16+

Президент автомобиль өләште

Кичә Казанда республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.

Президент автомобиль өләште

Кичә Казанда республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды.
- Муниципаль берәмлекләр - халык һәм хакимият арадашчысы. Матди-техник базаны ныгыту, яңа технологияләр куллану хакимият белән халык элемтәләрен яхшырта. Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә, 2011 ел йомгаклары буенча Татарстан - алдынгыларның берсе. Сезнең катнашыгызда торак төзелеше, капиталь ремонт, су һәм газ кертү, «Авыл клубы», ФАПлар төзү кебек колачлы программалар гамәлгә ашырыла. Икенче ел рәттән демография яхшы. Башкарган эшләребез республика халкы өчен. Бәйрәм белән! Матур итеп, бергәләшеп эшләргә язсын! - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Президент Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров: «Муниципалитет эшчәнлеген җайга салу өчен Европага йөз ел кирәк булган. Татарстан Президенты ярдәмендә без бу юлны бермә-бер тизрәк узабыз. Республика муниципаль берәмлекләренә 500 яңа автомобиль бирелгән иде инде. Быел янә 100 берәмлек Fiat Albea автомобиле тапшырылды. Муниципаль берәмлекләр исеменнән зур рәхмәт!» - дип җавап сүзе әйтте.
Казан шәһәренең дә 7 муниципаль берәмлеге республика смотр-конкурсында җиңүчеләр сафында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading