16+

Погонлы Кыш бабай бәйрәм белән котлый

«Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе кысаларында Казанның балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һәм полиция бүлекләре участковыйлары, эш киемен Кыш бабай белән Кар кызы костюмнарына алыштырып, 680 гаиләне Яңа ел белән котлаган.

Полициядә эшләүче әкият геройлары күпбалалы һәм авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләрне сөендергән. Нәниләргә 2720 бүләк тапшырылган: йомшак уенчыклар, тәм-томнар, яңа кием-салым, канцелярия кирәк-яраклары. Хокук сакчылары балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик сөйләшүләр дә үткәргән.
«Полиция Кыш бабае» акциясе Раштуа бәйрәмнәренең актык көненә кадәр дәвам итәчәк. Погонлы Кыш бабай белән Кар кызы әле тагын «Вишневский», «Ямашевский» һәм «Промышленный» полиция бүлекләре хезмәт күрсәтә торган территориядә яшәүче гаиләләрнең дә ишекләрен шакырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading