16+

Рөстәм Миңнеханов кабул иткән законнарны үтәргә чакырды

Татарстанның Дәүләт Советының соңгы сессиясендә коммунистлар Президент Рөстәм Миңнеханов белән Казан үзәгендә февральдән эшли башлаган түләүле парковкалар турында бәхәскә керде. Коммунистлар, парковка кагыйдәләрен бозган өчен штраф бәясен киметик, ди, Президентның сүзе бер - киметмәскә. Парковка өчен түләмәгәнгә штраф күләме башлыча 2,5 мең сум дип тәкъдим ителгән иде. Депутатлар, бу тәкъдимне...

Рөстәм Миңнеханов кабул иткән законнарны үтәргә чакырды

Татарстанның Дәүләт Советының соңгы сессиясендә коммунистлар Президент Рөстәм Миңнеханов белән Казан үзәгендә февральдән эшли башлаган түләүле парковкалар турында бәхәскә керде. Коммунистлар, парковка кагыйдәләрен бозган өчен штраф бәясен киметик, ди, Президентның сүзе бер - киметмәскә. Парковка өчен түләмәгәнгә штраф күләме башлыча 2,5 мең сум дип тәкъдим ителгән иде. Депутатлар, бу тәкъдимне...

Татарстанның Дәүләт Советының соңгы сессиясендә коммунистлар Президент Рөстәм Миңнеханов белән Казан үзәгендә февральдән эшли башлаган түләүле парковкалар турында бәхәскә керде. Коммунистлар, парковка кагыйдәләрен бозган өчен штраф бәясен киметик, ди, Президентның сүзе бер - киметмәскә.

Парковка өчен түләмәгәнгә штраф күләме башлыча 2,5 мең сум дип тәкъдим ителгән иде. Депутатлар, бу тәкъдимне кабул итеп яки кире кагып, тавыш биргәнче, Рөстәм Миңнеханов шушы мәсьәлә уңаеннан саллы дәлилләр китерде.

Бу четерекле тема. Мәскәү, чит илдәге эре шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнә аласыз. Бүген автомобиль - транспорт чарасы. Универсиадага дип салынган юлларда да хәзер бөке. Без кешеләрнең тоткарлыксыз хәрәкәт итүен тәэмин итә алмыйбыз. Моның өчен система кирәк. Мегаполиста бөтен нәрсә бер генә урында булырга тиеш түгел, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Мәскәүдә түләүле парковкалар кертелә башлаганда шулай ук тәнкыйть күп булган. Әмма хәзер анда хәл чагыштырмача әйбәт, үзәктә яшәүчеләр дә канәгать. Статистикага ышансак, Мәскәү үзәгендә паркингларны түләүле иткәннән соң, үзәктә автомобильләр саны 25 процентка, юл һәлакәтләре 65 процентка кимегән, транспортның хәрәкәт тизлеге 12 процентка арткан. Хәзер җәяүлеләр дә үзәктә тынычрак күңел белән йөри, ди.

Баштарак кыен булачак, әмма депутатлар, шәһәр җитәкчелеге халык белән аңлату эшләре алып барырга тиеш. Әгәр хәзер эшләмәсәк, ике-өч елдан бу мәсьәләне чишү тагы да кыен булачак. Ни өчен бөтен кеше иртән үзәккә бара? Димәк, андагы кайбер офисларны, оешмаларны башка җирләргә күчерергә кирәк, - диде Президент.
КПРФ җитәкчесе Хафиз Миргалимов штрафның чамадан тыш зур булуын кабат әйтә башлагач, Президент, кырт кистереп:

- Штраф күләме кагыйдә бозмаудан тора. Әйдәгез, үзебез кабул иткән законнарны үтәргә өйрәтик, - диде.

Шулай итеп, депутатлар штраф күләмен 2,5 мең сум, дип раслады. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сессия алдыннан ул Хафиз Миргалимов белән сөйләшеп, тагын ике пункт өстәүләре турында килешкәннәр. Шуның берсе - парковлардан кергән акчаны җәмәгать транспорты эшчәнлеген яхшыртуга тоту.
Коммунистлар сессиядә, һәрвакыттагыча, актив булды. Партия җитәкчесе, 2015 елда Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясаган финанс министры Радик Гайзатуллинга, Татарстанның Универсиаданы үткәрү өчен алган бурычын сызып ташларга вакыттыр, дип әйтте. Министрның, моны федераль үзәк хәл итә, дигәненнән соң, сүзне кабат Президент алды.

- Ул кредитны безгә 20 елга бирделәр. Аның ставкасы 0,5 процент иде, хәзер 0,1гә калды. Бу акчаларны кайтарып бетергәнче, алар әллә ни зур булмаячак та инде. Борчылмагыз. Мондый кредитларны тагын бирсеннәр иде әле, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт Советының әлеге утырышыннан соң бер кәнәфи бушап калачак, депутатлыктан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Андрей Кондратьев китте. Фәрит Мөхәммәтшин аңлатканча, "Бердәм Россия"нең генераль советы президиумы, партиянең башкарма комитетлардагы җитәкчеләре депутат вазыйфасын башкара алмый, дигән карар кабул иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading