Ана улны ата кызны белми торган заман дип әйтсәләр дә, бик күпләр үзләренең тамырларын барлый, шәҗәрәләр төзи торган чор да ул без яшәгән көн.
Скопировать ссылку
Ана улны ата кызны белми торган заман дип әйтсәләр дә, бик күпләр үзләренең тамырларын барлый, шәҗәрәләр төзи торган чор да ул без яшәгән көн.
Әнвәр Маликов та әтисе – фронтовик-язучы Әдип Маликовның сугышчан юлы буйлап Сахалин утравына кадәр барып чыккан. Үзе белән программист улы Әскарны да алган.
Утрауны азат итүдә катнашкан батырларның нәсел дәвамчылары турында эзләнүләргә нигезләнеп “Җиңү йөзләре” дигән күргәзмә эшләгәннәр Сахалинда, өч томлы фәнни җыентык та чыгарганнар. Анда Әдип Маликов турында да язылган. Шуларны ачарга һәм тәкъдим итәргә аталы-уллы Маликовларны “Победа” өлкә музей комплексына чакырганнар. Разведка взводының отделение командиры Әдип Маликов әлеге утрауда 6 ел хезмәт иткән һәм каты сугышларда катнашкан. Ул биредә дә каләмен куймаган: көндәлек язып барган, шигырьләр, поэма, повесть иҗат иткән. Алар “Рухият” нәшрияты тарафыннан “Адиб Маликов – записки солдата эпохи” исемле китап булып дөнья күргән. Анда 1945 елда Көньяк Сахалинны Японнардан азат итү темасы аерым бүлек булып тора. Китапка океан уртасындагы утрауда совет солдатлары (шул исәптән үзе дә) күрсәткән батырлыклар турында сөйләгән “Яшьлек утравым” дигән повест- хатирә дә кергән. (СССРда бу сугыш турында язылган беренче әдәби әсәр). Әлеге китап белән Сахалин эзтабарлары интернет аша танышкан, утрауны азат итүдә катнашкан татарстанлылар турында шактый мәгълүмат алганнар. Аннары Маликовларны һәм Александр Курбатовның оныгы Ирина Горощеняны үзләренә чакырганнар.
Утрауда яшәүчеләр хәтерле, бу чорларны онытмаска тырыша. Ел саен 3 сентябрьдә Японияне җиңгән көнне парад уздыралар икән. Батырларның нәсел варислары белән элемтәгә керүләре дә шул турыда сөйли. Татарстаннан, ерак араларны якын итеп килгән, кунакларны бик җылы каршы алганнар, әти-бабаларының сугышчан эзләре буйлап йөрткәннәр, һәйкәлләргә бергәләп чәчәкләр салганнар. Бик тәэсирле, дулкынландыргыч, онытылмаслык сәяхәт булган ул. “Хандасаны штурмлау” диорамасында да булганнар. 1945 елның августында Әдип Маликов та самурайлар белән кул сугышында катнаша бу 50нче параллельдә.
Татарстан кунаклары буш кул белән дә килмәгән –Ирина ханым бабасының хәрби бүләкләрен музейга китергән. Ә Маликовлар үзләре эшләгән китапны алып барган.
Сахалин эзтабарлары утрауны азат итүдә катнашкан тагын бер Татарстанлы Тимергалиев Абдул Тимергали улы турында мәгълүматлар табышуларын да үтенгәннәр. Ул 1905 елның 14 ноябрендә хәзерге Саба районы Явлаштау авылында дөньяга килгән. 1924 елның 12 августында Мамадыш хәрби комиссариаты тарафыннан солдат хезмәтенә чакырылган. Казан танк училищесын тәмамлаган. Танк бригадасы командиры буларак Көньяк Сахалин операциясендә каинашкан, хәрби хезмәтен 1953 елда полковник дәрәҗәсендә тәмамлаган. Башкортстан ДОСААФында да хәрби уку үзәген начальнигы булган. Туганнарының хәбәр бирүләрен сорганнар утрау эзтабарлары. Алар табылган очракта Сахалинга кунакка чакырганнар.
Комментарийлар