16+

«Өйдәгеләргә һәм табибларга мәшәкать тудырасым килми»

Кышкы 25 градустан да түбән салкынлы көн иде ул. Тәрәзәдән карасам, ни күрим, бөтенләй диярлек шәрә ир-ат рәхәтләнеп урам буйлап атлый. Бу сәер кеше отставкадагы хәрби полковник Борис Никртин. Хезмәт юлын армиягә багышлаган, шуның 6 елы белән аеруча горурлана. 

«Өйдәгеләргә һәм табибларга мәшәкать тудырасым килми»

Кышкы 25 градустан да түбән салкынлы көн иде ул. Тәрәзәдән карасам, ни күрим, бөтенләй диярлек шәрә ир-ат рәхәтләнеп урам буйлап атлый. Бу сәер кеше отставкадагы хәрби полковник Борис Никртин. Хезмәт юлын армиягә багышлаган, шуның 6 елы белән аеруча горурлана. 

- Һава десант гаскәрләрендә 6 ел хезмәт иттем. Ир-ат өчен чын мәгънәсендә чыныгу һәм камиллеккә ирешү мәктәбе ул - десант, - ди иптәш полковник.

Отставкага чыкса да, спортны ташламаган. 

- Инде 38 ел дәвамында җәен-кышын шорты гына киеп, табигатькә чыгам. 32 градус салкында да, шәрә килеш, 10 минут һавада йөрим, табигать энергия бирә, - дип, илһамланып сөйли Борис Никритин. - Ләкин, организмым көчле, дип уйлап, салкында шәрә килеш урамга чыгарга ярамый, гәүдәне акрынлап салкынга ияләштерергә кирәк. 

- Коронавирустан курыкмыйсызмы? - дип сорау бирдем.

- Миңа 83 яшь тулды, куркыр туннарым күптән тузган, - дип көлде Борис Никритин. - Хәрби дисциплина төшенчәсе каныма сеңгән, тәртипне яратам. Президентлар үзләре һәм табиблар медицина битлеге киеп йөрергә чакырып тора икән, димәк, моны үтәү тиешле. Дисциплина катгый булгач, әнә, Кытайда корнавирус артмый бит. Безгә дә мәсьәләгә җаваплы карарга кирәк. Мин-солдат, әмер әйтелдеме - үтим. Битлек кияргә, дип әйтелде - кидем. Спиртлы эчемлекләр, тәмәке белән мавыкмыйча сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышырга кирәк. Үзең турында гына түгел, гаиләң һәм җәмгыять турында да уйлау мәслихәт. Җәмгыять нең дә сәламәт булуы әһәмиятле. Авырып китеп, өйдәгеләргә һәм табипларга өстәмә мәшәкать тудырасым килми.

Борис Никритин: ”Сәламәт булу үзеңә дә рәхәт бит инде”, - дип, әйтте дә, таякларының “шак-шок” оркестрына парадтагы кебек дәртле адымнар белән юлын дәвам итте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading