16+

Президент әйтте: «Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект – болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде»

Дөньяны дүртенче сәнәгать революциясе били бара. Без - мөһим һәм кызыклы технологик үзгәртеп корулар шаһитлары. Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект - болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде. Бүген без үз алдыбызга «Без бу үзгәрешләргә әзерме соң?» дигән сорауны куярга тиеш.

Президент әйтте: «Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект – болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде»

Дөньяны дүртенче сәнәгать революциясе били бара. Без - мөһим һәм кызыклы технологик үзгәртеп корулар шаһитлары. Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект - болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде. Бүген без үз алдыбызга «Без бу үзгәрешләргә әзерме соң?» дигән сорауны куярга тиеш.

Сәнәгать мәйданчыклары төзү һәм алар белән идарә итү, аларның сыйфатлы эшләвен булдыру һәм резидентлар җәлеп итү - турыдан-туры район башлыкларының бурычы ул! Әлеге мәйданчыклар киләчәктә муниципалитетларның төп керем чыганакларының берсе булачак һәм яңа эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, контроль-күзәтчелек органнарының төп бурычы - бизнеска штрафлар салу түгел, ә бәлки эшмәкәрләр белән бергәлектә алдан тикшерүләр уздыру, кисәтү һәм искәртү белдерү кебек механизмнарны тулы күләмдә файдаланып, закон бозу очракларын бетерү.

Республика программаларының саны 37гә җитте. Әлеге максатларда республика бюджетыннан быел 16 миллиард сум акча бүлеп бирелде. 11 яңа мәктәп, 9 балалар бакчасы, 42 фельдшер-акушерлык пункты, 6 табиб амбулаториясе; меңгә якын күпфатирлы йорт, 106 сәламәтлек саклау объекты, 146 мәгариф учреждениесе капиталь төзекләндереләчәк; 260 км суүткәргеч төзелде, 44 скважина борауланды һәм 38 су басымын көйләү башнясы куелды. Моннан тыш, 10 мең гаиләгә социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылачак.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе мәсьәләләре муниципалитетлар җитәкчеләренең даими контролендә булырга тиеш. Бу тармактагы барлык тикшерүләрнең йомгаклары баланс комиссияләрендә җентекле анализланырга һәм тиешле идарәчел, ә кирәк булса, кадрларга кагылышлы карарлар да кабул итү өчен нигез булырга тиеш.

Нәкъ менә мәгърифәт дөньяны үзгәртергә сәләтле.
Берничә тел белү - конкурентлыкта өстенлек ул.
Гаилә - кеше тормышында нык терәк, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең төп нигезе. Ул безне шәхес итә, яратырга һәм кайгыртырга өйрәтә, гореф-гадәтләр, мәдәният һәм тел сагында тора. Һәр гаиләнең үз тарихы, үзенә генә хас карашлары, йолалары бар. Әлеге кыйммәтләрне саклау бик мөһим, чөнки бу - республиканың иминлеге һәм якты киләчәге нигезе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading