Республика 44 илкүләм проектта катнаша, быелгы планнарны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 18,5 миллиард сум билгеләнгән.
Татарстанның тырышканын күрәләр
— ”Демография”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Чиста су”, “Мәгариф” һәм башка илкүләм проектлар буенча эшләр башкарыла. Төзү-төзекләндерү эшләрендәге активлыкны күреп, федераль бюджеттан “Торак” илкүләм проектына тагын өстәмә акча бирелде,- диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Мисал өчен, илкүләм проектлар ярдәмендә Нурлатта яңа суҗыйгыч төзелә. Казанда 59 нчы торак кварталында балалар бакчасы төзелә башлаган, бинаны киләсе елда тәмамлау ниятләнелә. Республика буенча 27 парк һәм тарихи әһәмияткә ия корылма төзекләндерелә. Медицинага караган 49 учреждение, мәдәният өлкәсендәге 11 бина яңартыла, авылларда 5 клуб төзелә. Түбән Кама шәһәрендә “Яшь тамашачы театры” (ТЮЗ) сафка бастырылачак.
Иннополиста яңа 3 корпус төзелә, республика буенча 14 гидротехник корылма (плотина) төзекләндерелә.
Авария тораклары
Татарстанда ун муниципаль берәмлектә 12 мең квадрат метр торак (бу-136 фатир) авария хәлендә санала.
— Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләргә яңа торактан яки инде элек төзелгән йорттан фатир сатып алу өчен акча бирелә. Шулай ук бу категориядәгеләр яңа йорттан фатирга да өметләнә ала. Андыйларга авария хәлендәге йортларындагы фатирлары мәйданыннан ким булмаган квадрат метрда фатир бирелә. Быел авария хәлендәге торактан 36 фатир яңа торакка күчерелә, эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Әгәр авария хәлендәге йортта яшәүче кешенең тагын бер торыр урыны булса, ул авария хәлендәге йорттагы фатирын муниципаль берәмлеккә сата ала,-диде Алексей Фролов.
“Түбәтәй Тауэр” ераккарак “тәгәрәде”
— Югары Ослан районында “Туристлык” илкүләм проекты кысаларында, “Түбәтәй Тауэр” күзәтү корылмасы төзү ниятләнелгән иде,- дип дәвам итте сүзен Алексей Фролов.- Корылманың тирә-юнен федераль һәм республика финанс чыганакларына төзекләндерү дә исәпләнелде. Шушы проектта катнашу өчен инвестордан 50 миллион сум тирәсе акча кертү кирәк иде. Проектны гамәлгә ашыру буенча сөйләшү озак барды. Техник мәсьәлә дә килеп чыкты, Югары Осланда күзәтү корылмасы төзү ниятләнелгән урында җир катламнарының тотрыксыз булуы ачыкланды.
Күзәтү корылмасын инде Тәтеш районында төзү уйланыла.
— Тәтеш районында туристлык тармагы актив үсештә, Тәтеш районы башлыгы да тәкъдим белән чыкты, инвестор да табылды. М-12 автотрассасыннан күзәтү корылмасына юл сузылачак. Инвестор кире уйламас, корылма киләсе туристлык сезонына әзер булыр,-диде Алексей Фролов.
Проектлар туктап калмас
Өлешчә мобилизация барышында төзелеш оешмаларыннан шоферлар, механизаторлар да чакыру алган. Алексей Фролов мобилизация чараларына да карамастан, республикада илкүләм проектларны, төзелешләрне гамәлгә ашыру туктап калмаячак, дип өметләндерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар