16+

“Өч игезәк кызларыбыз туасын беркемгә дә әйтмәдек”

Узган ел Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче Гареевлар гаиләсенә бәхет ишелеп килгән. Аларның өч игезәк кызлары туган.

“Өч игезәк кызларыбыз туасын беркемгә дә әйтмәдек”

Узган ел Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче Гареевлар гаиләсенә бәхет ишелеп килгән. Аларның өч игезәк кызлары туган.

Җиде айлык булып туган сабыйлар әниләре белән ике ай Республика клиника хастаханәсендә булган. Декабрьдә генә өйләренә кайтканнар. Бүген инде аларга дүрт ай. Айлин, Жасмин һәм Лияне карашырга Ленарның әнисе дә килгән. Ленар үзе дә бала карау буенча декрет ялын алган.

Регинаның игезәк балалар алып кайтасын якыннары да белмәгән. Әти-әниләренә дә соңгы айда гына әйткәннәр.
– Беренче узи үткәндә, ике балабыз буласын әйтеп куандырганнар иде. Чираттагы узи вакытында инде өч яралгы күренде. Беренче йөклелек булгач, аннары өчесе дә үсеп китәрме дигән шик тә тугач, без игезәкләр көтәсебезне беркемгә әйтмәдек. Үзебез дә алдан сөенергә курыктык. Нәтиҗәдә барысы да яхшы булды. Башта берсе генә булса да ир бала булырмы дигән идем. Өчесе дә кыз булып чыкты, – ди бәхетле әти.

Кызларга исемне сайларга да туры килмәгән. Әниләре Регина Айлин белән Жасмин исемнәрен ошатуын әйткән һәм Ленар шунда ук килешкән дә. Ә өченче сабыйга Лия исемен Ленар үзе тәкъдим иткән. Әтиләре әйтүенчә, Айлин белән Жасмин бер-беренә бик ошаган, ә Лия үзгәрәк икән.
– Ул миңа ошаган, ә Айлин белән Жасмин әниләре төсле. Бер тапкыр табибка тикшеренергә баргач, кызларны бутадым. Берсен тикшереп, үлчәп биргәч, икенчесе урынына табиб кулына кабат шул кызны тоттырганмын. Авырлыгын үлчәгәч, шикләнеп куйдым, ул ярты кг га җиңелрәк иде бит, ничек шуның кадәр авырлык җыйган дисәм, һаман бер кызны карыйлар икән. Бертөсле итеп киендереп куйгач, шулай буташтыргалыйм. Ә менә холыклары да төрлечә. Уртанчы кызыбыз Жасмин йомшак, бик тыныч. Безгә исә бик өлгер, җитез булырга кирәк. Өчәү бит алар! – ди Ленар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading