16+

Альбинос булу җиңелме?

Башкаларга охшамаганнарны бездә «ак карга» дип атарга яраталар. Әлбәттә, күчерелмә мәгънәдә. Ләкин әлеге сүзне туры мәгънәдә дә кулланып була. Альбиносларга карата. Чыннан да, гадәти булмаган ап-ак кыяфәтең белән каракучкылт тәнле, кара чәчлеләрдән аерылып торсаң, сине тагын кем дип атасыннар ди?

Альбинос булу җиңелме?

Башкаларга охшамаганнарны бездә «ак карга» дип атарга яраталар. Әлбәттә, күчерелмә мәгънәдә. Ләкин әлеге сүзне туры мәгънәдә дә кулланып була. Альбиносларга карата. Чыннан да, гадәти булмаган ап-ак кыяфәтең белән каракучкылт тәнле, кара чәчлеләрдән аерылып торсаң, сине тагын кем дип атасыннар ди?

Альбинослар сүзен күпчелегебез ишеткән булса да, аларның кемнәр икәнен яисә үзенчәлекләре нидән гыйбарәт икәнен белеп бетермәүчеләр бар. Альбинизм исә сирәк күзәтелә торган генетик тайпылыш булып санала. Әлеге диагноз белән туган кешеләрнең тәне, чәчләре, кашлары, керфекләре ап-ак, күзләре төссез, үтә күренмәле, сарысу, зәңгәрсу яисә кызгылт була. Мондый кешеләрнең ак булулары аларда пигментация өчен (ягъни кешенең чәч, күз һәм тән төсе) җаваплы меланин дип аталган матдәнең өлешчә яисә бөтенләй эшләнеп чыкмавы гаепле. Меланин кешенең тәнен кояш нурларыннан саклый, шуңа да ул булмаганлыктан, альбиносларның тәне кояшта «янарга» мөмкин.

Күпчелек «ак кешеләр» кояшлы көнне махсус кремнар сөртеп кенә урамга чыгалар. Альбинос булу кайберәүләргә исә аеруча матур булып тоела, фотографлар андыйларны фотосессиягә теләп чакыралар. Әмма альбинос булу бер дә җиңел түгел, чөнки ак тән һәм үтә күренмәле күзләр еш кына уңайсызлыклар китереп чыгара. Әйтик, альбиносларның күз күрүе начар, алар кояшта озак йөри алмый. Аларның тәннәре кояшлы көндә каралмый, киресенчә, «яна» гына, ә бу исә җылы климатта яшәүчеләрдә еш кына тән тиресе рагына китереп чыгара.

Танзания альбинослары язмышы
Бездә альбиносларны гади сары чәчле кешеләр белән бутарга була, ә менә ап-ак чәчле, тәнле, керфекле кеше Африка илләрендә туса, аңа караш нинди? Әлбәттә, тискәре.

Ырым-шырымнарга ышанучан Африка илләре халкы гаиләдә ак бала тууны авыр кабул итә. Статистика мәгълүматларына караганда, җирдә 20 мең туучыга бер альбинос туры килә. Ә менә Африканың иң ярлы илләренең берсендә - Танзаниядә ак тәнле балалар бик еш туа икән. Уртача өч мең туучыга бер альбинос туры килә. Галимнәр моның нидән булуын әле һаман да аңлатып бирә алмый.

Кызганычка каршы, Танзания альбиносларының язмышы аянычлы. Экваториаль кояш аларның тәнен яндыра, тән тиресе рагы авыруы куркынычы бик югары булганлыктан, күбесе картлыкка кадәр яши алмый. Әмма бу гына да түгел, әлеге илдә «аклар"ны эзәрлеклиләр һәм үтерәләр икән. Элек-электән үк гаиләдә ак бала тууны бәхетсезлек алып килүче дип санаганнар.

Танзания шарлатаннары альбиносларның тәне югары көчләргә ия дигән имеш-мимеш таратканнар. Шуңа да альбиносларны үтерү яисә аяк-кулларын кисеп алу гадәткә кергән. Шул аяк-куллардан шаманнар талисманнар ясап, аларны сатып акча эшлиләр икән. Ләкин иң аянычлысы шул: еш кына ата кеше баласын үтерүне үзе оештыра яисә сатып җибәрә икән. Альбиносны сатудан алынган акча Танзания эшчесенең еллык хезмәт хакыннан берничә тапкыр күбрәк. Кайбер аналар балаларын саклап калу өчен, аларның чәчләрен дә буйыйлар, ә күп кенә районнарда балалар мәктәпкә полиция хезмәткәрләре белән йөриләр икән. Әмма бу да тулысынча ярдәм итми ди.

Альбинос Елена Казанкина: «Балачакта еш үртиләр иде»
Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Елена Казанкина - альбинос. Аңа альбинизм турында берничә сорау бирергә булдым.

- Елена, үзегезнең альбинос булуыгызга карашыгыз нинди? Уңайсызлык кичерәсезме?

- Мин хәзер бала түгел инде, уңайсызлыклар юк, альбинизмны факт буларак кына кабул итәм.

- Ә элек? Балачакта, мәсәлән?

- Балачакта еш кына үртиләр, «ак карга» дип атыйлар иде, үз араларына кабул итәргә теләмәделәр. Гомумән, башкалардан аерылып тору балада төрле комплекслар, психологик киртәләр тудыра.

- Күзегез начар күрәме?

- Әйе, күз күрүе түбән һәм ул альбинизм белән бәйле. Әмма көндәлек тормышта күзлек кимим, шулай да җәй көне кояштан саклый торганын киеп йөрим. Альбиносларның күзләре кояш нурларын авыр кабул итә, күзне ачуы кыенлана.

- Ап-ак тән тиресен кояш нурларыннан ничек саклыйсыз?

- Җилкәләрне һәм аякларны каплый торган кием киям. Эссе көнне башыма бейсболка да кигәлим.

- Альбинизмның төп минусларын нәрсәдә күрәсез?

-Кызынырга ярамый! Күз начар күрә, балачакта аерылып тору авыр кичерелә. Төп минуслары шул. Башка нәрсәдә үземне башкалардан аермалы итеп хис итмим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading