, гомумән, 9 урында тора. Безнең илдән тагын 5 объект үзләрен ЮНЕСКОга кабул иткәннәрен көтә. Безнең Татарстан гына да Россиянең бу исемлегендә дәрәҗәле урынны алып тора. Моны халкыбызның мәдәни мирасны саклау өчен куелган зур эше, дип билгеләргә кирәк, – диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Белгечләр үзләре дә елдан-ел ЮНЕСКОга керү буенча эшнең катлаулана баруын сөйлиләр. Шушы эшне, әлбәттә, “Яңарыш” фонды ярдәмендә башкарып чыгарга насыйп була. Казан Астрономик обсерваториясе моңарчы республикадан тәкъдим ителгән мирастан беркадәр аерылып тора. Монда фәнни юнәлешләр, дөньякүләм ачышлар турында да сүз бара. Россия беренче тапкыр фән белән бәйле объектны тәкъдим иткән.

– Беренчедән,  безнең обсерватория Казан университететында барлыкка килгән һәм аның үсешен күзәтә алабыз. XIX гасырда шәһәр обсерваториясе генә түгел, янәшәдә беренче обсерватория дә бар. Аннан Казаннан 24 километр читтә Яшел Үзән районында урнашкан В.П.Энгельгардт исемендәге Казан федераль университетының Астрономик обсерваториясенең бөтен биналары һәм бөтен җиһазлары сакланган. Без башка илләрнең обсерваторияләрен дә карадык. Безнекендә генә иң борынгы инструментлар бар. Шушы материалларга да  таянып дәлилләнә. Һәм безнең беренче классик архитектур үрнәгендә төзелгән биналарыбыз үзләре генә дә ни тора. Белгечләр  аны XIX гасырның инновацион архитектурасы дип яздылар, – дип сөйли КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Рафаэль Вәлиев. 

Ул Бөтендөнья мирасына кабул ителгән вакытта зур эшләр башкарылганын белдерә. Моның өчен том-том хезмәтләр әзерләнә. Конференцияләр, форумнар уздырыла. Тарихчылар да, археологлар да, физиклар, астрономнар эшкә җигелә. Менә шундый уртак эшләрнең нәтиҗәсен күрү дә зур шатлык. Аннан чыннан да обсерваториянең уникальлеген раслау өчен  кәгазьдә генә язып бирү җитми. Экспертлар Казанга килеп, үз күзләре белән бөтенесен өйрәнеп китәләр. Соңгы вакыйгаларга бәйле, дус булмаган ил вәкилләре дә уңай җавап бирәләр. Беркем бу карарга каршы килми.

ЮНЕСКОга кертелгән урыннарда нинди зур үзгәрешләр булганын, бөтен дөньядан туристлар агылганын да күреп торабыз. Мәсәлән, Свияжск шәһәрчегенә 2007 елда 7 мең турист килсә, хәзер анда елына миллионнан артык турист йөри. Бер музей булмый. Хәзер музейлар комплексы төзелгән,  11 музей-остаханә оештырылган. Шуңа да обсерватория биналарында да туристлар өчен яңа маршрутлар көтелүен хәбәр иттеләр. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова республика халкының үзебездәге байлыкларны белеп торырга тиешлеген белдерде һәм һәркемне обсерваториягә килергә  чакырды. Шулай итеп обсерватория  биналарында комплекслы эшләр башланып китәчәген дә белдерделәр. Алга таба өйрәнелгән материаллар, буклетлар, фотоальбомнар китапханәләргә таратылачак. Обсерватория турындагы мәгълүматлар һәркем өчен ачык булачак. 

Тарихи белешмә. Казан император университетында 1810 елда обсерватория төзү турында фикергә киләләр. Бүген дә әлеге кафедра үз урынында – университет ишегалдында урнашкан. Бу бинаның архитектурасы бик үзенчәлекле. Алтын кисеш кагыйдәсе буенча төзелгән ул. Биеклекне дә киңлекне дә, архитектура буенча үзенчәлекне күз алдында тотып исәпләнгән. Бина бик матур һәм борынгы. Ә заманында Казанда обсерваторияне төзү урыны буенча берничә вариант була, шулай да университеттагы урынга тукталалар. Аннан XX гасыр башында шәһәр артык яктыртыла башлагач, 1901 елда шәһәрдән читтә төзү фикеренә киләләр. Шулай итеп В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория дә төзелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading