16+

Сөенечле һәм сагышлы китап дөнья күрде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, «Казанские ведомости» газетасында башланган сугыш еллары хатирәләре сәхифәсе озын гомерле булды һәм үзе дә тарихи вакыйгага әверелде.

Сөенечле һәм сагышлы китап дөнья күрде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, «Казанские ведомости» газетасында башланган сугыш еллары хатирәләре сәхифәсе озын гомерле булды һәм үзе дә тарихи вакыйгага әверелде.


«Татар-информ» агентлыгында «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова тарафыннан төзелгән «Путеводитель до Берлина» китабының икенче басмасын тәкъдим итү булды.

- Республикада сугыш ветераннары, тоткынлыкта һәм Ленинград камалышында булганнарны да исәпкә алып, 56 мең генә кеше калды. Һәр гаиләдә сугыш чоры белән бәйле истәлекләр бар. Аларны җәмәгатьчелеккә танытырга кирәк. Бу мәсьәләдә, Венера Якупова башлангычында, «Казанские ведомости» әһәмиятле эш башкара, - дип әйтеп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары - Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, газета укучыларыбызга үзләренең гаиләләрендә сакланган сугыш елларына бәйле әйберләр һәм истәлекләр турында язып җибәрергә чакырган идек, - дип таныштырды Венера Якупова. - Тәкъдим киң яклау тапты. Газета укучыларыбыз хатлары тупланган беренче китап чыгарылды. Җиңүнең 72 еллыгына тагын бер тупланма чыгардык. Чит илләрнең кайбер сәясәтчеләре безнең җиңүне «алырга» тели. Кызыл Армия, элеккеге СССР халкы миллионнарча корбаннар бәрабәренә, фашистларны җиңеп, яулап алынган Җиңү ул. Бу китап ватанпәрварлек тәрбияләргә ярдәм итсен, яшьләр Бөек Ватан сугышы батырларын белеп үссен.

Казан Кремленең «Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов та Венера Якупова тарафыннан тупланылып чыгарылган китапларны хуплады.
- Тоткынлыктан качканда, минем бабай Михаил Ивановичны немец крестьяны яшергән, партизаннарга ничек барасы юлны күрсәткән. «Барлык немецлар да фашист түгел», - дип әйтә иде бабай, - дип сөйләде Михаил Черепанов.

Китапта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның әтисе Хәйрулла турында да истәлекләр бар. Халык сәнәгатен һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаевның бабасы - кырым татары Амдиның гомерен сугышта «зажигалка»сы саклап калган. Арча районының Симетбаш авылыннан Нургали Шәфыйгуллин 20 яшендә үк Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган. Ул каты сугышларның берсендә яраланып егылган иптәшеннән байракны алып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәргән. Герой исеме бирелмәсә дә, Нургали Шәфыйгуллин Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

- Әнием Мәрьям сугышта хәрби табиб булган. Ул бер батыр разведчикның гомерен өч мәртәбә саклап калган, ахырда аңа кияүгә чыккан. Аларның мәхәббәте турында елый-елый карый торган фильм төшереп булыр иде. Әнинең хәрби госпитальдә җитәкче булганлыгын бервакытта да әйткәне, мактанганы булмады, - дип, хатирәләре белән уртаклашты Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина.

Венера Якупова гаиләсендә дә бабасы Низаметдин сугыштан алып кайткан немец плащ-палаткасы саклана. Әлеге хатирә турында китапта «Плащ-палатка» хикәятендә сөйләнелә. Венера Якупова - «100 историй о суверенитете», «Крымские татары, или Привет от Сталина», «Добро и зло российской журналистики» һәм башка китаплар авторы. Лия Заһидуллина, шушы хезмәтләргә ишарә ясап: «Венера Якупова, тарихи чынбарлыкны теркәп китаплар чыгарып, бик зур эш башкара», - дип, урынлы бәя бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading