16+

Өйдә ремонт башлыйбыз: эшне ничек сыйфатлы итеп башкарып чыгарга?

Өйдә ремонт ясау зур әзерлек сорый: кесә калынлыгыннан гына түгел, психологик яктан да. Вакытын да озакка сузмыйча, хаталарны да кабатламыйча, нәтиҗәсе дә сөендерерлек булсын өчен ремонтны ничек тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга?

Өйдә ремонт башлыйбыз: эшне ничек сыйфатлы итеп башкарып чыгарга?

Өйдә ремонт ясау зур әзерлек сорый: кесә калынлыгыннан гына түгел, психологик яктан да. Вакытын да озакка сузмыйча, хаталарны да кабатламыйча, нәтиҗәсе дә сөендерерлек булсын өчен ремонтны ничек тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга?

Йортлар төзү һәм ремонт ясау белән шөгыльләнә торган фирма җитәкчесе Айдар Фәйзуллин төзекләндерү эшләре буенча үз киңәшләрен бирде.

– Айдар, ремонтның ничә сумга төшәсен алдан билгеләп буламы?
– Бу сорауны бик еш бирәләр һәм аларга, сез уйлаганнан күпкә күбрәк, дип җавап бирәм. Идән һәм диварлар тигез түгел икән, аларны тигезләр өчен аерым вакыт һәм чыгымнар таләп ителә. Ремонтка кадәр хуҗалары аңа игътибар да итмәгән булырга мөмкин. Эшкә тотынгач та хәйран җитешсезлекләр күренә башлый.

– Ремонт эшләрен нәрсәдән башларга кирәк?
– Сантехника, электр уты һәм җылыту системасын дөрес һәм бөтен таләпләргә туры китереп урнаштырудан. Розетка җитмәсә, ут сүндергеч һәм кабызгыч дөрес куелмаган булса, аларны кабаттан эшләп кую бик мәшәкатьле. Фатирга кергәч тә ут кабызып куясыз, ди. Аннан йокы бүлмәсенә кереп китәсез, алгы бүлмәдәге утны сүндерү өчен кабат чыгып йөрмисез, аның да ут сүндергечен  йокы бүлмәсенә куеп була һәм бу (проходной выключатель) бик җайлы.
Җиһазның кайда урнашачагын да алдан билгеләп кую шарт. Розетка эш өстәле, телевизор, кухняда электр плитәсе, суыткыч, савыт-саба юу машинасы, гомумән техника кайда куела, шунда булырга тиеш. Йокы бүлмәсендә карават янәшәсендәге тумбалар янына ут яндыргыч һәм сүндергечне куярга онытмагыз. Розетка күп буган саен яхшы. Аш бүлмәсендә ул кимендә бишәү булырга тиеш.

– Ут яндыргыч һәм сүндергечне идәннән нинди биеклектә куярга? Аның билгеле бер стандарты бармы?
– Үзеңә ничек җайлы, шулай. Әмма гомуми кагыйдәләр буенча розетка – 300 мм, ут кабызгыч һәм сүндергеч – 900 мм биеклектә.

– Идәнгә нәрсә җәяргә киңәш итәсез? Линолеум яхшыракмы, ламинатмы, паркетмы?
– Үзеңә ошаганын, бәясе дә канәгатьләндерерлек булганын карыйсың. Аларның һәрберсенең үз премиум-сегменты бар. Хезмәт итү вакытын истә тотканда, арзанлы линолеум озак куандырмаячак. Суыткыч торган урында эзләр кала, ялгыш пычак белән киселеп китәргә мөмкин. Әмма андый линолеумны хәзер бик сирәк кеше генә куллана. Коммерцияле линолеум исә чыдам, танк белән йөрсәң дә берни булмый. Уртача сегменттагы ламинат, линолуем һәм паркетны алсак, ламинат алтын урталыкта. Паркет кыйммәт, аны карарга да кирәк. Ә линолеум арзанрак. Димәк, ламинат отышлырак. 31 класслы ламинат офиста өч елга кадәр, өйдә, дөрес эксплуатацияләгәндә, ике тапкырга озаграк хезмәт итә. Су түгелеп шунда ук сөртеп алмасагыз, ламинат белән хушлашырга да була. 32 класслысы офиста – биш елга, өйдә унбиш елга кадәр түзә. Мондый ламинат турында клиентлардан тискәре фикер ишеткәнем юк. 33 класслысы – унбиш елдан да артыграк торырга мөмкин.             

– Кибеттә линолеумны җилем белән ябыштырырга киңәш итәләр. Аның өчен акча сарыф итәргә кирәкме икән?
– Җилемнән башка гына да түшәргә була. Диварга линолеумны җиткереп бетермәгез, бер сантиметр ара калсын, чөнки ул бераз җәеләчәк. Терәлеп торса, дулкыннар барлыкка килергә мөмкин. Ә ул араны плинтус яшерәчәк.

– Түшәмне буяргамы, әллә махсус материал белән тарттырып эшләтергәме?
– Халык тарттырылган түшәмне зыянлы дип уйлый. Төзелештә гомумән керамика, плитка һәм кирпечтән кала экологик материал юк. Бер клиент химик-инженер иде. Ул радиацияне тикшерә торган датчик белән сынап карады. Тарттырылган түшәм куелган, вентиляциясе булмаган һәм тәрәзәләре ябык фатирда бер ел утырсак, аның зыяны бер тартма сигарет хәтле генә икән. Шуннан үзегез фикер йөртегез инде. Бу түшәм тиз куела, кыйммәт түгел, су басу куркынычы юк, ремонт та бозылмый. Мин бәясе арзан булмаган түшәм турында әйтәм. Арзанлысын, әйтик, квадрат метры 150 сум торганын, чынлап та куйдырмау хәерле. Бенгаль утының бер чаткысыннан гына да янып киткән очраклары да бар. Квадрат метры 250-350 сум уртача бәя санала. Сүз ак төстәге тарттырылган ПВХ түшәм турында бара.

– Аңардан ис килү ул арзанлы материал дигән сүзме?
– Баштагы бер-ике атнада гына ис килә. Аның исе куйганда җылыткан вакытта чыга. Ис килмәсә, киресенчә борчылырга кирәк, чөнки материалны утка каршы һәм башка саклагыч чаралар белән эшкәртмәгәннәр дигән сүз. Һәм аның аркасында янгын да чыгуы бар.

– Элек аларны катлы-катлы итеп ясыйлар иде. Хәзер ниндиләре модада?
– Хәзер минимализмга өстенлек бирәләр. Гади геометрик формаларны сайлыйлар. Күп катлыларын куючылар да бар. Зур кәрнизләр, сылап ясалган зур бизәкләрне кулланучылар юк диярлек.

– Косметик ремонт ясаганда иң элек кайсы эшкә тотынырга?  
– Башта идәнне түшәргә, аннары аның өстенә полиэтилен куеп, обой ябыштырырга, аннары соң гына тарттырылган түшәм. Плинтустан да тора, ул җилем белән ябыштырылса, башта идән, аннары плинтус һәм обой. Обойларның иң җайлысы – буйый торганы. Төсе туйдырса, икенчегә буйыйсың да куясың.

– Аларның кайсын сайларга киңәш итәсез?
– Обойлар өч төрле була: кәгазь, флизелин һәм винил. Кәгазь иң нәзбереге, юка, ябыштырырга да җайсыз. Флизелин ышанычлырак, озаграк хезмәт итә, һава үткәрүчән. Винил обойлар иң җайлысы, аны ут та “ашамый”, дымны да яхшы күтәрә. Әмма тискәре ягы – һава үткәрүчәнлеге юк, ябыштырганда технологиясе бозылган булса, асты күгәрергә дә мөмкин. Мин үзем флизелин нигезендә ясалган, ә өсте винил булган, яки инде флизелинлысын гына алырга киңәш итәм.

– Ишекнең төсен мебельгәме, әллә идәнгә карап сайларгамы?
– Һәр кеше үзе теләгәнчә эшли. Мин плинтуска карап алырга кирәк дип саныйм. Идән артык караңгы төстә булмасын, аңардагы бөтен тузан күренә торган була. Аш бүлмәсендә өстәл тактасын да ачык төстәгесен сайлагыз.  

– Ремонт ясаганда акчаны янга калдыру серләре белән дә бүлешегез әле.
– Яхшылап уйланылган проект күпме материал кирәген чамаларга булыша. Ремонт ясарга бригада ялласагыз, аларның эше турындагы фикерләрне белешергә, эшләгән объектларын карарга кирәк. Берне генә түгел, өч бригаданы чакырып исәпләттерегез. Шуннан үзегездә ышаныч тудырганына тукталыгыз. Үзем тагын берничә кешене чакырып исәпләтеп карагыз дим, алай дип әйтергә курыкмыйм да, оялмыйм да.
Төзелеш материаллары алганда бәяләрне өйрәнегез. Артикулларын истә калдырып, интернеттан кайсы кибеттә арзанрак булуын карагыз. Бригадаларның кибетләрдә үз ташламалары була, аларның дисконт карталарын сорап тора аласыз.

– Кыйммәт материаллар һәрчак үзен аклыймы?
– Кайберләре уртача бәялесеннән әллә ни аерылмаска да мөмкин. Хәзер унитаз өчен инсталяция модада. Аларның бәясе – 10-20 мең сум. 20 мең сумнан кыйммәтрәк булса, бренд өчен түлисез булып чыга. Һәр товарның үз бәясе бар, шуннан кыйммәтрәк йөрсә, акча гына сарыф итү. Обойның 5 меңлек рулоны 2 меңлектән аерылмый диярлек. Бик арзанлыга да кызыгырга кирәкми.

– Ваннаны алып атып, душ кабинасын кую үзен аклыймы?
– Иң яхшысы – икесе дә булса. Яшь гаиләгә ванна җайлы, чөнки тазда баланы юындырасы була. Олы яшьтәгеләргә, ялгыз яшь кешеләргә душ кабинасы уңайлы. Өлкәннәр ваннага кереп басуны да авырсынырга мөмкин.

Ремонтны кышын ясарга киңәш итәләр. Ул чорда ремонт ясаучыларның заказлары аз була һәм кыйммәт бәя сорамыйлар, имеш.
– Акчаң булган вакытта ясатырга кирәк. Акча запасы һичшиксез булырга тиеш. Гадәттә, уйлаган суммага тагын шуның 50 процентын кушыгыз. Кайвакыт аны икеләтә дә чыгарырга туры килә.

– Тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
– Кайнар су булмаганда бойлердан кулланабыз. Аны теләсә кайсы вакытта салдырып булырлык җиргә куярга кирәк. Басым уйнау аркасында күпләрнең бойлерыннан тамчы тама. Анда чиләк-тазлар куялар һәм ул гадәти хәл кебек кабул ителә. Ә без торбаны бойлерга кадәр китереп, аңа канализациягә чыга торган шланг куябыз. Бойлерны кулланудан туктагач, эчендә суны калдырмаска кирәк, ә аны түгү җайсызрак, шуның өчен агызу краны булганын алыгыз.
Сантехниканың термостатлысын (температураны бер дәрәҗәдә саклау аппараты) алыгыз, кыйммәтрәк, әлбәттә, әмма ул аңа тора, чөнки суны экономияләргә булыша. Душ кергәндә суны ачасың, аның җылылыгын җайлаганчы күпме су ага. Ә монда үзебезгә комфортлы температурага җайлап куйгач, су шул җылылыкта гына ага.  
Кондиционер һәр бүлмәдә булса әйбәт.
Яшәми торган фатирда ремонт башлаганда иң беренче нәрсә алырга кирәк дип сорыйлар. Керә торган яхшы ишек. Ул сезнең материалларны да, безнең инструментларны да саклаячак. Ә инде ремонт ясаучыларга ишекнең цилиндр биге ачкычын бирегез. Башка биккә караганда аны алыштыру җайлырак. Ремонт беткәч, аны алыштыру зарур. Алай булганда безнең үзебез өчен дә тыныч.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading