16+

Өлешчә мобилизация фатир бәяләрен төшерүгә китергән

Бүген халыкның бер өлеше банкта кертемең барлыгын белеп, хәрбиләргә ярдәм өчен алырга мөмкиннәр, дип шикләнсә, икенчеләре булган акчасына кризис вакытындагы кебек әйбер җыеп калмакчы. 

Өлешчә мобилизация фатир бәяләрен төшерүгә китергән

Бүген халыкның бер өлеше банкта кертемең барлыгын белеп, хәрбиләргә ярдәм өчен алырга мөмкиннәр, дип шикләнсә, икенчеләре булган акчасына кризис вакытындагы кебек әйбер җыеп калмакчы. 

Сейфың бармы?
Халыкның банктан күпләп акчасын алырга җыенуларын алдан фаразлаган белгечләр үзләренең киңәшләрен дә бирә башлады. Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау буенча Россия Банкының эксперт советы рәисе урынбасары Эльман Мехтиев белдергәнчә, акчаны өйдә саклау – зур риск. Сейфта сакларга уйласагыз, алар пандемия башланганнан бирле дефицит икән. Акча саклагычларның бикләре дә чит илдән керә торган булган. Хәзергә аларны алыштырырлык комплектлар юк ди. Моннан тыш, белгеч өйдә яткан акчаның нәрсәне дә булса аласы килеп, “кулны кычыттырып” торуын да кисәтә. Чыгымнарын контрольдә тота белмәгән кеше үзен тыеп та кала алмаска мөмкин. 

Өлешчә мобилизациянең икътисадка тәэсирен бәяләп, финанс аналитиклары аны тулаем эчке продуктның өстәмә кимүенә китерәчәк дигән фикердә. Хәрби хезмәткә чакырылулар һәм чит илләргә китүләр аркасында хезмәт базарында икътисади яктан актив халыкның бер өлеше кимиячәк. Хәрбиләргә түләүләр һәм яңа социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә исә инфляциянең яңа күтәрелеше көтелә, болардан тыш, Россиягә каршы яңа санкцияләр кертеләчәк, ди алар.  

Финанс мендәрен булдырыгыз    

Финанс һәм хокук белгече Ләйсән Халикова да кризиска каршы алдан әзерләнергә киңәш итә.
– Финанс мендәре булдырырга кирәк дип гел әйтә киләм. Кризис көтелсә дә, көтелмәсә дә, ул һәрвакыт булырга тиеш һәм аларның алдагы ике-өч айлык чыгымнарны капларлык күләмдә булуы шарт. Финанс мендәрен банкта сакламау дөресрәк булыр, үзегездә торса, күңел тынычрак. Тик банктагы кертемнәрең турында белеп алып, хәрбиләргә ярдәмгә дип алырга мөмкиннәр дигәнне гайбәт сүз дип уйлыйм. Шунысын да искәретргә кирәктер: бик кирәк булганда, зур күләмдәге акчаны банктан тиз генә алып булмау куркынычы да бар. Әмма паникага бирелеп, бер ел ашарлык карабодай белән шикәр комы да алып куярга кирәкми. Бу ажиотаж бәяләрнең күтәрелүенә генә китерәчәк. Хәзерге вакытта финанс мендәре булмаучыларга чыгымнарны контрольдә тотып, акча туплый башларга киңәш итәм. Нинди очракта да запас акча гел булырга тиеш, – ди ул. 

Бәяләр арткан
Өлешчә мобилизациядән файда алып, баеп калырга теләүчеләр дә юк түгел. Хәрбиләр өчен кирәкле булган товарларга алар бәяләрне арттырып та куйган. Уртача алганда “солдат товарлары” хакы 20 процентка күтәрелгән.   

Мобилизация якын чит илләрдәге торак арендасы бәяләренә дә йогынты ясамый калмаган. Өлешчә мобилзация турында билгеле булгач та, күп кенә ватандашлар күрше илләргә чыгып китүне кулай күрде. Ә андагылар күчеп килүчеләргә арендага фатир биреп акча эшләп калырга ашыга. Минск белән Бишкекта көнлек аренда – 11, ә Астана белән Уральскида 8 тапкырга арткан.

Минскида бер көнгә фатир арендасы бәясе – 3846, Ереванда – 3756, Тбилисида – 2771, Бишкекта – 2728, Алматада – 2325 сум тора. 
Авиабилетларның бәяләре дә “күккә очты”. Кайбер илләргә ул хәтта 300 мең сумга җитә ди. Шул ук Казахстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Әзәрбайҗан, Грузиягә билет бәяләре уртача 70-80 мең сум тора. Бу көннәрдә Истанбулга билетларны 300 мең сумга тәкъдим итәләр. 

Фатир бәяләре төшә

Ә менә фатир бәяләре киресенчә төшә башлаган. Күчемсез милек агентлыгы вәкиле Ләйсән Гыйләҗиева сүзләренчә, икенчел торакка бәяләр төшү күзәтелә.
– Бушлай игъланнар сайтларында күрсәтелгән бәяләрдә әлегә ул сизелми. Әмма фатир сатып алу килешүе төзелер алдыннан шактый зур суммалы ташлама ясау очраклары бар хәзер. Элегрәк фатирны сатып алучылар аның бәясен уртача 50-80 мең сумга төшерергә сорасалар, хәзер 300-700 мең сумга кадәр ташлама ясау очраклары бар.  Өлешчә мобилизация башланырга ике көн кала өч бүлмәле фатирларын сатарга теләүчеләр мөрәҗәгать итте. Шундый ук фатирлар шул районда 9 миллион 300 мең сумнан – 10 миллион сумга кадәр. Хәзерге вазгыятьтә бу бәягә сатарга авыр булачак, 9 миллион куеп карыйк, дидем. Шул бәяне куйдык һәм икенче көнне үк сатып алучы табылып, задатка да калдырдылар. Бәяләр алга таба да төшәчәк дип, фатирларын тизрәк сатып калырга теләүчеләр дә активлашты. Ә ул чынлап та төшәчәк дип уйлыйм, – ди Ләйсән. 

Фатирларын сатарга уйлаучылар арасында игъланнарын кире алу очраклары да юк түгел икән. Белгечләр фикеренчә, монысы да өлешчә мобилизация белән бәйле. Бердән, акчаны күчемсез милеккә тотып, бу шартларда нинди акчага яшәрбез дип борчылсалар, икенчедән, сатып алучыларның күбесе хәрби хезмәткә алыну яшендә һәм алар, үзләре китеп барган очракта ипотеканы кем түләр, дип шикләнә, ди алар. Беренчел торактагы фатирны броньлап, ул йорт төзелми дә ятарга мөмкин, чөнки аны төзүче булмаячак, дигән фикер дә ишетергә туры килә икән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading