16+

 Россиянең иреклеләре Казанга җыелып, игелек турында фикерләшә

 Татарстан башкаласында 16-18 сентябрьләрдә “Игелек. Конференция-2022” (“Добро. Конференция-2022”) очрашуы бара.

 Россиянең иреклеләре Казанга җыелып, игелек турында фикерләшә

 Татарстан башкаласында 16-18 сентябрьләрдә “Игелек. Конференция-2022” (“Добро. Конференция-2022”) очрашуы бара.

Россия күләмендәге әлеге чара Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, Россия яшьләре оешмасы, Россия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылды.

— Конференциягә илебезнең 82 төбәгеннән һәм Донецк Халык Республикасыннан делегатлар килде. Россиядә 4 миллион кеше волонтерлык хәрәкәтләрендә катнаша. Донецк һәм Луганск республикаларына гуманитар ярдәм җибәрәбез. Күп кешеләрнең үз ирекләрендә башкаларга ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре бар. Бу акчалата ярдәм генә түгел, музыкага һәм чит телләргә өйрәтүчеләр, үз хисабына туристлык походларына алып баручылар, азык-төлек һәм өс киемнәре белән булышучылар күп,-дип сөйләде Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе советы рәисе, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе, ДОБРО.РФ платформасы җитәкчесе Артем Метелев 16 сентябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап итеп, игелекле гамәлләр кылуда чит илләрнең, Россия империясендәге, СССР чорындагы уңай тәҗрибәләрнең өйрәнелүен һәм яңартылуын әйтте ул. 
— Татарстандагы хәйриячелек һәм волонтерлык хәрәкәте көчле, республика эшчәнлеге үрнәк булып тора,-диде Артем Метелев.

Моңа өстәп, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов республикада 90 мең кешенең волонтерлык хәрәкәтләрендә катнашуын әйтте.
— Малайзия дәүләтеннән кадәр 7 кеше килеп, Татарстандагы волонтерлык эшчәнлеген өйрәнде, бездән дә 7 кеше Малайзиягә тәҗрибә тупларга барачак. Татарстанда волонтерларның-иреклеләрнең 1247 җәмгыяте эшли. Казанда 2013 елдагы Универсиада вакытында волонтерлык ташкыны күзәтелде. Республикада 12 муниципаль берәмлектә “Игелек үзәге” (“Доброцентр”) оештырыла. Мондый үзәк шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә дә ачыла. Әлеге үзәкләргә 1-2

 “Татарстан Республикасы иреклеләре мәгълүмат-ресурс үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбәракшин сөйләгәнчә, иреклеләр хәрәкәтенә федераль үзәктән һәм Татарстан Хөкүмәтеннән грантлар аша финанс ярдәме күрсәтелә. “Добрый Татарстан” һәм “Добрый край-Игелек җире”республика конкурслары ел саен үткәрелә. 

“Игелек. Конференция- 2022” очрашуында яңгыраган уңай мисаллар-проектлар ил төбәкләрендә волонтерлык эшчәнлегендә кулланылышка алыначак. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading