16+

Пенсиядә булса да,  консьерж булып эшли, каравылда да утыра

Эш табарга булышу сервисы (hh.ru) мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 150 мең кеше өстәмә керем чыганагы эзли Ил халкы күбрәк эшли башлаган. Өстәмә эш нәтиҗәсендә 53 процент халыкның кереме арткан. 

Пенсиядә булса да,  консьерж булып эшли, каравылда да утыра

Эш табарга булышу сервисы (hh.ru) мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 150 мең кеше өстәмә керем чыганагы эзли Ил халкы күбрәк эшли башлаган. Өстәмә эш нәтиҗәсендә 53 процент халыкның кереме арткан. 

Ир-атларның күбесе, төп эшеннән тыш, ремонт ясау белән шөгыльләнә, төзелештә, таксида, китереп бирү хезмәтендә эшли. Хатын-кызлар тырнак һәм прическа ясый, мәгариф өлкәсендә эшли, онлайн сәүдә алып бара. 

Өлешчә мәшгульлек белән хезмәт базары да кызыксына. Иң күп тәкъдимнәр курьер хезмәтенә, җәмәгать туклануына һәм таксига карый. 
Халыкның өстәмә эшкә алынуының сәбәпләре нидә? Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, бу беренче чиратта хезмәт хакының түбән булуы белән бәйле. 

–    Акчаны җиткерә алмаганга, өстәмә эшкә алынырга мәҗбүрләр, – ди ул. – Алар арасында шул ук бюджетта эшләүчеләр, аерым алганда табиблар һәм мәгариф хезмәткәрләре дә бар. Россия Президентының май указлары нигезендә югары укыту системасы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы икътисадтагы уртача хезмәт хакыннан ике тапкырга югарырак булырга тиеш. Указы бар, әмма да ләкин бюджетта өстәмә финанслау каралмаган. Шуңа да алар фән яки башка тармаклар буенча түләүле килешү нигезендә эш эзләргә мәҗбүр.

Эшләргә яратканга түгел
«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов та шул фикердә.
– Хәзер бик күпләр ипотека, кредит түли. Бәяләр арта, ә хезмәт хакы – юк. Моңа өстәп башка өстәмә чыгымнар да барлыкка килеп тора. Әйтик, баласын институтка түләүле бүлеккә укырга кертә. Шуңа икенче бер керем чыганагы эзләргә мәҗбүрләр. Эш яратканга түгел, ач яшәмәс өчен эшлиләр. Яки булмаса, минем күршем кебек, улының бурычларын түләп барырга. Пенсиядә булса да,  консьерж булып эшли. Аннары каравылда да утыра. Төнлә алюмин шешәләр җыеп, шуларны тапшыра. Ә улы азартлы уеннар уйнап, бурычка бата. Бер мизгелдә байыйм дип уйлап, ансат кына акча эшләмәкче булалар. Гомумән, илнең икътисадын күтәрә ала торган профессиональ белгечләрне алыштырырлык яшьләр юк хәзер. Булганнары Мәскәүгә китә, чөнки анда хезмәт хакы югарырак. Тагын бер проблема – эшче белгечләр җитми, – ди ул.     

Икенче сәбәп итеп күп кенә оешма-компанияләрдә, чыгымнарны кыскарту нисбәтеннән, эш сәгате азаю, шуның белән бәйле рәвештә хезмәт хакы кимү белән бәйләп карый. Вакыты барлыкка килгәч, өстәмә эш алу мөмкинлеге дә барлыкка килә.

Яхшырак яшисе килә
Өстәмә керем чыганагы эзләү хезмәт хакы җитмәү белән генә бәйле түгел икән. Казандагы бер компаниядә хисапчы булып эшләүче һәм эштән буш вакытында икенче бер оешмаларның кәгазь эшен алып баручы Фәридә Хәсәншина бу шөгылен алып баруны яхшырак яшәргә тырышудан ди.
– Машинамны алыштырдым. Башта кулланылышта булганны алган идем. Хәзер кредитка өр-яңа чит ил машинасын сатып алдым. Булганы белән дә йөри ала идем, яңага утырасым килде, – ди ул.   

Инзилә Нуруллина өстәмә эшкә коронавирус пандемиясе вакытында алынган.
– Кибеттә сатучы булып эшлим. Сәүдә үзәкләре ябылгач, өйдә утырырга туры килде. Менә шунда тегү машинамны табып чыгардым да вак-төя заказлар ала башладым. Хәзер дә алам, иш янына куш булып тора, – ди ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading