16+

Салымны вакытында түләмәгәннәргә бурычының 20 проценты күләмендә штраф яный

Нинди очракта физик затлар үз милкендәге транспорт һәм күчемсез милек турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш? 52нче Федераль закон нигезендә, физик зат транспорт яки милеге өчен салым түләмәгән очракта, аңа салым турында белдерү килмәгәндә, милек хуҗасы салым инспекциясенә 31 декабрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш. Әлеге кагыйдә 2015 елның 1 гыйнварыннан...

Нинди очракта физик затлар үз милкендәге транспорт һәм күчемсез милек турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш?

52нче Федераль закон нигезендә, физик зат транспорт яки милеге өчен салым түләмәгән очракта, аңа салым турында белдерү килмәгәндә, милек хуҗасы салым инспекциясенә 31 декабрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш. Әлеге кагыйдә 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.

2017 елның 1 гыйнварыннан салым инспекциясенә әлеге объектлар турында мәгълүмат Росреестр, ЮХИДИ идарәсеннән килеп ирешкән очракта, салым алдагы өч ел өчен исәпләнәчәк. Федераль закон нигезендә, салым түләүчегә җаваплылык та каралган - салым органнарына вакытында милек турында мәгълүмат тапшырылмаган очракта, салымның 20 проценты күләмендә штраф яный. Милек хуҗасы мәгълүматны яшәү урыны буенча салым инспекциясенә тапшыра ала.

Фото: creditnyi.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading