16+

Россиядә машина йөртүчеләрнең саны дүрт тапкырга арткан

Россиядә машина йөртүчеләрнең саны дүрт тапкырга арткан

Соңгы ундүрт елда Россиядә мшина йөртүчеләрнең саны дүрт тапкырга арткан, дип яза "Извести", «Левада-центра» уздырган сорашттыруларга сылтама ясап. Автомобиль алырга теләүчеләрнең саны җәмәгать транспорты эшеннән канәгать булмавы һәм юл йөрү хакының күтәрелүе сәбәпле арткан.
2017 елда ил халкының 29 проценты эшкә, укуга яки башка җиргә машинада йөри булып чыккан. 2003 елда ул сан 8 процентны гына тәшкил иткән.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, такси белән йөрүчеләрнең дә саны дүрт тапкырга арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading