16+

Салют бирелә, ә “Үлемсез полк” йөреше үткәрелми

Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап 130 чара әзерләнгән.

Салют бирелә, ә “Үлемсез полк” йөреше үткәрелми

Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап 130 чара әзерләнгән.

Казанда хәзер 3230 сугыш һәм тыл ветераны яши, шулардан 172 кеше сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан.

– Һәр районда ветераннар өчен концертлар куела, “Җиңү вальсы” флешмобы оештырыла. Ветераннар яшәгән йортларның ишегалларында агитбригадалар чыгыш ясый, - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

 “Ветеран йорты каршында парад” акциясе кысаларында, 8 майда шәһәр районнары буенча тарихи хәрби техниканың бәйрәм йөреше башкарыла. Автоколонна Бөек Ватан сугышы ветераны йорты каршында тукталыш ясый, йөрештә катнашучылар ветеранны Җиңү көне белән котлый. Шул ук 8 майда республика ветераннары катнашында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы җыелыш була.

Казан районнарында тарихи-мемориаль чаралар 25 апрельдән башлана. 1 майда “Казан – Хезмәт даны шәһәре” стелласына чәчәкләр салына. 7 майда Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы парктагы Һәлак булган сугышчылар һәйкәле каршында зур тантаналы митинг планлаштырылган. 8 майда Блокададагы Ленинградта яшәгәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәл янында да митинг үткәрелә.

– Казанда быел да “Ишегалды белән бергәләшеп җырлыйбыз” һәм “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дәвам итә. Шәһәр матур гадәт буенча “Хәтер бакчасы” һәм “Җиңү диктанты” акцияләренә кушыла, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

“Патриот” үзәгендә 29-30 апрельләрдә “Җиңүгә тигезләшәбез” исемендә балалар һәм яшьләр спартакиадасы уздырыла. 30 апрельдән 10 майга кадәр “Җиңү варислары” хәрби-спорт җыены бара.

– Казанда 9 майда Меңьеллык мәйданында хәрби парад оештырыла, ә кич белән 22.00 сәгатьтә салют бирелә, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Башкала мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып, Җиңү көненең олы бәйрәм булуын ассызыклады.

– Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә, аларның тәрбиясендә үстек. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген аера белдек. Хәзер караны ак дип, тарихны бозып күрсәтергә омтылучылар бар. Шунлыктан, балаларны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләп үстерү бик мөһим. Казанда быел “Үлемсез полк” йөреше булмый, - диде мэр Илсур Метшин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading