16+

Саба районында булган һәлакәттә өч кеше үлгән

4 февраль көнне 16.15 сәгатьтә Саба районында Казан -Шәмәрдән автомобиль юлының 104 нче километрында балалар утырган «Fiat Ducato» автобусы юлда һәлакәткә очраган. Автобус «Лада Ларгус» җиңел автомобиле белән бәрелешкән.

Беренче мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүчесе иминлек тизлеген сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм автобус белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Ларгус» җиңел автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажиры шунда ук үлгән. «Fiat Ducato» салонында 1998-1999 елгы сигез бала һәм ике тренер булган. Саба районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов сүзләренчә, яшь спортчылар дүрт авылдан җыелган. Алар башка торак пунктка тренировка җыеннарына барырга чыккан.
Хәзерге вакытта ике олы кеше Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә. Авыр хәлдәге бер балага махсуслаштырылган үзәктә оператив дәвалау таләп ителә. Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары С.Кривошапко белән киңәшләшү нәтиҗәсендә, баланы Республика клиник хастаханәсенә алып килергә дигән карарга килгәннәр. Аның бот һәм йөз сөякләре сынган. Тагын ике баланың баш мие селкенгән, алар Сабаның район хастаханәсендә ята.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading