16+

Сак булыгыз: бозылган товар!

Танышым Казаннан ерак бер районга кияүгә чыкан иде. Командировкага баргач, күрешеп, сөйләшеп тордык. Район үзәгендәге кибетләрнең берсендә эшли, карап торышка чиста, матур кибет, үзләре дә ризык пешерәләр, салатлар ясап саталар.

Сак булыгыз: бозылган товар!

Танышым Казаннан ерак бер районга кияүгә чыкан иде. Командировкага баргач, күрешеп, сөйләшеп тордык. Район үзәгендәге кибетләрнең берсендә эшли, карап торышка чиста, матур кибет, үзләре дә ризык пешерәләр, салатлар ясап саталар.

Танышым исә үз эшенең нечкәлекләрен сөйләп, кибеткә кереп берни сатып алмаслык итте. Бәлки аның сөйләгәннәре кем өчендер яңалык та түгелдер, шулай да мин соңгы вакытта, сатып алучылар таләпчән һәм аларны алдап булмый, дип уйлый идем. Ризыкны үзебезчә карап та алган булабыз, җитештерү вакыты белән кызыксынабыз.

- Кайчакта, сәүдә залы уртасына чыгып басып: «Хөрмәтле сатып алучылар, нәрсә сатып алганыгызны бераз карагыз инде», - дип кычкырасым килә, - дип сөйләп китте танышым. - Бәйрәмнәр - кибет хуҗалары өчен үтми торган товарны җибәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Яңа елда, Кыш бабай күчтәнәче дип, җыен каткан конфет-шоколадны тутырсалар, 8 Март бәйрәмендә кибеткә кергән ирләргә әллә кайчан срогы чыккан ризыкларын тоттырып җибәрәләр. Ирләр товарның ярлыгын бер дә карамыйлар, аларны алдау бик җиңел. Шулай булмаса, 2012 елда срогы чыккан каһвә сатып алмаслар иде инде, урамда - 2016 ел. Хәер, чыгару вакытын үзгәртү дә безнең өчен берни түгел. Тырнак лагын бетерә торган сыекча белән сөт ризыкларының чыгару вакытын бетерәбез дә яңасын сугып куябыз. Тортларның чыккан көнен беркем беркайчан белмәячәк. Гадәттә, тортның саклану срогы: бер атна. Игьтибар итсәгез, аның пластик тартмачыгының капкачы ачыла торган урынына җитештерелү вакыты язылган кәгазь ябыштырылган була. Тортны китерүчеләр үзләре үк киләсе атна өчен дә шундый ук кәгазь калдырып китә.

Бер атнада сатылмый икән, анысын алабыз да яңа число ябыштырып куябыз. Әйтерсең әле генә кондитер цехыннан килгән, ярлыгы да кибетнеке түгел, аларныкы, имеш. Сатуга килгән балыклар ни генә күрми. Бозылып лайлалана башлагач, без аларны табакка салып савыт‑саба юа торган сыекча белән рәхәтләнеп ышкып юабыз, аннан соң янәдән кибет киштәләренә куябыз. Рәвеше китә башлаган колбасаларны ит кәптит итә торган сыекча белән саргайтып төс бирәбез. Әчегән йогуртларны «творожный масса» белән болгатабыз да, тартмачыкларга тутырып сатабыз. Ул салатлар, ул салатлар... Халыкка да шаккатам, яшелчә турый алмыйлармы инде, нәрсә дип кибеттән салат сатып алалар икән? Гомумән, кибеттә пешерү цехы да бар икән, бу - калдык-постык һәм бозыла башлаган әйберләрне урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Декрет ялына киткәнче генә эшлим, бүтән монда аягымны да атламыйм, дип тәмамлады сүзен танышым.

Сүзен-сүзгә

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Фомичева:

- Кибеттән сыйфатсыз яки яраклылык вакыты чыккан продукт алган очракта, идарәгә мөрәҗәгать итегез. Кибеткә тикшерү җибәрү өчен, гражданнарның язма мөрәҗәгате кирәк. Моның өчен безгә - Зур Кызыл урамы, 30 нчы йортка килергә яки org@16.rospotrebnadzor.ru. электронная почтасына хат язарга, яисә сайтыбызга (16.rospotrebnadzor.ru) кереп, махсус мөрәҗәгать формасын тутырырга була. «Халык контроле»нә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Иң мөһиме - гражданнардан язмача хат булсын. Закон буенча, без аны бер ай эчендә карыйбыз. Лаборатор тикшеренү үткәрәсе булса, бер айдан да артык вакыт кирәк. Мөрәҗәгатьтә кибетнең адресын, исемен күрсәтергә кирәк.

Сүз уңаеннан, 2015 елда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы бүлегенә халыктан 1997 шикаять килгән, аларның 425е яраклылык вакыты чыккан продуктка туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading