Үзем белән бер йортта яшәгән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичевны һәм Вафирә Гыйззәтуллиналарны искә төшердем әле. Хәзер инде Чулпан исемле кызыма кунакка барганда, Хәйдәр Бигичев исемендәге урамнан үтәргә туры килә.
Хәйдәр Бигичев та, Вафирә Гыйззәтуллина да фонограммага җырламадылар, беркайчан да үзләре янында боргалана-боргалана биючеләрне ияртеп йөрмәделәр. Икесенең дә сәхнәдә үзләрен тотышы, аларга гына хас сихри тавышлары биючеләрсез дә тамашачыларның күңелен яулап ала иде.
Хәйдәр Бигичев та, Вафирә Гыйззәтуллина да коеп куйган җырчылар гына түгел, иң беренче чиратта халык бәхете өчен көрәшүче шәхесләр булды. «Суверенитет» комитеты оештырган бер генә митинг та Вафирә Гыйззәтуллина катнашыннан башка үтмәде. Аның: «Ком бураны, ком бураны, илдә көрәш барган чакта өйдә ятып буламы?» - дип җырлаганы әле дә бик күпләрнең хәтерендәдер.
Халык алдында чыгыш ясау үзе бер җаваплы имтихан. Артистның киеме дә, прическасы да тамашачыны сокландырырлык, зур артистларның үзләрен тотышы да җыр сәнгатен сайлаган яшь талантлар өчен үрнәк булсын!
Бу җәһәттән яшьләр өчен үрнәк булырлык артистлар дип мин Мөслим Могамаев, Иосиф Кобзон, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, София Ротару һәм Вафирә Гыйззәтуллиналарны атар идем. Озын чәчле, яисә парик киеп, озын чапан яки комзолдан сәхнәгә чыккан җырчы яшьләр өчен үрнәк була аламы, аның чыгыш ясавы тамашачының иң нечкә күңел кылларын да тибрәндерәме? Һичшиксез, юктыр!
Хәйдәр Бигичев белән бик еш очраша, җыр сәнгате турында да сөйләшеп, фикерләребезне бер-беребезгә әйтүне кирәк таба идек. Гомумән, Татарстан урамындагы 7 нче йортны сәнгать әһелләренеке дип атасак та, ялгыш булмас. Бу йортта Рөстәм Яхин, Шәүкәт Биктимеров, Бату Мөлеков, Рәхилә Мифтахова, Празат Исәнбәт, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт Маликов, Хәйдәр Бигичевлар яшәде, иҗат итте. Алар ялгыз булмады, Хәйдәр Бигичевка Илһам Шакиров та кунакка килә иде.
Бер вакытны Хәйдәр Бигичев белән әдәбият, сәнгать турында сөйләшеп утырганда, телевизорны кабыздык, экранда «Бегут, бегут, бегут...» дип, пантолоннар киеп, сикереп-биеп җырлаган Валерий Леонтьев пәйда булды. Мин Хәйдәр Бигичевтан: «Бу артистның җырлавына ничек карыйсыз?» - дип сорап куйдым. «Валерий Леонтьев кебек артистларның яшәеше бер көнлек кенә, андый сикергәләп җырлап йөрүчеләр татар эстрадасын яулап алуыннан куркам!» - дип, тыныч кына җавап биргән иде ул.
Хәйдәр Бигичев юкка гына әлеге фикерне бернинди дә шик калдырмаслык итеп әйтмәгән икән. Татар эстрадасында Валерий Леонтьевны хәтерләткән дистәләгән артистлар пәйда булды. Бу нәрсә халкыбызның менталитетына, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләренә туры килми. Үзебезне яхшы яктан гына танытыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар