16+

Россиянең хәрби училищеларына курсантлар Казанда туплана

Татар халкында “бер яманның бер яхшысы” дигән әйтем бар. Коронавирусның да файдалы ягы килеп чыкты.

Россиянең хәрби училищеларына курсантлар Казанда туплана

Татар халкында “бер яманның бер яхшысы” дигән әйтем бар. Коронавирусның да файдалы ягы килеп чыкты.

— Россия Оборона министрлыгы карамагындагы югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларына курсантлар Казанда гына туплана. Коронавирус пандемиясе күзәтелгәнчегә кадәр имтиханнарны теге яки бу училище урнашкан шәһәрнең үзенә барып тапшырырга кирәк иде. Татарстанда егетләрдән һәм кызлардан 1 меңнән артык гариза керде, хәрби училищеларга документларны әле 5 августка кадәр тапшырырга була, - диде Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин.
 Булачак курсантлардан Татарстан Хәрби комиссариаты белән Казан югары танк-команда училищесының күчмә төркеме имтихан ала. Бу сәламәтлекне, психологик яраклылыкны һәм физик әзерлекне тикшерүдән гыйбарәт. Турникта күтәрелергә, 100 метрга һәм 3 чакрымга йөгерергә кирәк. Шушы сынаулар Казанда оештырыла, аның алдыннан егетләр һәм кызлар коронавируска тест уза. Конкурсны узганнар 15 августтан училищеларның беренче курсына языла, дәресләр 1 сентябрьдән башлана. Сергей Погодин әйткәнчә, әгәр хәрби училищега керергә хыялланган яшь кеше хәзерге вакытта авырып торса, аның әле 5 августка кадәр гариза тапшыру мөмкинлеге бар.

— Татарстанда яшьармиячеләр хәрәкәтендә 27 мең укучы катнаша. Узган ел хәрби училищеларга 84 егет белән кыз кергән иде, быел 300дән артык яшьармияче теләк белдерде, - диде Россия яшьармиячеләр хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Александр Бородин.
Сарман районыннан татар крәшене егете Эдуард Иванов:”Яшьармиячеләр отрядында әгъза идем. Хәрбиләр миңа ошый. Минзәләдә яшьармиячеләр лагерында булган чакта хәрби һөнәр сайлыйм дигән ныклы карарга килдем”,-ди.

Казандагы “Буревестник” спорт комплексында сынаулар узганда улларына җанатар өчен әтисе белән әнисе дә килгән.
— Эдуард кечкенәдән хәрби булырга хыялланып үсте. Спорт белән шөгыльләнә, баянда һәм гитарада уйный. Умарта тотабыз, алар белән эшләүнең дә асылын белә. Теләге булгач, укысын инде, - дип, фатиха бирде Ландыш белән Дмитрий Ивановлар (фотода).

 Яшел Үзән районыннан Лиля Миннекаева хәрби тәрҗемәче булырга хыяллана.
— Россияне яратам, илебезнең көчле булуын телим. Инглиз телен беләм, япон телен өйрәнәм, - ди Лиля.
 Ни кызганыч, чибәр туташ ана телен-татар телен белми. Генерал булырга хыялланмаган солдат юк, диләр бит. Лиля да генерал дәрәҗәсенә күтәрелгәч, татар телен исенә төшерер әле. Генерал-майор Сергей Погодин хәрби училищеларга укырга керүче кызлар санының елдан-ел арта баруын искәртте.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading