16+

Республика тормышы чагылыш тапкан китаплар дөнья күрде

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татар энциклопедиясе институты коллективы рәсемле энциклопедик очерклар бастырган. Китапларда республиканың шушы чор эчендәге социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы чагыла. Барысы дүрт китап чыгарырга планлаштырылган, бүген аларның өчесе инде дөнья күргән.

Республика тормышы чагылыш тапкан китаплар дөнья күрде

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татар энциклопедиясе институты коллективы рәсемле энциклопедик очерклар бастырган. Китапларда республиканың шушы чор эчендәге социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы чагыла. Барысы дүрт китап чыгарырга планлаштырылган, бүген аларның өчесе инде дөнья күргән.

“Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920-2020)” китабында республикадагы идарә органнары һәм оешмалар, аларны җитәкләгән шәхесләр турында тулы мәгълүмат бирелгән. “Татарстану – 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки” басмасы классик энциклопедияәрдән аерылып тора. Ул алфавит принцибына таянып түгел, темаларга бүленеп эшләнгән. Авторлар Татарстанның этномәдәни үсешенә, анда яшәүче халыклар белән таныштыруга да зур игътибар биргән. Басма киң катлам укучыларга тәгаенләнгән.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев дүртенче басманың сентябрь аенда нәшер ителәчәген хәбәр итте. “100 сәяси эшлекле” дип аталачак китапка, исеменнән билгеле булганча, ТАССР тарихындагы иң күренекле шәхесләр турындагы фәнни-биографик очерклар кертелгән.
– Безнең алда бик катлаулы бурыч торды. Басмада урын алырга тиешле булган шәхесләр чынлыкта бик күп. Кайсыларын сайларга дип озак бәхәсләштек, оешмалар, белгечләр белән киңәшләштек. Безне тәнкыйтьләячәкләр, әлбәттә, әмма мөмкин кадәр объектив булырга тырыштык, – диде ул матбугат очрашуында.

Институтның энциклопедистика үзәге мөдире Рафаиль Шәйдуллин җыентыкларны әзерләгәндә, архивлардан һәм китапханәләрдән дә өстәмә мәгълүматлар җыелуын сөйләде. Мондый күләмле эшне башкарганда кыенлыклар да булмый калмый. Институт хезмәткәрләре өчен иң зур авырлык фотосурәтләрне туплау вакытында булган.

– Фотосурәтләрне бөртекләп җыярга туры килде. 20 - 40нчы еллардагы дәүләт эшлеклеләренең сурәтләрен табу аеруча авыр булды. Тарих фәне кабатлауны да яратмый. Укучылар да моның нинди яңалыгы бар инде дип әйтмәсеннәр өчен, китапларны яңа системага салып эшләдек, – ди Рафаиль Шәйдуллин.   
Әлегә басмалар рус телендә генә нәшер ителгән. Татарчаларын чыгару теләге дә бар, акча булса... Спикерлар журналистлардан әлеге сорау буласын фаразлап килгән. Искәндәр Гыйләҗев энциклопедияне чыгарганда, традиция буенча, башта рус телендә әзерләнүен, аннары татарчага тәрҗемә ителүен әйтте.
– Басмаларны, соңрак булса да, татарчага тәрҗемә итеп чыгарабыз. Бу китаплар да татарча нәшер ителер дип ышанабыз, – диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading