16+

Разил Вәлиев: «Без матди булмаган мәдәни мираска да бик бай»

- Бу канун бик үзенчәлекле һәм федераль дәрәҗәдә ул әле кабул ителмәде. Россиянең бары тик өч субъектында гына матди булмаган мәдәни мираска кагылышлы канун гамәлдә. Тик алар бездәге кебек нигезләнмәгән, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев журналистлар белән очрашуда.

Разил Вәлиев: «Без матди булмаган мәдәни мираска да бик бай»

- Бу канун бик үзенчәлекле һәм федераль дәрәҗәдә ул әле кабул ителмәде. Россиянең бары тик өч субъектында гына матди булмаган мәдәни мираска кагылышлы канун гамәлдә. Тик алар бездәге кебек нигезләнмәгән, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев журналистлар белән очрашуда.

Татарстанның "Матди булмаган мәдәни мирас турында"гы канунны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 майда имзалаган. Ә 2018 елның 1 гыйнварыннан ул инде гамәлгә керәчәк. Разил Вәлиев әйтүенчә, 1,5 ел дәвамында эшләнелгән закон проекты вакытында башка илләрнең һәм субъектларның да эш тәҗрибәсе өйрәнелгән. Шунысы мөһим: әлеге канун Россия хөкүмәте тарафыннан да хупланылган.

- Бездә матди булган мәдәни мирас хакында канун гамәлдә һәм бик яхшы тормышка ашырыла. Сез Болгар, Зөя, Казанның, Кремльнең һәм башкаларның ничек яңаруын күрәсез. Моңа әлеге канун йогынты ясый. Әмма без матди булмаган мәдәни мираска да бик бай. Бу байлык - халыкның рухы, күңеле, - диде Разил Вәлиев канунның нинди максатлардан чыгып язылганына аңлатма биреп.

Разил Вәлиев канун проектын әзерләү һәм кабул итү җиңелләрдән бирелмәгәнлеген, ә аны тормышка ашыру тагын да катлаулырак булачагын да ассызыклады.

Монысы турында исә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сөйләде.

- Татарстанның халык мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча тәҗрибәсе Россиядә иң алдынгылардан булып санала. Белүегезчә, безнең республикада мәдәни-ял итү учреждениеләре системасы җайга салынган һәм үсеш кичерә. Татарстанда ике меңгә якын мәдәният йорты бар. Аларда 8 меңнән артык кеше эшли. Алар ял итү чаралары гына оештырып калмыйча, бездә яшәүче халык иҗади яктан үзләрен камилләштерсен өчен дә шартлар тудыра. Республикадагы мәдәният йортлары каршында 15 меңнән артык түгәрәк һәм клуб эшли. Алар җыр-бию, этнография, декоратив-гаммәви сәнгать белән мавыга һәм шул рәвешле халык ядкәрләрен саклый. Әлеге эш белән 197 меңнән артык татарстанлы шөгыльләнә, - диде Гүзәл Шәрипова.

Җитәкче хәбәр иткәнчә, Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлеге 2018 елда билгеле булачак. Аны исә дәрәҗәле экспертлар билгеләячәк.

- Беренчел реестр әзер инде, әмма ул әлегә бары белгечләр өчен генә ачык. Киләсе елга без әлеге исемлекне төзеп бетерербез дип уйлыйм. Әлеге исемлеккә бары экспертлар хуплаган объектлар гына кертеләчәк. Матди булмаган мәдәни мирас объектларын физик затлар да, төркемнәр дә тәкъдим итә ала. Шуннан соң аны экспертлар карый. Бер ел эчендә алар җавапларын әйтергә тиеш була. Исемлек әзер булганнан соң исә бөтен җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк, - диде ул.

Разил Вәлиев ачыклык керткәнчә, матди булмаган мәдәни мирас объектларын ресстрга кертер өчен тарихи һәм мәдәни әһәмиятлелеге; этник-социаль, яисә конфессиональ төркемнең мәдәни традициядә яисә мәдәният тарихында ныклап урнашу дәрәҗәсе; мәдәни традициянең уникаль дәлил буларак кыйммәте; юкка чыгу куркынычы янавы шарт булып тора.

Республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, әлеге исемлеккә Сабан туе да кертеләчәк. Әмма нинди Сабан туе сакланачак бит? Татарстан җирлегендә, әлбәттә инде, бәйрәм алдыннан уздырыла торган йолалары кызыклы.

- Безгә Сабан туйның бөтен йолаларын саклаганы кызыклы. Әмма хәзергеләре чын түгел. Бөтен ил буйлап үткәрелә торган Сабан туеның да максатлары һәм бурычлары бөтенләй башка, - ди ул.

Сабан туеннан кала, әлеге исемлеккә музыка уен кораллары, йолалар, балалар уеннары да керергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading