16+

«Прокурор ролен тормышта уйныйм»

Авиатөзелеш районы прокуроры Җәүдәт Ибраһимов балачагы, театрдагы рольләре һәм тормыш турында

«Прокурор ролен тормышта уйныйм»

Авиатөзелеш районы прокуроры Җәүдәт Ибраһимов балачагы, театрдагы рольләре һәм тормыш турында

Кунагыбыз гади генә түгел - чып‑чын прокурор. Вазифасы белән күпләрнең котын алып торса да, күңеле белән йомшак, кешелекле, олы җанлы ул. Бүген без Татарстанның атказанган юристы, Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры Җәүдәт Ибраһимов белән сөйләшәбез.
- Җәүдәт әфәнде, сез хокук саклау органнарына урау юллар аша килгәнсез, дип беләм.
- Мин, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, үзебезнең Чирмешән районындагы Лашман авылына агроном булып эшкә кайттым. Аннары авыл советы рәисе итеп сайладылар. Әнә шунда эшләгәндә, миңа юридик белемнең кирәге чыкты. Хәер, бишенче сыйныфта укыганда ук, мин «юрист булам» дип инша язган идем.
- 11‑12 яшьлек авыл баласына андый хыял каян килде икән?
- Мин кечкенә чакта безнең гаиләдә зур фаҗига булды. Җәй көне яшь ярымлык сеңлем югалды. Әти ул чакта участок милиционеры булып эшли иде. Җинаять ачылмагач, республика прокуроры эшне үз контроленә алды. Озак вакыттан соң гына таптылар сеңлебезнең гәүдәсен. Кызганычка, прокуратура тикшерүчесенең үз эшенә салкын каравы аркасында җинаять ачылмый, ә җинаятьчеләр җәзасыз калды. Шул хәлләрдән соң мин балачакта ук, юрист булам, гаделлек өчен көрәшәчәкмен дип, үз‑
үземә сүз биргән идем.
- Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә җинаятьләрне ачуда кайчак күрәзәчеләр дә ярдәм итә. Эшләү дәверендә андый очраклар булмадымы?
- Булды, тик мин моңа җитди карамас идем. Очраклылык дигән нәрсә дә бар бит тормышта. Шулай да аңлатып булмаслык хәлләр дә очрый. Бервакыт буадан, тимерчыбык белән уратып, таш бәйләп суга ташланган 23-24 яшьләрдәге егет мәетен таптык. Аны ун җирдән чәнчеп, мотоциклда сөйрәп йөрткәннәр иде. Кем эше икәнен шактый вакыт белә алмадык. Бер атна йокысыз төннәрдән соң ул чактагы милиционерлар Аксубай районының Үзи авылындагы бер әби янына бардылар. Әмма без алар кайтканчы кешеләрне тапкан идек инде. Әби дә егетләргә: «Бүген җинаятьчене табачаклар», - дип әйтеп җибәргән булган. Сарман районында прокурор булып эшләгәндә дә шундый кешеләр ярдәме белән җинаять ачарга туры килде. Ташландык авылда ялгызы гына бер хатын яши иде. Ул авылны бетермәс өчен берүзе яшәп калган. Шул хатынны өендә үтереп чыкканнар иде. Җинаятьчене тиз генә таба алмагач, Зәйдәге бер әбигә барырга булдык. Ул шунда ук: «Аны бик якын кешесе үтергән. Аягында ярасы бар. Хәзерге вакытта казенный йортта», - диде. Шуннан соң без аны Түбән Кама шәһәрендәге изолятордан эзләп таптык. Аягы, чыннан да, яралы иде. Әбине, акча бирмәгән өчен, үз малае үтергән булып чыкты...
- Авиатөзелеш районына килгәндә, җинаятьчелек буенча андагы хәлләр ничегрәк?
- Район шәһәр читендә булганлыктан, монда аракы сата торган киосклар күп. Шуңа күрә эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Бүгенге көндә банкоматлардан акча урлау, гаиләдә никахсыз гына яшәүче ирләрнең хатыннарын кыйнау очраклары ешайды. Елына биш‑алты кеше үтерү очрагы теркәлә. Ишеткәнсездер инде, Камал театрының шоферын янәшә машинада барган килеш тәрәзә аша берәү пычак белән чәнчегән иде. Без ул җинаятьне ачтык. Эш судка җибәрелде.
- Прокурор нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Үзегезнең кул астында эшләүчеләргә нинди таләпләр куясыз?
- Беренче чиратта гадел булырга, законнарның үтәлешен таләп итәргә тиеш. Заманында Петр I дә прокуратураны «дәүләтнең күзе булырга тиеш» дигән бит. Прокуратура сүзе бездә генә куркыныч сүз кебек яңгырый. Ул латинча «кайгыртучан» дигәнне аңлата. Мин башка прокурорлардан беренче чиратта гадел булуларын таләп итәм. Үз эшләрен төгәл башкаруларын телим. Икейөзле кешеләрне яратмыйм.
- Җәүдәт әфәнде, тимер рәшәткә артында утыручылар арасында гаделсез хөкем ителгәннәр барлыгын да ишетеп беләбез.
- Сирәк булса да, андый хәлләр дә очрый. Шундый хәл Чирмешәндә эшләгән чакта булган иде. Тикшерүче ялгышы белән, бөтенләй гаепсез егетне, кеше үтерүдә гаепләп, Казанда алты ай тотканнар иде. Шуннан соң икенче тикшерүче килгәч, ул егетнең җинаять кылмавын исбатлады һәм аны Казаннан үзе барып алып кайтты. Ә ул егет, дөреслек булмавына әрнеп, үзенә кул салырга уйлап йөргән булган.
- Үзегезнең тәҗрибәдән чыгып, берәр китап язарга исәбегез юкмы?
- Китап язу өчен язгы ташкындай ургылып торган теләк туарга тиештер кешедә. Андый уйлар килә минем башка, әмма әлегә вакыт юк. Бәлки, пенсиягә чыккач тотынасы булыр.
- Балаларыгыз сезнең сукмактан китмәдеме соң?
- Мин балаларга безнең эшнең нинди авыр икәнлеген кечкенәдән үк аңлатып үстердем. Шулай да минем юлны сайларга булдылар. Кызыбыз Ләйсән Совет районы прокуратурасында эшли, улыбыз Айрат КФУның юридик факультетында белем ала.
- Сез эштән соң да театрларда премьералар карап барырга вакыт табасыз. Хокук белгечләре арасында сәнгатьне яратучы сирәк кешеләрнең берседер сез. Театрга мәхәббәт каян килә?
- Безнең һөнәр ияләре арасында да сәнгатькә гашыйклар шактый. Татарстанның элекке прокуроры бик театр җанлы иде. Хәзергесе, Илдус Нәфыйков та, сәнгатьне ярата. Гитарада, пианинода уйный, матур җырлый. Миңа килгәндә, ул мәхәббәтне безгә Казан авыл хуҗалыгы институтының халык театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев тәрбияләде. Укыганда «Кичер мине, әнкәй!» спектаклендә Миргаянны уйнаган өчен «Иң яхшы ир-ат роле» өчен диплом тапшырдылар. Уку йортын тәмамлап, авылга эшкә кайтканнан соң, сигез ел эчендә унике спектакль куйдым. Казанга фестивальгә барып, гран‑при яулап кайткан идек. Шуннан соң коллективыбызга халык театры дигән мактаулы исем бирелде. Район хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшләгәндә дә ул шөгыльне ташламадым.
- Авыл яшьләрендә дә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгәнсез алайса.
- Тәрбия чарасы иде ул. Бервакыт «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен куйганда, бер тәртипсез егетне мәгариф бүлеге мөдире роленә куйдым. Ул сәхнәгә чыгуга, залдагы халык кычкырып көлеп җибәрде. Әмма егет каушап калмады, үз ролен «бишле»гә уйнап чыкты.
- Берәр спектакльдә Прокурор ролендә уйнар идегезме?
- Бу рольне мин тормышта уйныйм бит инде. Шекспир әйтмешли, бөтен дөнья театр, ә кешеләр - артистлар. Шуңа күрә сәхнәгә чыгып йөрисе дә түгел. Ә сәнгатькә килгәндә, спектакль кую теләге бар. Мине район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев күптәннән кыстый инде. Әмма һаман шул вакыт җитмәү тотып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading