16+

Равилә Кәримова: «Минем кулым рентген кебек»

Юк, без ул көнне Балтачка кайтырга тиеш түгел идек. Исәбебез Арча районының берничә авылында гына булу иде. Әллә ниткән сәбәпләр чыгып, без Норма авылында яшәп ятучы Равилә апа Кәримовага юл тоттык.

Равилә Кәримова: «Минем кулым рентген кебек»

Юк, без ул көнне Балтачка кайтырга тиеш түгел идек. Исәбебез Арча районының берничә авылында гына булу иде. Әллә ниткән сәбәпләр чыгып, без Норма авылында яшәп ятучы Равилә апа Кәримовага юл тоттык.

Онытып торам, юлга кузгалыр алдыннан күзем Арча районы базары капкасы төбендә сатып утыручының яран гөлләренә төште. Янып торган кызыл төстәге эре таҗлы яраннар, минем мондый төр яранны күргәнем юк иде әле! Акча янчыгын машинада онытып калдырганмын, кире әйләнеп килгәндә, сатучы каядыр китеп барган. Эх, өлгермәдем...
Авылга барасы юл ерак булмаса да, юлдашым белән әллә никадәр сүз алышырга өлгердек. Күптән түгел генә ул табибларга тикшеренеп йөргән. Калкансыман биз авыруы барлыгы ачыкланган. Даруларга тотынганчы, берәр халык чарасын кулланып карарга уйлыйм әле, диде ул...
Менә без «Балтач Равилә»ләрендә. Күрше‑тирә район халкы аны шулай атый. Равилә апа кул-аяклары чыкканнарның буыннарын утырта, эче төшкәннәр дә, бил-аркалары авыртучылар да аңа йөгереп килә. Имгәнеп килүчеләр дә күп икән. Без килер алдыннан гына ул кемнедер хастаханәгә алып барып кайткан гына иде. Казан табиблары, травматологлары белән дә аралашып тора үзе. Үзенә мөрәҗәгать итеп килүчеләрне, җитдирәк очраклар булганда, миннән була торган түгел дип, табибларга күрсәтергә үзе алып бара.
- Буыннары сынганнарга кагылып та тормыйм, тизрәк хастаханәгә барырга кушам, - дигәч, без аптырап киттек:
- Каян беләсез соң аның сынганын?
- Кулым белән тотып карап, фәлән урында сынган дип өйрәтеп җибәрәм. Кайберләренә туры Казанга китәргә кушам. Рентген урынына кул инде минем. Диагнозларны ялгышмыйча әйтеп тә биргәнем бар.
Равилә апаның дәвалау сәләте әбисеннән үк килә.
- Яшь вакытта андый нәрсәләр белән шөгыльләнеп утырмыйсың бит ул. Хәер, балаларны үстергәндә куллана идем белгәнемне. Ике ул үстердем, хоккей уйныйлар, көрәшәләр, кайвакытта имгәнеп тә кайталар. Бармаклары, аяклары чыкса, үзем кертеп куя идем. Олыгайгач, дәвалау сәләтем башкаларга да «фаш булгач», бу эшкә ныклап керештем. Ярдәм сорап килгән кешене борып җибәрә алмыйм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.
Инде дүртенче ел Равилә апага йөреп умыртка баганасын «ремонтлатып» торучы Арча егете белән дә сөйләшеп алдык без. Үзенең җиһазлар кибете булгач, гел авыр күтәрергә туры килә, ди. Шуңа да умырткасы чыгып җәфалый икән.
- Аягын көчкә сөйрәп керә дә, умырткасын урынына утырткач, ух, булды бу дип, йөгереп чыгып та китә, - ди аның турында Равилә апа.
Аңа кешеләрне генә түгел, хайваннарны да карарга туры килә. Песиләрен дә, көчекләрен дә күтәреп килүчеләр бар, ди.
- Бервакыт печәнлектән песиебез егылып төшкән. Янбашын күтәрә алмыйча өстерәлеп бара. Аяк буынын кертеп куйдым да йөгереп китеп барды. Җәй җитсә, казларын, бәбкәләрен дә алып киләләр әле.

Равилә апа белән сөйләшкән арада аны сорап, бер хатын килеп керде. Баласы авыру икән, Равилә апа аңа үзе ясап биргән дару тоттырып җибәрде. Бактың исә, ул дару үләннәре җыю, алардан төнәтмәләр ясау белән дә шөгыльләнә икән. Аларны эзләп урман-болыннарга да чыгалар, кайберләрен бакчаларында да үстерәләр. Алдан сөйләшеп куйган кебек, юлдашым белән икебез бер үк сорауны биреп куйдык:
- Төнәтмәләрегез нинди авырулардан булыша?
Равилә апа, юлдашыма карап:
- Калкансыман биз авыруларыннан да ясыйм мин, - дип әйтеп куймасынмы?! - Муеныгызга аскан гәрәбәгез сезнең ялтыратылган, файдасы булсын өчен, аның чистартылмаганы кирәк.
Ул да түгел, сезгә ме-нә бу да булышыр, дип сөйләнә-сөйләнә, безне тәрәзә төпләрендә үсеп утырган гөлләр янына әйдәде.
- Менә шушыны алып кайтып утырт әле, - дип, юлдашыма бер ботагын да сындырып бирде. Арча базары янында күреп кызыгып калган кызыл яран ботагын кисеп алып, минем дә кулыма тоттырды... Гаҗәпләнүдән күзебез шар булып, машинага чыгып утырдык. Очраклылыкмы бу, әллә алдан сизүчәнлекме? Арчага барган җирдән Балтачка килеп эләктек. Ниндидер дәва‑шифа да эзләп бармадык югыйсә без Равилә апага, фәкать аның турында газетага язу иде ниятебез. Ә чынлыкта без монда эзләгәнебезне алырга килгән булып чыктык...
Фото «Ирек мәйданы» газетасыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading