16+

Ришвәтчелекнең «вирусы» зәхмәтле

«Коррупция «вирусы» белән өлкәдәге структура вәкилләре генә түгел, ә бизнес өлкәсе дә зарарланган. Безнең бурыч - мөмкин булган барлык ысулларны кулланып, коррупциягә каршы көрәшү.»

Ришвәтчелекнең «вирусы» зәхмәтле

«Коррупция «вирусы» белән өлкәдәге структура вәкилләре генә түгел, ә бизнес өлкәсе дә зарарланган. Безнең бурыч - мөмкин булган барлык ысулларны кулланып, коррупциягә каршы көрәшү.»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 31 майда «Коррупциягә каршы стандартлар булдыру һәм аларны куллану мәсьәләләре» буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп әйтте бу сүзләрне.
- Хәзерге заман шартларында икътисадны, көндәшлекне үстерү, инновацияле проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, шулай ук инновацияле сәнәгатькә йөз тотып эшләү актуаль, - диде Рөстәм Миңнеханов конференциянең пленар утырышында. - Әмма коррупциянең таралу зурлыгын исәпкә алсак, бу күренеш белән көрәшү өчен өстәмә ысуллар кулланырга кирәк.
Президент коррупциягә каршы көрәштә катгый ысуллар куллану зарурлыгын искәртте.
- Татарстанда бу эш инде башланды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Коррупциягә каршы сәясәткә нигезләнеп, республиканың эре компанияләре стандартлар кабул итте. Югары технологияле җитештерүне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү - эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Без көндәшлеккә сәләтле, дәүләткә файда китерә, халыкка уңайлы тормыш бирә торган нәтиҗәле икътисад төзергә омтылабыз.
Ил күләмендә куркыныч янаган коррупция шартларында бу бурычны үтәү мөмкин түгеллеген басым ясап әйтте ул.
- Мәсьәләнең гаять мөһимлеген аңлаганга, Татарстан 2005 елда ук коррупциягә каршы көрәш стратегиясен булдырды һәм аны гамәлгә ашыра, -диде Рөстәм Миңнеханов. - Стратегиянең төп юнәлешләре дип дәүләт идарәсен үтә күренмәле итүне, күпчелек дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне стандартлаштыруны, дәүләт органнары эшчәнлеген контрольдә тотуга җәмәгатьчелекне җәлеп итүне әйтергә мөмкин.
Президент бу мәсьәләдә «Ачык Татарстан» порталының нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.
Конференциядә Россия Федерациясендә коррупциягә каршы стандартлар җыелмасы турында фикер алышу булды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) стандартлары, шулай ук коррупциягә каршы халыкара стандартлар исәпкә алынды. Мәсәлән, стандартлар буенча, дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләренә чит ил банкларында акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау, хисап ачу, кыйммәтле кәгазьләр белән эш йөртү, вазифадан файдаланып, бүләкләр алу һәм бушлай төрле хезмәтләрдән файдалану, эшкуарлык белән шөгыльләнү тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading