16+

Самара өлкәсендәге Гали авылында Сабантуй ничек узды

Самара өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан әлеге авылның тарихы бик бай. Моннан дүрт гасыр элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып, Самара өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, авылның исеме дә шуннан. Гали быел зур юбилеен - 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши....

Самара өлкәсендәге Гали авылында Сабантуй ничек узды

Самара өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан әлеге авылның тарихы бик бай. Моннан дүрт гасыр элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып, Самара өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, авылның исеме дә шуннан. Гали быел зур юбилеен - 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши....

Самара өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан әлеге авылның тарихы бик бай. Моннан дүрт гасыр элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып, Самара өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, авылның исеме дә шуннан. Гали быел зур юбилеен - 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши.
Гали авылы элек-электән үк рухи потенциалы белән билгеле. Монда инде 100 елдан артык гомуми белем бирү мәктәбе эшли, шулай ук өч мәчет һәм «Гали» мәдрәсәсе эшләп килә. Каядыр күчеп китү турында уйлаучы да юк, киресенчә, авыл халкы саны елдан-ел арта бара. Барысы да булсын дип эшли һәм яши.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сабантуй белән халыкны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова сәламләде. Нурия ханым тумышы белән Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан икән.
- Гали авылы халкының сөйләшүе туган ягым Күгәрчен авылыныкына бик охшаган, - диде ул. - Бу авыл кешеләренә, мондагы гореф-гадәтләргә һәм дингә булган мөнәсәбәткә таң калдым. Сабантуй барышында хәтта бәйрәмне туктатып, намаз вакытында азан әйттеләр. Дингә карата хөрмәт зур.
Татар эстрадасы йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Динә һәм Рафаэль Латый­повлар, Балык Бистәсе районы бию һәм җыр коллективлары бәйрәмгә ямь өстәп, үзләренең чыгышларын Татарстан исеменнән бүләк итте.
Бәйрәмнең оеш­тыручысы Расыйх Латыйпов милләтпәрвәр кеше. Булдыклы эшмәкәр, бөтен илдә ит ризыклары белән танылган «Хәләл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли. Расыйх әфәнде авылын күтәрү, үстерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Аның тырышлыгы белән авылда агротуризм үсеп килә. Гомумән, авылдан кунак өзелми.
Бик сокландырганы шул булды: бәйрәм башыннан ахырына кадәр гореф-гадәтләргә һәм дингә хөрмәт белән сугарылган иде. Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә дә милләте­безнең кадерен белүче, аны саклап калырга тырышучыларны күрү берәүне дә битараф калдырмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading