16+

«Республикада милләтара климат «йомшарды»

Татарстан халыклары ассамблеясының узган елгы эшчәнлегенә багышланган утырышта Ассамблея җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. 2016 елның төп сәяси вакыйгаларын атап киткәннән соң, ул быел 22 апрельдә III Татарстан халыклары съездына әзерлек эшләре башлануын хәбәр итте. Аны оештыру комитеты төзегән, рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин үзе билгеләнгән.

«Республикада милләтара климат «йомшарды»

Татарстан халыклары ассамблеясының узган елгы эшчәнлегенә багышланган утырышта Ассамблея җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. 2016 елның төп сәяси вакыйгаларын атап киткәннән соң, ул быел 22 апрельдә III Татарстан халыклары съездына әзерлек эшләре башлануын хәбәр итте. Аны оештыру комитеты төзегән, рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин үзе билгеләнгән.


- Республикада һәр ун ел саен Татарстан халыклары съездын уздыру традициягә кереп бара. Анда милләтара тынычлыкны саклау һәм ныгыту мәсьәләләре карала. II съезддан соң Татарстанда этно-мәдәни хәрәкәттә уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Быелгы съезд да нәтиҗәле эшләр дип көтәбез. Аның эшендә республикада яшәүче барлык 173 милләт вәкиле катнашачак. Милләтләр арасындагы дуслык - республиканың төп сәясәте. Тынычлыкны, үзара аңлашуны тәэмин итүче дәүләт программалары эшләп килә. Алар нәтиҗәсендә ышаныч капиталы, хакимияткә, муниципаль хакимияткә ышану капиталы тупланды. Республикадагы милләтара климат та «йомшарды». Татарстанда яшәгән бер генә милләт вәкиле дә үзен чит тоймаска тиеш, - диде ул, утырышны ачып.

Мигрантларның саны арта

Соңгы 25 елда Ассамблеяда теркәлгән милли-мәдәни автономияләр тугыздан 36га арткан. Быел тагын абхазлар кушылырга тора.

- Бүгенге көндә оешмабыз үз канаты астына 200дән артык җирле һәм төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларны ала. Татарстан - социаль һәм икътисади яктан алга киткән төбәк, шуңа да бирегә килүчеләр күп. Узган елны республикага килгән 250 мең чит ил гражданы миграция теркәве узган. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 7 процентка артыграк. Аларның 40 проценты республикага эш эзләп килә. Калганнары укырга, медицина ярдәме алырга килә. Күпчелеге Татарстанда гаиләләре белән яшәп тә кала, - дип сөйләде Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров.

Халыклар дуслыгы йорты чит ил кешеләре өчен проблемаларны хәл итү урыны да булып тора. Милли-мәдәни автономия җитәкчеләре ватандашларын берләштерергә тырыша, аларга яңа урында җайлашырга ярдәм итә. Үзбәкләр оешмасы җитәкчесе Абдуманоб Абдусаттаров үзенең урынбасары белән Халыклар дуслыгы йортында 1500 кешене кабул иткән. Шул рәвешле ватандашларының миграция, эш табу, хезмәт хакы алу кебек проблемаларын хәл иткәннәр.
- Яшьләр белән дә актив эш алып барырга тиешбез. Бүгенге көндә югары уку йортларында 100дән артык илдән 9000 студент белем ала. Аларга яңа социаль-мәдәни мохиттә тизрәк җайлашырга булышлык күрсәтергә кирәк, - ди ул.

Ассамблеяда яңа вәкиллекләр

Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов сүзләренчә, ассамблеяның уңышлы эшләп килгән проектлары шактый.

- Быел «Татарстан - уртак йортыбыз» этномәдәни фестивале зур масштабта узды. иҗади конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта. Узган ел аларның саны 2000гә җитте. «Радуга-Салават күпере» фестивале дә популярлаша бара. Аның сайлап алу турларында 1800 бала катнашты. «Нәүрүз» бәйрәме 6000 кунакны җыйды. Аны быел Казан ипподромында үткәрергә җыенабыз. Май чабу бәйрәме 25 февральдә «Әкият» курчак театры янындагы Боз шәһәрчегендә узачак. «Мәдәниятләр мозаикасы» фес­тивале дә истә калырлык булды. Халыклар дуслыгы йорты егерме күргәзмә оештырды, аларда 3000 кеше булды, - дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Россиядә быел беренче тапкыр узган зур масштаблы чара - «Этнографик диктант» язуны да искә алып үтте ул. Аның нәтиҗәләре буенча, иң югары күрсәткечне Татарстан халкы җыйган: 81,3 балл. Россия буенча уртача балл - 54.

Татарстан халыклары ассамблеясының порталы да популярлаша бара. Порталга керүчеләрнең саны 40 процентка арткан. 2016 елда, «Татарстан» телерадиокомпаниясе белән берлектә, «Национальные вопросы и ответы» тапшыруы чыга башлады. Ул да телевизор караучыларда кызыксыну уяткан.
Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим, Чүпрәле һәм Кукмара районнарында Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачылуын хәбәр итте. Бүгенге көндә республикада Ассамблеяның ике филиалы һәм тугыз вәкиллеге эшли. Халыклар дуслыгы йортлары Чаллы, Тәтеш, Түбән Кама, Менделеевск, Нурлат һәм Лениногорскида уңышлы эшләп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading