16+

Росгвардияче булырга телисеңме?

Әлеге хәрбиләрнең пенсиясе яшь буенча түгел, ә хезмәт стажы буенча түләнә.

Росгвардияче булырга телисеңме?

Әлеге хәрбиләрнең пенсиясе яшь буенча түгел, ә хезмәт стажы буенча түләнә.

Татарстанда Россия милли гвардиясендә хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта бара. Әлеге хезмәт республика халкын нәрсә белән җәлеп итә һәм бирегә ничек эшкә урнашырга – бу һәм башка сорауларга безгә Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә җавап бирделәр.

- Росгвардиядә хезмәт итәргә теләүчеләрне ничек сайлап алалар?
- Татарстанда Россия милли гвардиясе гаскәрләрендә контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны сайлап алу Казанда уза. Росгвардиянең республика идарәсеннән тыш, башкалада өч хәрби часть бар. Бу – махсус билгеләнештәге отряд, аның төп бурычы – махсус хәрби операцияләрдә катнашу; мөһим дәүләт объектын саклау буенча хәрби часть; өченчесе – шәһәр урамнарында патрульлек итү, массакүләм чараларда иминлекне тәэмин итү белән шөгыльләнүче махсус моторизацияләнгән часть. Шулай ук хәзер Россия Федерациясенең яңа төбәкләрендә Росгвардия бүлекчәләрен комплектлау өчен контрактчылар җыю үткәрелә. Һәр хәрби частькә төрле бурыч куелган. 
Мөһим дәүләт объектын саклау йөкләнгән росгвардиячеләрнең командировкалары юк диярлек, сакта тору ял белән чиратлаша. Махсус билгеләнештәге аерым отрядта бөтенләй башка шартлар: командировка - ял - командировка. Казанда хәрби хезмәт үтүчеләр өчен акчалата тәэмин ителеш аена 30 мең сум булса, Россиянең яңа төбәкләре хәрби частьләре составында хезмәт итүчеләр өчен аның күләме 200 мең сум тәшкил итә.

- Росгвардия контрактчылары өчен нинди социаль гарантияләр бар?
- Алар Россия Оборона министрлыгы контрактчылары өчен каралган гарантияләрдән һәм ташламалардан бернәрсә белән дә аерылып тормый. Аерма шунда ки, без үз бурычларыбыз булган мөстәкыйль ведомство. Хәзер Оборона министрлыгына ярдәм итәбез. 
Росгвардия хәрбиләре өчен хәрби ипотека алу каралган. Контракт буенча хәрби хезмәткә урнашырга килгән һәр кандидат өч елдан соң тупланма ипотека системасында катнаша. Шул вакыттан башлап ай саен аның махсус счетына акча күчерелә башлый. Ә тагын өч елдан соң хәрби бу акчаларны Россиянең теләсә кайсы урынында торак сатып алу өчен файдалана ала. Алга таба аңа ай саен ипотеканы түләү турында борчылырга кирәк булмаячак, чөнки моны аның өчен дәүләт эшләячәк. Әлбәттә, ул хәрби хезмәтен дәвам итсә. Тагын бер мөһим фактор – хәрбиләрнең пенсиясе яшь буенча түгел, ә хезмәт стажы буенча түләнә. Росгвардия пенсионеры булу өчен 20 ел хезмәт итү җитә. Шуңа күрә хәрби хезмәткәрнең бердәнбер борчылуы – 20 ел дәвамында үз бурычын намус белән башкару. Мәсәлән, спецназ сугышчыларының хезмәт стажы ел ярым, ә Россиянең яңа төбәкләрендә ул өч елга тиң.

- Росгвардиядә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен нинди яшь чикләүләре бар?
- 18 яшьтән 55 яшькә кадәр. Контракт бер, ике, өч елга, яки чик яшькә кадәр бер елдан да кимрәк вакытка төзелә. Хәрбиләрнең чик яше буенча: ир – атлар өчен ул 55 яшь, хатын-кызлар өчен – 45 яшь.

- Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен медицина тикшерүе ничек үткәрелә?
- Хәзер контракт буенча Росгвардиядә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, бу процедура гадиләштерелгән. Элек хәрби-табиб комиссиясе ике этапта үткәрелгән булса,  яшәү урыны буенча медицина комиссиясен узу да җитә. Һәм, әлбәттә, кандидатка наркология яки психоневрология диспансерында исәптә тормавы турында белешмәләр тапшырырга кирәк. Элек бу процедура бер айга якын вакытны алган, хәзер исә барлык документларны бер атна эчендә әзерләп, контракт буенча тулы хокуклы хәрби хезмәткәр булырга мөмкин. Контракт төзелгәннән соң ук, хезмәт итү процессында психологлар һәм командирлар белән әңгәмә формасында үзәкләштерелгән һөнәри тест үткәрелә, анда кешенең нинди вазифада хезмәт итә алуы һәм нинди бурычларны үтәве ачыклана. Офицер дәрәҗәсендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен техник яки юридик югары белемле булу шарт. Урта мәктәпне тәмамлаучыларга Росгвардиянең Саратов, Пермь, Новосибирск һәм Санкт-Петербургтагы махсус югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге бар. Анда укырга керергә теләүчеләр военкоматта медкомиссия уза, бердәм дәүләт имтиханыннан тыш, физик әзерлек буенча да нормативлар тапшыра. Уку срогы – 5 ел. Аннары училищены тәмамлаучылар илнең төрле өлкәләренә хезмәт урынына билгеләнә.

- Контрактка кандидатларны укытуга нинди таләпләр куела?
- Хәзер илнең яңа төбәкләрендә Росгвардия подразделениеләре формалаша, анда төрле белгечлекләр буенча вакансияләр бик күп. Иң минималь таләп – тугыз сыйныф белем һәм хәрби билет булу. Хәрби билеты булмаган кешеләр дә контракт төзи ала. Бу чакырылыш буенча хезмәт итмәгән кешеләргә кагыла. Югары яки урта һөнәри белем турында дипломга ия булганнар хезмәт итү өчен Росгвардия хәрби частьләренә мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта ике елга контракт төзелә. Алга таба алар инде армиядә хезмәт итмәячәк. Сүз уңаеннан, бу хакта бик азлар гына белә. Нинди өстенлек соң бу? Беренче чиратта, каядыр барырга, казармада яшәргә кирәкми, ә яшәгән урыныгыз янында хезмәт итә аласыз. Көн саен өйгә кайтасың, туганнарың һәм якыннарың белән ял итәсең, шул ук вакытта хезмәт хакы һәм башка социаль гарантияләр аласың.

- Ә хөкем ителгәннәр өчен чикләүләр бармы? Чөнки алар арасында төрле маддәләр буенча хөкем ителүчеләр бар.
- Моңарчы хөкем ителгән яки амнистияләнгән кандидатларга Росгвардиядә хезмәт итү өчен гариза язу рөхсәт ителә. Социаль яктан куркыныч булмаган җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылган, хөкем ителгән кешеләр шәхси тәртиптә карала.

- Хатын-кызларны Росгвардиягә эшкә алалармы?
- Әгәр бу хәрби хезмәт булса, ул билгеле бер чикләүләрне күздә тота, ягъни хатын-кызлар биләгән вазифаларның төгәл исемлеге бар. Әлбәттә, алар гранатометчы яки артиллерист булып хезмәт итмәячәк. Ләкин һәр хәрби частьтә аш-су осталары, бухгалтер бар, андый вазифаларга хатын-кызлар алына. Хәрби хезмәткәр буларак, алар ирләр кебек үк хокукларга, бурычларга һәм социаль гарантияләргә ия. Аерма шунда ки, хатын – кызларны хәрби хезмәткә алу өчен чик яшь – 45 яшь тәшкил итә.

- Росгвардиядә хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү каралганмы?
- Әйе, Оборона министрлыгы контрактчылары өчен дә шулай. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 195 мең сум тәшкил итә.

- Контракт нигезендә хезмәт итүче росгвардиячеләр өчен ял озынлыгы күпме?
- Республика территориясендә хезмәт итүчеләр өчен минималь ял 35 тәүлек тәшкил итә. Моннан тыш, хәрби хезмәткәргә ял итү урынына бару өчен өстәмә вакыт бирелә. Әйтик, әгәр дә ял итүче Ерак көнчыгыш районнарына поезд белән сәяхәт итә икән, шунда бару һәм кайту өчен бер атна бирелә. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы статусы булса, ялга өстәмә рәвештә тагын 15 көн өстәлә. Шулай ук хезмәт стажына карап, ял көннәре арта. Ун ел хезмәт итсә, биш көн өстәләчәк. Аннары, канун нигезендә, отпускка өстәлә торган көннәр саны, хезмәт стажына карап, артачак. Кеше бер елга хәрби хезмәткә контракт төзегән булса да, аңа барыбер отпуск бирелә. Гадәттә, мондый очракларда аны ярты елдан соң ял итәргә җибәрәләр. Бу ял шулай ук түләнәчәк. 

- Хәрби хезмәт вакытында контрактчы яраланган яки һәлак булган очракта нинди компенсация каралган? 
- Хәрбиләр җәрәхәт, имгәнү, инвалидлык яки үлем очракларына иминиятләштерелгән. Түләүләр җәрәхәтнең авырлыгына бәйле. Һәлак булган очракта бу түләү 12 млн сумга кадәр. Әгәр  хәрби бурычны үтәгәндә бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда иминият түләүләре 3 млн сум күләмендә тәшкил итә. Яраланган очракта, иминият түләүләреннән тыш, хәрби хезмәткәрне дәвалануга һәм сәламәтләнү өчен дәваханәләргә юллаячаклар. Госпитальдән чыккач, хәрби хезмәткәр алга таба хезмәт итүгә яраклылык дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшерү уза. 

Контракт буенча Россия милли гвардиясенә хезмәт итәргә теләүчеләргә ТР буенча Росгвардия идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Лево-Булачная урамы, 20 йорт, тел. 8 (843) 231-44-48.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading